2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 84,5 миллиард сум тәшкил иткән.
– Шул исәптән 71,1 миллиард сум – республика бюджетына, 13,4 миллиард сум җирле бюджетларга кергән, – диде республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова.
Аның сүзләренә караганда, узган елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда тупланма бюджетка керемнәр 500 миллион сумга, ягъни 0,6 процентка арткан.
Татарстанның тупланма бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрнең шактый өлешен физик затларның кеременә салым тәшкил итә. «Әлеге күрсәткеч – 35 процент. Башка күрсәткечләрне алсак: табышка салым – 21 процент, оешмалар милкенә салым – 16 процент, салым булмаган керемнәр – 14 процент, акцизлар – 10 процент», – диде Алла Анфимова.
Аерым алганда, бу елның кыш айларында тупланма бюджетка физик затларның кеременә салымнан 29,6 миллиард сум акча кергән. Шул исәптән 20,5 миллиард сум – республика бюджетына, калганы – җирле бюджетларга. «Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда казнага кергән акча 5,3 миллиард сумга, ягъни 21,6 процентка күбрәк. Үсеш уртача хезмәт хакларының артуы хисабына күзәтелә», – диде министр урынбасары.
Аның каравы табышка салым кимегән. «Бу елның гыйнвар-февраль айларында табышка салымнан 17,8 миллиард сум акча кергән. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5,6 миллиард сумга, ягъни 24 процентка азрак», – диде Алла Анфимова.
Күрсәткечләрнең кайсы тармакларда күбрәк кимүе дә билгеле. Болар – нефть һәм газ тармагы (4,7 миллиард сумга, ягъни 47 процентка азрак), химия һәм нефть химиясе (673, 1 миллионга сумга, ягъни 45 процентка азрак), банк өлкәсе (626 миллион сумга, ягъни 45 процентка азрак), автомобильләр һәм запас частьлар җитештерү (231,1 миллион сумга, ягъни 25 процентка азрак). Тәгаен оешмаларга килгәндә, «Татнефть», кече нефть компанияләре, «Түбән Кама нефтехим», Ак Барс Банк, «Казан оргсинтез» кебек оешмалар табышка салым түләүләрен киметкән.
– Сәбәпләре билгеле: узган ел нефтькә бәяләр һәм доллар курсы төште. Кредит оешмаларына исә зур процент ставкалары шартларында эшләргә туры килде, – диде министр урынбасары.
Үсеш тә бар: төзелеш өлкәсендә салым түләүләре 2,6 тапкыр арткан. Соңгысы «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы предприятиеләр эшчәнлегенә бәйле, дип аңлаттылар журналистларга.
2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 66,8 миллиард сум тәшкил иткән.
– Чыгымнарның зур өлеше, тәгаен әйтсәк, 30 проценты мәгарифкә туры килә. Тагын 25 проценты – илкүләм икътисадка, 13 проценты – социаль сәясәткә, 9 проценты – сәламәтлек саклауга, 6 проценты торак-коммуналь хуҗалыкка тотылган. Бюджет керемнәре хезмәт хакларын вакытында түләү, социаль түләүләр кебек барлык чыгымнарны тәэмин итте, – диде Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова.
2026 елның 1 мартына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанның дәүләт бурычы 98 миллиард сум тәшкил итә. «Әлеге йөкләмәнең зур өлеше – 90,1 миллиард сум федераль бюджеттан алынган кредитларга туры килә. Калган 7,9 миллиард сумнан артык акча республиканың дәүләт гарантияләре булып тора», – диде Гела Герасимова.
Вставка
Сан
2026 елда Татарстанда 11 илкүләм проектны тормышка ашыруга 53 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 28,8 миллиард сумы – федераль бюджеттан, 24,2 миллиард сумы – республика казнасы хисабыннан.
Табышка салымны кемнәр күбрәк түли?
Нефть һәм газ комплексы 29,8%
Төзелеш 13,1%
Энергетика 20,8%
Химия һәм нефть химиясе сәнәгате 4,6%
Машина төзелеше 4%
Азык-төлек җитештерү 3,2%
Күпләп сату 3,2%
2026 елның гыйнвар-февраль айларында тармаклар буенча табышка салым керемнәре бүленеше Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез