Шушы көннәрдә җәмгыятьтәге яшьләр Аяз Хафизов белән Асия Закирова сугыш чоры баласы Вәрис Хәкимовның хәлен белеп, аны сөендереп кайткан. Яшьләр аңа якташлары исеменнән Апас районы турындагы китапларын бүләк иткәннәр. Азык-төлек җыелмасы да тапшырганнар.
94 яшьлек Вәрис Хәкимов 50 елдан артык укытучы булып эшли. Коштавылы мәктәбендә озак еллар директор була, аннары Чурибураш мәктәбен җитәкли. Балачагы авыр чорга туры килә аның. 10 яшеннән колхозда бил бөгә ул. Вәрис абый күп төрле мактау сүзләренә, дәүләт бүләкләренә лаек. “Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен” медале хуҗасы да.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез