Рөстәм Вафеев 1969 елда Уральскида туган. Уральск педагогика институтының сәнгать мәктәбен һәм сәнгать-графика факультетын, И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын, ә аннары шунда ук аспирантура тәмамлаган.
Рөстәм Вафеев шәһәрне актив яклаучы, талантлы тикшеренүче һәм туган якны өйрәнүче, Уральск тарихы һәм архитектурасы турында мәгълүмат туплаучы, шәһәрнең татар бистәсен һәм Тукайның Уральскида уздырган тормыш һәм иҗат чорын саклау өчен көрәшүче буларак билгеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез