"Артык тиз өйләнештек": татар-башкорт эстрадсы җырчысы ире белән аерылышу сәбәбе турында сөйләгән

Башкортстанның атказанган артисты, популяр татар җырчысы Гүзәл Әхмәтова үзенең шәхси тормышы турында сөйләп үткән. “10 сорау” тамашасын алып баручы Әбри Хәбриев ни өчен җырчының ире белән аерылышуы турында сорашкан, дип яза “KazanFirst”.

– Артык тиз өйләнештек. Гомерем буе кияүгә чыгарга курыктым. Очраша гына башлыйбыз, икенче көнне үк тәкъдим ясыйлар. Һәм, миңа бу кеше кирәкми, югалырга кирәк, дип уйлый башлыйм. Әти белән әнием бик иртә аерылыштылар, икесе дә укытучы иде. Холыклары туры килмәгәндер, күрәсең. Бик матур, җыр-моңга гашыйк гаилә идек, югыйсә. Әтием баянда уйный, әнием бик матур җырлый иде. Ике апам бар, мин – өченчесе. Кияүгә чыксам, аерылмаячакмын, дип уйлыйм идем. Һәм менә Ул пәйда булды. Концертыма килгән дә, эченнән генә, бу кызга өйләнәм, дигән. Танк кебек ул. Юкса мине карата алмаган булыр иде. Минем “юк” дигәнне ишетергә дә теләмәде хәтта. 24 көн очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Хәтта кияүгә чыгуымны аңламый да калдым. Йөккә уздым, бала тууга бер ай калгач кына күзләрем ачылды. “Мин кияүгә чыктым”, – дидем апама. Депрессиягә бирелдем. Бала тугач, барысы да җайга салынган кебек булды. Без аның белән әйбәт яшәдек. Беләсеңме, артист белән яшәве авыр. Ул кемгә өйләнгәнен белде. Аңа өйдә утыручы хатын кирәк иде. Мин өйдә, ул чагында гастрольләрем алай күп түгел иде. Сирәк-мирәк кенә кая да булса барып җырладым. Балага 2 ай тулуга, эшкә чыктым. Бала белән дә йөрдем. Кызым бик тыныч булды, комачауламады. Ирем белән ачуланышып яшәмәдек. Ничек тиз өйләнешсәк, шулай аерылыштык та. Ул үзе дә әлегәчә аерылышу сәбәбен әйтә алмый. Кызыма булыша. Мин аларның аралашуына комачауламыйм. Баланың әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш, – дип сөйләп үткән ул үзенең башыннан үткәннәрен.
Җырчы әйтүенчә, ул элекке иренең әти-әнисе белән әйбәт мөнәсәбәттә. Әнисен “әнкәй” дип йөртә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре