Газетага язылу

Аш булырмы? Татарстанда бәрәңгегә иртә тотындылар

Быелгы яңгырлы җәй авыл кешесен тагын бер кат сынады. Терлекләргә печән әзерләү мең мәшәкать тудырган булса, инде хәзер игеннәрне җыеп алу тоткарлана. Аның каравы икенче икмәк – бәрәңге алу башка елларга караганда берничә атнага иртәрәк башланды.

Аш булырмы? Татарстанда бәрәңгегә иртә тотындылар
Фото: Татар-информ

Анысының да сәбәбе – яңгырлар. Уңыш сөендерсә дә, күпләр бәрәңгенең черүеннән зарлана. Мондый шартларда үскән яшелчәне ничек сакларга? Һәм кайчан казып алу хәерлерәк?

Алырга ярамый көтәргә

Республика халкы быел бәрәңге алуга август башыннан ук тотынды. Кемдер балаларының укулары башланганчы эшен бетереп куярга ашыкса, кемдер, өлгергән булгач, уңышны һаман да җир астында яткыруны яхшысынмый. Дөрес, алучылар арасында «бәрәңге сабаклары корып бетте, ә уңышы череп ята» дип әйтүчеләр күбрәк.

Быел Яшел Үзән районының Олы Яке авылына барып, яшелчәчеләр турында язма әзерләгән идек. Ул чагында тырыш авыл кешесенең күпләп бәрәңге һәм башка яшелчә үстерүләрен дә күреп кайттык. Шуңа күрә иң элек аларның хәлен белештек.

– Бездә бәрәңгегә ныклап торып тотындылар инде. Быел иртәрәк кузгалдык, чөнки күп кешенекенә фитофтора авыруы эләкте. Бәрәңге бик каты чери, яртысыннан күбрәге ашарга яраксыз, дип әйтсәң дә була. Базга төшермибез, диләр. Уңышы начар түгел үзе, эре, тик юеш черек. Үзем дә ала башламакчы идем, бакчага трактор керә алмый, юеш. Халык борчылмый, иң мөһиме ашарга җитә, диләр. Орлыклык бәрәңгене Мари Элдагы фермердан алырга өметләнәләр. Аның бәрәңгесе күп, череге дә юк, ди. Шуңа күрә бәрәңгесез калырбыз, дип борчылмыйбыз, – ди җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина.

Азнакай районының Метрәй авылыннан Шәриповлар гаиләсе бәрәңге утырту мәйданнарын елдан-ел киметә. Быел да азрак утыртканнар.

– Элек үзебездән артканны малга, кош-кортка ашата торган идек, хәзер күбрәк катнаш ризык бирәбез. Минем соңгы елларда биш капчыктан да күбрәк утыртканым юк. Үзебезгә, балаларга дип кенә. Башка елларда июль башыннан ук алып ашый башлый идек, быел бераз соңардык. Күрше авылларда яшәүчеләр июль ахырында ук алып урнаштырып куйды анысы. Табигать шартлары болай торгач, бәрәңге бик нык чери. Бигрәк тә сары бәрәңге нык бозыла. Шулай да ашыгып алуның файдасы юктыр дип уйлыйм. Ул барыбер базда череячәк бит. Сәламәт бәрәңгеләрне генә базга салырбыз, дип уйлыйм, – ди Зөлфия Шәрипова.

Актаныш районында яшәүче Ләйсән Мөхәммәтова бәрәңгене Яңа Әлем авылындагы зур бакчаларына утырта.

– Әниләр бакчасындагы бәрәңге сабаклары ямь-яшел әле, шуңа күрә алырга ашыкмыйбыз. Елдагыча сентябрь ахырында урнаштырырбыз, дип торабыз. Берничә тапкыр алып карадык, уңышы бик яхшы. Бәрәңге эре, хәтта чамадан тыш эре дип әйтер идем. Мин үзем бераз ваграк бәрәңге яратам. Ә менә Актаныштагы күршеләр алып бетерде инде, бакчалары кап-кара булып тора. Аларның сабаклары көйде, бәрәңгесе дә чери, диләр. Быел күп кешедә шул хәл. Ләкин барысы да алырга ашыкмый. Сарайда яткырганчы, җир астында торып торсын, дип әйтүчеләр дә бар, – ди ул.

Ашыкмаска

Буа районының Аксу авылында яшәүче Фирдүс Салаватуллин күпләп яшелчә үстереп, аларны Казан базарларына китереп сата. Башка елларда бу вакытта уңыш җыя башлый торган иде дип, аның да хәлен белешеп алырга булдык. Тик, кызганыч, быел ул зур күңелсезлеккә очраган булып чыкты.

– Бәрәңге басуыбызның ярты өлеше су астында калды бит әле. Көчле яңгырлардан соң, анда ни кереп, ни чыгып булмый. Ике атна шулай су эчендә утыра, аңа кадәр да бәрәңге чери башлаган иде, хәзер бөтенләй беткәндер инде. Күпме хезмәтебез юкка чыкты, үзебезгә насыйп булмаган икән. Быел бәрәңгене азрак та утырткан идек, нибары ике гектар гына. Басуның ян-якларыннан бәлки уңышын бераз җыеп алып булыр, тик урта өлешенә берничек тә кереп булмый. Һәм ул су кимергә дә уйламый, җир дымга бик нык туенды, – ди ул.

Фирдүс Салаватуллин сүзләренчә, һава торышы коры торганда башкалар да бәрәңгеләрен урнаштыру ягын карый.

– Нинди генә шартларда үссә дә, бәрәңге черемичә тормый инде. Башка елларда гадәттә шушы чорда бераз бозылып та ала, фитофтора авыруы белән дә авырый торган иде. Суыклар башлангач, черүдән туктый ул. Шуңа күрә  коткыга бирелмәгез, дип киңәш итәм. Шәхси хуҗалыклар фитофторага каршы дару сиптерми, ләкин ул комачауламас иде. Быел алган бәрәңгене берәр атна яхшылап киптергәннән соң гына базга салырга кирәк. Шулай да мин бәрәңгене ашыгып алмаска киңәш итәм. Сентябрьдә дә матур көннәр булыр әле. Черегәннең кырда черүе яхшы. Бер череп ала да, туктый ул, – ди яшелчәче.

Үзең үстергән тәмлерәк

Апас районының Дәвеш авылында яшәүче фермер Наилә Әхмәдиева быел ун гектарда бәрәңге утырткан.

– Яңгырның артыгы юк, дисәләр дә, кайвакыт зыянга була торган гадәте бар. Шәхси хуҗалыкларда яшелчәне гадәттә фитофтора һәм башка авыруларга каршы эшкәртмиләр. Ә быелгы һава торышы туфракта микроблар, авырулар үрчер өчен бик яхшы шартлар тудырды. Халык аны алганда ук сасы исле черек бәрәңгенең күплегеннән зарлана. Шуннан куркып, чыннан да, күпчелек кеше быел бәрәңге алуга 2–3 атна алдан тотынды. Араларында, балалар укырга китеп беткәнче эшләрне төгәлләп куйыйк, дип ашыгучылар да бар, – ди ул.

Аның сүзләренчә, быел бәрәңге сабаклары тиз корыды. Ул исә яшелчә авырый башлаганны аңлата. Мондый бәрәңгене җир астында саклауның мәгънәсе юк.

– Күптән түгел үзебез дә казып карадык. Безнең әле бәрәңгенең сабагы яшел, кабыгы да юка. Чери башлар, дип казып алган очракта да, юка кабыклы яшелчә озак сакланмаячак. Ул тиз шиңә, казып алганда җәрәхәтләнеп, авырый башларга мөмкин. Шуңа күрә мин ашыкмаска киңәш итәм, – ди Наилә ханым. – Бәрәңге үстерү рәхәт түгел, аңа шактый көч куярга кирәк. Шуңа күрә хәзер яшьләр бик утыртмый да аны. Кибеттән генә чыгып алабыз, диләр. Тик үзең үстергәннең тәме дә, сыйфаты да башка була. Әйе, ул кибеттән алганга караганда кыйммәтрәк тә чыгарга мөмкин, тик син нәрсә ашаганыңны белеп ашыйсың. 150–200 гектар бәрәңге игү мәйданнары булган кайбер фермерлар аны үзләренә аерым, ә сатуга аерым үстерә. Чөнки сатуга дигәненә ашламаны, уңышы булсын, авырмасын дип, 2–3 тапкыр күбрәк сибә. Алар билгеле бер күләмдә генә рөхсәт ителә. Күпкә китсә, чыгып өлгермичә, организмга эләгә.

Бәя артырмы?

Билгеле булганча, сентябрьдә республикада көзге ярминкәләр башлана. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлегә бәрәңгене ничә сумнан сатачаклары турында мәгълүмат бирмәде. Тик бәяләре базар хакларыннан 30 процентка кимрәк булачак. Әлеге вакытта Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республикада бәрәңгенең уртача бәясе – 65,79 сум.

– Узган ел ярминкәдә 25 сумнан саттык, ләкин ул күпләп сатучыларда һәрвакыт 2–3 сумга арзанрак булды. Эре фермерлар гадәттә бәрәңгеләрен саклауга куя да язын кыйммәтрәк бәядән сата. Без алай эшли алмыйбыз, көзен үк сатып бетерергә тырышам. Быел күп хуҗалыкларда бәрәңге черегәч, ихтыяҗ артып, бәяләр күтәрелер, дип фаразлыйм. Минем танышларым арасында хәтта бәрәңгеләрен алмыйча, бакчаларына бөтенләй кермәүчеләр дә бар, – ди Наилә Әхмәдиева.

Сездә уңыш ничек?

Фирдәүсә Халитова (Арча районы):

– Әле ярый коры көннәрдә алып өлгердек дип, куанып бетә алмыйбыз. Хәзер бакчага керә торган түгел. Бәрәңгене 10 майда утырткан идек, 11–13 августта алынды. 90 көн булгач, өлгергән дип уйлыйбыз инде, иртә түгел. Иң мөһиме – кабагы ныгыган, уңышы бик әйбәт, черекләре әлегә күренмәде.

Шәмсия Алимова (Чүпрәле районының Шланга авылы):

– Бездә халык бу атнада ныклап торып бәрәңге алуга кереште. Август башында ук эшләрен бетереп куючы гаиләләр дә бар. Башка елларга караганда бераз гына иртәрәк алына инде. Гадәттә 20–25 августтан соң тотына иделәр. Уңыш яхшы, ләкин череге күп. Бу кадәрле черек бәрәңге күптән күргән юк иде. Аны ничек итеп саклап бетерәсе булыр?

Рәсимә Мотыйгуллина (Биектау районының Мүлмә авылы):

– Бәрәңгенең сабаклары корыды, яфраклары бетте. Шуңа күрә сабакларын чабып алдык, ял көннәрендә алырбыз, дип планлаштырып торабыз. Хәзер инде бәрәңгене күп утыртмыйбыз, ярты бакча тирәсе генә. Икенче яртысына бал кортларына дип фацелия чәчтек. Әлегә чери дип тә, череми дип тә әйтә алмыйм. Чересә дә аптырарлык түгел, яңгырлар күп яуды бит. Җитмәсә, без су буенда яшәгәнлектән, дым тагын да күбрәк. Бәрәңгене алуга ук базга төшермибез, бер ай тирәсе сарайда тотып, шуннан соң гына аралап, базга төшерәбез. 

Бәрәңгене ничек дөрес сакларга?

Бәрәңге саклар өчен иң яхшы температура - +2 +3 градус.

Бәрәңге саклар өчен иң яхшы урын – коры, салкынча, караңгы һәм яңгыр, суык үтми торган баз яки подвал

Бер күч булып яткан бәрәңге тизрәк чери. Яңгырлы җәйдә яшелчә черемәсен дисәң, баштан ук фитофторага каршы биопрепаратлар кулланырга кирәк. Алар да булышмаса, химик фунгицидлар сибәргә кирәк.

Һава йөреп торсын агач яшелчәне рәшәткәле поддоннар, тартмалар, табигый тукымадан булган капчыкларда сакларга мөмкин.

Шәһәр фатирларында исә аны караңгы, салкынча бүлмәдә, җылытылган балкон яки лоджияда сакларга киңәш ителә.

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре