Арман Костанян: «Яшь гаилә буларак,сайлауда беренче тапкыр катнашабыз»

"Иннополис"шәһәрчегендәге сайлау участогына Президент сайлауга "Иннополис"мәктәбенең математика укытучысы Арман Костанян хатыны Айсылу белән килгән иде. Алар икесе дә шушы шәһәрчектә яши.

-Бу - бик җаваплы көн. Һәр кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә һәм бурычын үтәргә тиеш. Мин укучыларыма да: "18 яше тулган һәркайсыгыз сайлауларда үз тавышыгызны бирегез",-дип әйтәм. Бу безнең илнең, төбәкнең якты киләчәге өчен мөһим, -диде Арман Костанян.
Айсылу белән кавышуларына 3 ел. Быел Костаняннарның сайлауга гаилә буларак беренче тапкыр килүе. "Икәүләшеп бару бөтенләй башкача икән", - ди яшь гаилә.
Заманча шәһәрчектә сайлау мөмкинлеге турында да кызыксындык. "Россиянең югары технологияләр иң алга киткән заманча шәһәрчегендә тавыш бирү бигрәк кәттә", - ди Арман.
Сүз уңаеннан,сайлауга килүчеләрне ишек төбендә үк робот эт каршы алды. Теләгәннәр ясалма интеллект ярдәмендә картина да ясып карый ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре