Күптән түгел Хәмзә Бәдретдиновның “Татарстанның читтәге татар галимнәре” дигән китабының өченче өлеш дөнья күргән. Автор китапка 150 галим турында мәгълүмат туплаган. Шуларның 12се Апас районыныкы.
– Университетта укыганда диплом эшем “Якташлар эзеннән” дип аталган иде. Менә шуннан соң мин үз якташларымны гына түгел, республикада яшәүче бик күп күренекле кешеләрне барладым. “Татарстанның читтә яшәүче галимнәре” дигән китабымда якташым, Коштавылы егете Хәйдәр Галиуллин турында “Мәскәүдән авылга карап” дигән язма да урын алды. Ул безнең Казандагы “Апас” якташлар җәмгыяте вице-президенты Наил Гарифулла улы Галиуллинның әтисенең энесе. Республика өчен генә түгел, Россия күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше, – ди китап авторы.
Үткәннәрне искә алсак, Хәйдәр абый урта мәктәпне бары тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлый. 1961 елда инженерлар хәзерли торган институтның электрофикация факультетына укырга керә. Хәйдәр абый бик тырыш һәм актив егет була. Студент елларында спорт (футбол, теннис) белән шөгыльләнә, фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыга, уйлап табуларда катнаша. Аны, укуын тәмамлагач, солдат хезмәтен үтәргә чакыралар. Совет Армиясе сафларында 3 ел намус белән хезмәт итеп, лейтенант булып кайта. Әмма күңеле фәнни-тикшеренү эшләренә тартылган егет укуын һәм фәнни эшләрен дәвам итәргә ниятли һәм аспирантурага укырга керә. Аңа белем алган елларында ук инде уйлап табучы авторлыгы таныклыгын да тапшыралар. Хәйдәр Зариф улының журналларда, фәнни-гамәли конференцияләр җыентыкларында мәкаләләре басыла. Озакламый Хәйдәр Галиуллин авторлыгында авыл хуҗалыгы машиналарына кагылышлы 56 биттән торган хезмәт дә басылып чыга. 1980 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда, Хәйдәр абыйның хезмәтләре басылган китапларны без – студентлар еш кулландык.
Хөкүмәтебез Хәйдәр Галиуллинның фәнни эшләрен югары баяли, 1976 елда ул ВДНХда МАЛАХИТ приборы өчен беренче бронза медаль белан буләкләнә. 1980 елда Хәйдәр Зариф улына ВДНХда “МОРИН” приборы өчен икенче бронза медаль тапшырыла. Хәйдәр Галиуллин 1987 елда, зур конкурслар аша үтеп, “ВНИИКОМЖ” иститутының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли башлый. Хәйдәр Галлиулин җитәкчелегендәге оешма эшләгән “Хайваннарны тану чаралары – саву җайланмаларын автоматлаштыру элементы” (“Средства опознавания животных – элемент автоматизации доильных установок”) чынлыкта да бик отышлы килеп чыга. Аны ВДНХДа да уңышлы кулланалар. Уйлап табучының бу уңышын югары бәялиләр – Хәйдәр Зариф улы 1995 елда шушы хезмәте өчен ВДНХда алтын медальгә лаек була. Ул елларда мондый зур бүләк сирәк кешеләр генә бирелә. Шул акчага Мәскәүдә өч бүлмәле фатир сатып ала.
Хәйдәр абый бүгенге көндә балаларына оныкларын үстерергә булыша. Аларны мәктәптән ала, төрле спорт түгәрәкләренә йөртә, үзе дә алар белән футбол, теннис уйный, төрле чараларда катнаша. Хәйдәр Галиуллин, нинди генә уңышларга ирешсә дә, туган авылы – Коштавылын онытмый. Олуг галимнең кендек каны тамган җирен зурлавы – бик күпләргә үрнәк. Ул туган авылына, елга бер тапкыр булса да, кайтып хәтер яңарта, авыл өлкәннәрен Коръән ашына җыя, җиде буын туганына багышлап дога кылдыра. 2014 елда Коштавылы турында “Күл буенда Кошлар тавында” дигән китап өчен айлар буе Мәскәү архивларында утырып документларны өйрәнә, мәгълүмат җыя һәм чыгарырга да матди ярдәм күрсәтә. Барлык авылдашлары Хәйдәр абыйга рәхмәтле. Ул шулай ук “Апас” якташлар җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә яши, Мәскәү шәһәрендә гомер итүче якташларыбызны барлый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез