Автор укучыны кисәтеп куя: язма исеме «Аргентина тангосы» булса да, тема Аргентина икътисады хакында гына түгел, капитализмның хәзерге гомуми кризисы хакында. Дөресрәге, шул кризистан чыгуның трампчылар сайлаган «шок терапиясе» ысулы турында. Алдагы өч ел бюджетында Россиядә дә социаль тармакларны финанслау кимер дип көтелә. Димәк, язма безнең киләчәк хакында да.
Аз гына лирик чигенеш ясап, 2023 елгы Аргентинага кайтыйк. Шул ел ахырында аргентиналылар милләте белән гыйбри булган Милей дигән кешене Президент итеп сайлады. Ул чакта илдә рәсми еллык инфляция – 211,4 процент, төп ставка 133 процент иде. Сәхнәдә кулына кабызылган бензин пычкысы тоткан Милей илдә радикаль үзгәрешләр ясап хәлне төзәтергә вәгъдә биреп котырып чабып йөри. Феминизм хәрәкәтенә һәм абортларга каршы булуы, башка кайбер традицион кыйммәтләрне яклавы белән бергә президентлыкка кандидат максималь ирекләр яклы, милли валюта – песоны – доллар белән алыштырырга вәгъдә итә, Үзәк банкны ябарга тели, кеше әгъзалары белән сәүдә итүне яклый, Рим папасын «иблис илчесе» дип атый һәм башка радикаль идеяләрне байрак итеп күтәрә, шулар ярдәмендә популярлык яулый. Дөресен генә әйткәндә, пычкы тотып, халык төркеме арасында әрле-бирле килеп чабып йөргән юләрнең халык мәхәббәтен яулавы һәм сайлауда җиңүе сәер инде, шулай бит. Әмма сәясәттә хәзер акылдан язганнар дилбегә тота. Күптән түгел генә Трамп авызыннан бер гыйбарә очып чыкты. «Акыллы кешеләр безне яратмый», – диде. Аны әйткәндә, Трамп теле беренче тапкыр хакыйкать авазын яңгыратты. Авышкан икәнен тышкы кыяфәте үк кычкырып торган җирән олигархны сөю өчен, чынлап та, акылдан язган булырга кирәк. Милей һәм Трамп – рухи туганнар, беренчесен тик торганда гына «Аргентина Трампы» дип атап йөртмиләр. Күп илләрдә бар андый шәхесләр, сайлауда җиңеп ил йөгәнен кага башлаучылар да җитәрлек. Бу язма шуларның икътисад һәм социаль сәясәте ниләргә китерүе яки китерәчәге хакында. Россия икътисады да нәкъ шул «Аргентина тангосы» ысулында үсә: инфляция тантана итә, төп ставка югары... Латин Америкасы иле дәрәҗәcенә җитәргә безгә гадәттән тыш бай табигый ресурсларыбыз һәм аларга бәянең югары торуы гына комачаулады. Ләкин андый бәйрәм үтеп бара шикелле. «Ватаным» хәбәрчесе бу юлларны чәршәмбе иртәсендә яза, интернетны ачуга ул «Правительство предсказывает экономике три тяжелых года», «Зарплатное торможение будет резким» дигән баш исемнәргә тап булды.
Ярый, хуш, Аргентинага әйләнеп кайтыйк. «Бензин пычкылы» Президент 2024 ел башыннан радикаль реформаларын үткәрә башлады. 18 министрлыкны 9 га калдырды, башка дәүләт оешмаларын берләштерде, сәламәтлек саклау тармагы бюджетын 48 процентка кадәр киметте, онкология институтлары, кайбер дәүләт институтлары таркатылды. Мәгариф, мәдәният, фән-технология өлкәләре бюджетларын шулай ук печтеләр. Пенсияләр, хезмәт хаклары, пособиеләр киметелде. Бюджетны бензин пычкысы белән кисү инфляцияне киметте, билгеле. Еллык инфляция быелның августында 33,6 процентка калды, төп ставка 29 процентка кадәр кимеде. Моны тотрыклылык дип әйтеп буламы? Анысын үзегез хәл итегез. Инфляция белән беррәттән Милейның популярлыгы да кими. Элекке сәхнә йолдызы статусын ул тиз югалтты. Израиль Премьер-министры Нетаньяху БМО Генераль ассамблеясында урындыкларга нотык сөйләгәннән соң, Буэнос-Айреска юл тотарга тиеш иде – бармады. Милей аннан килмәвен үтенде чөнки. Илдә хәл бик киеренке, Милейга каршы чыгышлар саны арта, партиясе төбәк сайлауларында оттырды. Парламент сайлауларында да җиңелүе көтелә. Үзен канэчкеч дип таныткан сиончы Нетаньяхуның визиты Милей һәм аның көрәштәшләренең абруен тагын да төшерәчәк иде. Җитмәсә, Аргентинаның хокук яклый торган оешмалары, Нетаньяху килсә, аны кулга алуны таләп итеп, федераль судка мөрәҗәгать иттеләр. Коралсыз халыкка каршы танклар һәм самолетлар белән һөҗүм иткәндә кыю булган сиончы тиз кыяклады, Аргентинага барып тормады. Буэнос-Айреста хәл Нетаньяху визитыннан башка да киеренке. Илнең Үзәк банкы песо курсын тотып тору өчен соңгы өч көндә 1 миллиард доллардан артык акча тотты. Тотмас иде, илдә сәяси тетрәнүләр көчәя. Милей реформаларыннан олигархлар гына отты, башка халык суган суы суыра. Ил икътисады башта үсә башлаган иде, хәзер түбән тәгәри. Ломас-де-Самора шәһәренә килгән Милейны халык төркеме таш атып каршылады. Милейның апасын ришәт җыюда гаепләгәч (чынлыкта ил белән апасы идарә итә диләр), илдән капитал кача башлады.
Милей юлыннан киткән башка трампчы лидерларның хәле ничек? Америка яклы сәясәт алып баручы Перу Президенты Дина Болуартеның хәле бүген мөшкел. Халык аның икътисад һәм социаль сәясәтенә каршы масштаблы маршка чыкты. Полиция белән бәрелешләр илнең иллеләп шәһәрендә бара. Көньяк Америка матбугаты, либераль реформалар үткәрүче Президентның көннәре санаулы, дип фаразлый.
Аргентина һәм Перу артыннан Эквадорда да ризасызлык урамнарга бәреп чыкты. Президент Нобоа анда да социаль чыгымнарны кисеп, вазгыятьне төзәтмәкче булган иде. Ягулыкка бәяләр күтәрелүне сылтау итеп, халык ярсуын күрсәтә. Протестны көч кулланып куу хәлне кискенләштерде генә.
Израиль һәм Америка дусты булган Африка иле – Мароккода да соңгы көннәрдә халык бәйдән ычкынды.
АКШның үз дусларына ярдәм итәр хәле калмады. Анда 1 октябрьдән шатдаун – финанслау туктатылу сәбәпле, хөкүмәт эшли алмый. Трамп соңгы көннәрдә генә тагын берничә пошлина кертеп карады, файдасы шуның кадәр генә.
Иң аянычлысы шунда: лидерлар вазгыятьтән зур сугыш башлап чыкмакчы. АКШның сугыш министры Хегсет сишәмбе көнне барлык генералларны һәм адмиралларны Куантикога җыйды һәм сугышка әзерләнергә кушты. АКШ тарихында барлык хәрби җитәкчелекнең берьюлы алай җыелганы юк иде. Җыелышта Трамп та катнашты һәм генералларга: «Мин әйткәнне ошатмасагыз, бүлмәдән чыгып китегез», – диде һәм аларны эштән куу белән янады. Янкилар ашыгыч рәвештә Якын Көнчыгыштагы базаларына хәрби техника һәм гаскәрләр ташыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез