Апалы-сеңелле ике сабый, кайнар ризыклы казанга егылып, тереләй пешеп үлгән

Һиндстанның төньягындагы Уттар-Прадеш штатында котчыкмалы фаҗига булган. Яшь ярымлык кызчык, кайнар казанга (нут пешерергә куйган булганнар) егылып, тереләй пешеп үлгән. Бу хакта “Российская газета” PTI агентлыгы хәбәренә таянып яза. Сабыйның апасы да ике ел элек нәкъ шулай һәлак булган.

Басма мәгълүматларына караганда, сабыйның әтисе аш-су пешереп сату белән шөгыльләнә. Берара кызчык, ялгызы гына калып, кайнап торган ризыклы казанга чумган. Бала шундук һәлак булган.

Полициядән хәбәр ителгәнчә, кызчыкның апасы да ике ел элек кайнап торган ризык казанына төшеп үлгән. Анысына да яшь ярым чамасы гына булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре