Артканны кая куйдыгыз? (СОРАШТЫРУ)

Быел урманда да, бакчаларда да җиләк-җимеш уңышы мулдан булды. Иренмичә җыйган, эшкәрткән кешегә кышын рәхәтләнеп ашарлык. Ә сез үзегездән артканны кая куйдыгыз?

Гөләндәм Хәбирова (Арча районы):

– Быел үзебезгә дә, балаларга да, туганнарга да җитәрлек булды җиләк-җимеш. Артканын рәхәтләнеп саттык та. Моңа кадәр андый мул уңыш күргән юк иде, булса да, сата белмәдек. Авылдашларга артык кыйммәт бәядән биреп тә булмый. Ә үз бакчасы булмаган шәһәр халкы саранланмыйча алды. Балалар Казанда яши. Атна ахырында кайтып җыялар да башкалага алып барып саталар. Шул акчага бераз үзләренекен дә кушып, түр бүлмәгә шкаф алып кайтып куйдылар. Бик яхшы булды. Менә хәзер сарымсак, кыяр, помидор сезоны дәвам итә. Яңа бәрәңгенең дә уңышы мулдан булырга охшап тора. Аларын да менә шулай шәһәргә алып барып сатарбыз, дип тора балалар. Әрәм булганчы, аз булса да файдасын күрик, дибез. Сарымсакның бер килограммын – 320, кыярны – 100, крыжовникны – 200, кура җиләген – 200, чияне – 200, карлыганны 300 сумнан саттык.

Чулпан Һадиева (Кукмара районының Бакча-Сарай авылы): 

– Кара карлыган үзебезнеке үзебезгә җитәрлек тә, бетәрлек кенә булды. Авылда сатучылар булгалады, дип беләм. Чия күп булды. Сатмадым, компот, кайнатма ясадым, калганы кошларга калды. Күп кеше шулай итте, шул кадәр чияне ничек җыеп бетереп булсын?! Эштә булгач, урман җиләгенә бер генә тапкыр бардым, калганын апа җыеп бирде.

Гөлчәчәк Исмәгыйлева (Яшел Үзән районының Карагуҗа авылы):

– Мин бик юмарт кеше. Әлбәттә, бушка тараттым. Бераз гына кара карлыган саттым. Анысын да кая куярга белмәгәннән, арзан гына бәядән җибәрдем. Үзебезгә бик күп итеп катырып куйдым, кыш көне дус-туганнарга өләшергә дә шәп була ул.

Эльмира Фәрхетдинова (Биектау районының Әлдермеш авылы):

– Үзебезгә дә күп әзерләдем, Казандагы «Агропромпарк»ка да алып барып саттым. Әле дә йөрим. Хәзер инде кыяр һәм помидор сатам. Бакчабызда бакча җиләген күп үстердек, аларын да саттым. Тырышып эшләгәч, кереме дә булды, шөкер. Җиләк-җимеш саткан акчага кәҗәләргә арпа, көрпә, бытбылдыкларга катнашазык алып кайтам. Көн саен аларга гына 2–3 меңлек азык «ияреп кайта».

Евдокия Толстова (Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы):

– Үзебезгә дә җитәрлек итеп эшкәрттек, туганнар-дусларга да тараттык, әле тагын сатарлык та калды. Кышка күп итеп кайнатма әзерләдем. Чияне бушка өләштем, викторияне туганнарыма да бирдем, саттым да. Кызым белән бергәләп каен җиләген бик күп җыйдык. Аннан кайнатма да кайнаттым, бушка да тараттым, саттым да. Ә җир җиләген үзебез өчен генә җыеп куйдык. Саткан акчаны эшем өчен – клуб кирәк-яракларына тотачакмын. Һәр җиләк-җимештән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә өлеш чыгарачакмын.

Гөлнур Сәлимгәрәева (Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылы):

– Яздан бирле урманнан кайтып кергәнем юк. Кызганыч, авыргач, җир җиләген генә җыя алмадым. Калган һәр нәрсәне җыеп эшкәрттем, күп итеп саттым. Компот та яптым, бик күп итеп катырдым да, киптердем дә, алмадан как та ясадым. Карлыган, кура җиләге яфрагын киптерергә, катырырга җыям. Фасоль нык уңды. Менә әле күптән түгел генә яңа бәрәңге ашый башладык. Анысын да сата башладым. Себерке, үләнне күп итеп әзерләдем, гөмбә дә күп җыйдым. Аларны да саттым. Бер пар каен себеркесен – 400, юкә белән имән себеркесен – 500, мәтрүшкәнең бер бәйләмен – 50, чиянең 5 литрын башта 1000, аннан соң 500 сумнан саттым, хәзер бөтенләй төшеп бетте. Нибары 350 сумга калды. Яңа бәрәңгенең бер килограммын – 350, ногыт борчагын 200–250 сумнан саттым. Башка елларда һәр керемне санап, язып бара идем. Быел исәпләгәнем юк. Сатып торабыз, тотып торабыз. Шушы вакытта шактый акча эшләп алабыз, булганның куанычы булсын.

Лениза Нургалиева (Актаныш районының Яңа Әлем авылы):   

– Саттык та, күршеләргә, якыннарга бушка да бирдек, мохтаҗларга (күпбалалы, бакчасы булмаган авылдашларга) чиләкләп тә тараттык. Алма бик күп, кыяр белән помидор да уңды. Үзебезнең авыл төркеменә язып җибәрүгә кирәк кеше алып китеп кенә торды. Шөкер, бер җиләк тә әрәм булмады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре