• Фото: Шәхси архивтан

Арыслан күләгәсендә

Туфан Миңнуллин турында язганда арттырып сөйләү килешми, рухы рәнҗер шикелле. Чөнки ул үзе дә булмаган яки булмастай нәрсәләр турында беркайчан да сүз кузгатмады. Әгәр: «Туфан абыйны искә алмый калган көнем юк», – дисәм, мин дә бераз арттырып җибәргән булыр идем, ә менә күңелем белән аны һәрвакыт янәшәмдә тоюым дөрес.

Безнең халыкта «Арыслан күләгәсендә тиен туеныр» дигән гыйбарә бар. Аны төрле мәгънәдә аңларга буладыр. Мәсәлән, дәрәҗәле кешеләр тирәсендә буталып йөреп, аларның орбитасына эләгергә тырышып, үзен күрсәтергә омтылучылардан көлү дип кабул итәргә дә мөмкин. Ә минем, мәсәлән, шул тиен хәлендә каласым килә. Туфан ага минем өчен татар әдәбиятының, татар мәдәниятенең арысланы кебек. Аның күләгәсендә туендым һәм туенам дип тә әйтә алам. Чөнки телимме-теләмимме, үзем дә сизмәстән, аныңча уйларга, аныңча язарга омтылам кебек.

Туфан аганы остазым дип саныйм. Ул мине бернәрсәгә дә махсус өйрәтмәде. Хөрмәт иткән кешенең бөтен гадәтләрен үзеңә сеңдерәсең бит инде ул, теләсәң дә, теләмәсәң дә. Мин үземне әнә шулай яхшы мәгънәдә, арыслан күләгәсендәге тиен дип саныйм. Туфан агага кемнәр генә сыенмады! Бөтен бөек кешеләргә хас булганча, гади иде ул. Аның «мин» дип күкрәк кагуын хәтерләмим, ә Туфан Миңнуллинны белмәгән, аны хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Беркөнне халык шагыйре Марсель Гали белән сөйләшеп тордык. Аңа Туфан абый турында истәлек язуымны әйттем. Шуннан Марсель кайдадыр Ерак Көнчыгышта яшәгән бер татар кешесенең, Туфан абыйны күрер өчен, Казанга килүе, очрашкач, Туфан абыйны тотып каравы һәм тәмам күңеле булып, кире кайтып китүе турында сөйләде. Татар тотып карамыйча ышанмый инде ул. Шундый ук хәлнең Чуашстанда булганын да сөйләгәннәр иде. Туфан ага яшьләргә бик игътибарлы булды. Өметле шагыйрьләрнең авылларына бара торган булган ул.

Янәсе, яшь алмаш ниндирәк авылларда яши, атасы-анасы нинди кешеләр? Чуашстанга да барып, Ркаил Зәйдулланы эзләп тапкан бу. Моңа Ркаил генә түгел, бөтен авыл халкы аптырашта калган. Чыннан да, Туфан Миңнуллин үзе микән, дип тотып-тотып караганнар ди. Газинур Моратның туган ягына – Кукмарага да барып чыккан Туфан абый. Зур Сәрдектә яшәп ятып, «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьеса да язган иде. Газинур әйтүенчә, ярты ел яшәгән ул Зур Сәрдектә. Разил Вәлиевнең әйткәннәре искә төште әле. «Туфан абый, язычыларыбыз туган бөтен авылларга барырга ниятләп, аерым бер маршрут та төзеп куйган иде. Өлгерә алмый гына калды», – дигән иде ул. Авыл турында сүз чыккан саен, истәлекләр яңара. Татар авылын саклап калу өчен, җанын бирергә әзер булып яшәгән кеше иде Туфан абый. Аз гына җай чыгуга, туган авылы Олы Мәрәтхуҗага кайтып китә, хәтта бакчада шалаш корып яшәп ятарга ярата иде ул.

Аның нигезендә өч йорт бар. Аларны туган авылында йортлар саны кимемәсен дип салдырган булган, дип сөйлиләр. Дөрестер дә, чөнки күршесе Хәмит Рәфыйков әйтүенчә, Туфан абый авыл кешеләренә йорт салырга да ярдәм иткән. Төзелеш материаллары табарга булышкан. Бу – бераз кытлык заманнарында инде. Әйтүләренчә, Олы Мәрәтхуҗада ундүртләп йорт аның ярдәме белән салынган. Ай, ярата иде авылны Туфан абый! Өч йортның берсен мәктәпкә бүләк иткәнен беләм. Берсен иҗат йорты итеп салдырган, язучылар шунда кайтып яшәп, иҗат белән шөгыльләнерләр, дип уйлаган ул. Шагыйрьләрне дә ияртеп кайта торган булган. Ркаил Зәйдулла, Марсель Гали, Газинур Морат миңа Туфан абыйның бөтен авыл эшен үзе эшләргә яратканы турында әллә ниләр сөйләгәннәр иде. Кечкенә генә тракторы булган Туфан абыйның. Бер көнне тракторга ике көпчәкле арба тагып, бидоннар төяп, чишмәгә суга киткәннәр болар. Юл тигез түгел, Туфан абыйның трактор йөртү осталыгы да шулхәтле генә булгандыр инде, бер борылышта Марсель, Ркаил, Газинур бидоннар белән бергә арбадан коелып калганнар. Аларның юклыгын чишмәгә барып җиткәч кенә күргән Туфан абый. Бу истәлекне язып утырганда Газинур Морат белән сөйләшеп алган идем. «Туфан абый, гомумән, артка карарга яратмый иде, гел алга карап яшәде», – диде. Киләчәкне уйлап яшәде шул Туфан абый, татар авыллары, милләт, тел язмышы өчен борчылып яшәде.

Олы Мәрәтхуҗаны миңа да күрсәтәсе килгән иде аның. «Менә көннәр дә җылына, Идел яры буйлап сузылган юлдан алып кайтам әле мин сине», – дип сөйләнгәләде. Әмма өлгерә алмый калды. Аның каравы мин Олы Мәрәтхуҗага үзем еш барам. Туфан абый әйткән Идел яры буендагы юлдан барам.

Язмамда әдипнең иҗатына да кагылмадым, аның дәрәҗәле исемнәрен, дәүләт бүләкләрен дә санамадым. Олы Мәрәтхуҗа халкы да аны «Безнең Туфан» дип кенә йөртә. Туган көнендә әдипнең капка төбендә өстәлләр куеп, үзләре пешергән ризыклардан мул табын әзерли, авыл халкы һәм килгән кунакларны сыйлый. Шулай итеп ел саен 25 августта Туфан абыйда кунакта булабыз. Насыйп итсә, быел да барам Олы Мәрәтхуҗага. Иманымны яңартып, туган нигезендә әдип белән күңелдән булса да киңәш-табыш итәрмен. «Арыслан күләгәсендә», ягъни Туфан абый рухына сыенып яши алуыма шатланып бетә алмыйм.

Бу язмам бөек шәхес турында авыз ачып бер сүз әйтүем кебек кенә. Аның турында истәлекләрем бихисап. Онытмыйк без милләт улларын, истәлекләр барлап, алар турында һәр буынга сөйли-яза торыйк! Милләтне хәтер яшәтә бит.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре