Арчаның «Җиңү паркы»ннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк кузгалды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов озата китте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Юлга йөк белән биш машина чыга. Ә бер машина егетләребез соравы буенча махсус хәрби оперция зонасына җибәрелә. Районыбыз халкы, оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, ветераннар, волонтерлар, авыл җирлекләре гуманитар ярдәм әзерләүгә зур көч куя. Районда җиде волонтерлар төркеме эшли, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз сораган әйберләрне вакытында алырга тырышалар. Ярдәм күрсәткән бөтен кешегә рәхмәтемне белдерәм, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
«Бүгенге көндә илебездәге вазгыятькә битараф булмаучыларның күп булуы куандыра. Туган яктан җибәрелгән ярдәм батыр ир-егетләребезгә җиңүгә өмет-ышаныч бирә, аларны көтүебез, яратуыбыз хакында белдертә», - диде үзенең чыгышында хәрби комиссар Азат Вахитов.
Район мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын, илебездә тынычлык урнашуын теләп Коръән укып дога кылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез