Кильдураз мәктәбен тәмамлаучыларга Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре Наил Галиуллин белән Рәшит Байбиков бүләкләр өләшкән. Җәмгыятьнең иң яшь вәкиле Аяз Хафизов исә, якташларын котлап рәхмәт хатлары тапшырган.
– Якташларыбыз ел саен мәктәпне тәмамлаучыларга бүләкләр әзерли. Ел дәвамында алар бездә еш кунак булалар. Яшьләрне онытмаулары, һәрвакыт булышып торганнары өчен рәхмәт аларга, – ди Кильдураз мәктәбе директоры Альберт Хәкимов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез