Газетага язылу

Ашамый тамак туймый: илдә яшәүчеләрнең күпчелеге кибеттә ризыкның бәясенә игътибар итә

Бүген илдә яшәүче урта хәлле кеше эшләп тапкан акчасының һәр икенче сумын азык-төлек сатып алырга тота. Бу – соңгы егерме елда иң зур күрсәткеч, ди белгечләр. Шуңа күрәме халык арасында ашауга киткән чыгымнарны киметергә тырышучылар арткан.

Ашамый тамак туймый: илдә яшәүчеләрнең күпчелеге кибеттә ризыкның бәясенә игътибар итә

Соңгы сораштырулардан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 78 проценты кибеттә ризык сатып алганда иң элек аның бәясенә игътибар итә. Ә керемнәрдән аермалы буларак, бәяләрнең үсүдән туктаганы да юк. Тамакны ничек ялгыйсы?

Исемлеккә ни язылган...

Кечкенә кызы белән декрет ялында утыручы Әнисә Гарифуллина азык-төлеккә киткән чыгымнарны киметү җаен тапкан.

– Кибеткә барганда, башта аласы әйберләр исемлеген төзим. Ышанасызмы, бу алым эшли. Моңа кадәр кибеткә кергәч, кирәкле товарлар белән бергә күз төшкән артык-портыгы да күп алына иде. Хәзер исемлектә ни язылган, шуны гына сатып алам. Аның каравы суыткычта кирәге чыгар дип кыстырып кайткан берни дә бозылып ятмый, – ди хуҗабикә. – Чыгымнарны теркәп барам. Узган җәйдә өч кешелек гаиләгә азык-төлеккә аена 30–40 мең сум тирәсе акча китсә, гыйнварда 60 мең сумлык ашаганбыз. Исемлек язуның файдасы булган, апрельдә азык-төлеккә 50 мең сумга якын акча тотылган. Әле ул айда иремнең туган көнен дә бәйрәм иттек. Төрле кибетләрдәге бәяләрне чагыштырырга, азык-төлекне ташламалар вакытында сатып алырга тырышам.

Халык арасында үткәрелгән сораштыру барышында ачыкланганча, илдә яшәүчеләрнең 78 проценты кибеттә азык-төлек сатып алганда иң элек аның бәясенә игътибар итә башлаган. Чагыштыру өчен: 2022 елда болай дип җавап бирүчеләр 30 процент чамасы тәшкил иткән.

Респондентларның 64 проценты ташламалы товарларга өстенлек бирүен, 57 проценты азык-төлекнең составын укый башлавын әйткән. Сораштыруда катнашкан һәр өч кешенең икесе: «Хәзер күбрәк өйдә пешереп ашыйбыз», – дигән.

Суыткычта җил уйный

КНИТУ-КАИның Социология, политология һәм менеджмент кафедрасы җитәкчесе Владимир Беляев фикеренчә, тамакны тыярга мәҗбүр иткән сәбәпләр төрле.

– Иң беренче чиратта, акча җитми. Чөнки бәяләр хезмәт хакларына караганда тизрәк үсә. Шуңа күрә кулланучыларның үз-үзләрен тотышы үзгәрә, чыгымнарны киметергә туры килә. Ашау-эчүгә киткән акчамы бу, кредитка машина сатып алумы, ипотекага фатир рәсмиләштерүме – моны акча янчыгына карап, һәркем үзе хәл итә. Шул ук вакытта кредитка, ипотекага түгел, ә азык-төлек кибетенә йөрергә дә акча җитми башларга мөмкин. Һәрхәлдә, сыйфатлы ризык сатып алырга. Андыйларга сыйфатлы ит, сөт ризыкларыннан гына түгел, ә яхшы кием-салымнан да баш тартырга туры килә. Әйтергә кирәк, илдә яшәүчеләр арасында андыйлар артканнан-арта. Аларга дәүләт ярдәме – хезмәт хакларын, пенсияләрне, стипендияләрне арттыру булышачак, – ди ул.

Азык-төлек сату күләме кимү белән сатучылар да килешә. Табыш күзгә күренеп кими, ди башкаладагы исеме мәгълүм азык-төлек кибетләренең берсендә директор булып эшләүче Лилия Мансурова.

– Апрель аенда гына да табыш 2 миллион сумга кимеде. Узган ел бу айда 15 миллион сум табыш алсак, быел – 13 миллион сум. Безнең сатып алучыларның күбесе – урта һәм өлкән яшьтәгеләр. Сөт ризыкларын, кондитер һәм ит ризыкларын азрак сатып ала башладылар, – ди ул.

Владимир Беляев азык-төлек кибетләренә сирәгрәк йөри башлаучылар арысында тагын бер төркемне аерып күрсәтте. Алар – дөрес тукланучылар. «Бүген сәламәт яшәү рәвеше бик популяр. Шуңа күрә кемдер камыр ризыкларыннан, кемдер иттән баш тарта. Андыйлар сыйфатлы ризыкны кибет киштәсеннән эзләми, билгеле. Башка җирдән алалар», – ди кафедра җитәкчесе.

Бүген үз тормыш дәрәҗәсе белән башкаларны шаккатырырга теләүчеләр дә кимегән. «Фәндә «күз буяу» («показное поведение») дигән төшенчә бар. Ягъни кеше башкаларга матур тормыш күрсәтә, ә үзе арендага алган торакта яши, суыткычында җилләр уйный. Сатып алыр иде дә, акчасы юк. Күзгә төтен генә җибәрәләр. Әнә шундыйлар кимегәннән-кими, чөнки шаккатыру хәлләреннән килми башлады», – ди Владимир Беляев.

«Барганда ашарга кирәк»

Тамакны тыябыз икән, димәк, хәлләр мөшкелме? Бу сорауны Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдиновка бирдек.

– Кесә ягын кысарга кирәк икән, гадәттә без чыгымнарны мөмкин булган өлкәдән киметә башлыйбыз. Ә гаиләдә акча күбрәк кая китә? Торак-коммуналь хезмәтләрне алсак, моңа бәйле чыгымнарны берничек тә киметеп булмый. Счет-фактурада күпме акча язсалар, шулкадәр түләргә туры килә. Машина белән дә шул ук хәл: барыбер рульдә йөрисе, димәк, ягулыкка түлисе. Бензин бәясе бездән тормый. Ә азык-төлекне син үзең сатып аласың. Димәк, чыгымнарны көйләп тә була. Арзанлырак, сыйфатсызрак товар сатып алучылар арта. Кайберәүләр яшелчәгә, балык ризыкларына булган ихтыяҗны чикли. Кибеттә бәяләрнең кыйммәт булуы аркасында, шулай тыелып торырга мәҗбүр булалар, – ди ул. – Без, икътисадчылар, моны менә ничек аңлатабыз: халык билен ныграк кысып буа икән, димәк, эшләгән кешенең сатып алу сәләте кими. Бу күбрәк бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең, табибларның хезмәт хаклары индексацияләнә, дип сөйләсәләр дә, чынлыкта керемнәр кимеп бара. Экономияләү режимына күчү шуңа бәйле. Тагын шунысы да бар: тормыш кыйммәтләнгән саен, мая туплауга ихтыяҗ арта. Чөнки ышаныч кими.

Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, ни кызганыч, сату күләме кимегәнгә карап кына кибеттә азык-төлеккә бәяләр төшми. «Әби-бабайлар да, әти-әниләр дә: «Улым-кызым, бервакытта да ашауны кысмагыз, дип әйтәләр иде. Ашалганда ашарга кирәк, ягъни. Эшкә сәләтле яшьтә туклану һәрвакытта да тулы булырга тиеш. Шул ук вакытта кеше ризыкны азрак сатып ала башлаган икән, димәк кибеттә азык-төлек запаслары күбәйгән дигән сүз. Мәсәлән, сөт. Кеше кибеттән сөт алмый икән, димәк аның запаслары артып китә. Моның нәтиҗәсе буларак, май комбинатлары сатылмаган товар күп дип, чималдан баш тарта башлый, безгә сөт кирәк түгел, диләр. Тик сыерны кран шикелле ябып куеп булмый. Саумасаң, ул аннары сыер булмый, иткә озатасы гына кала. Моның азагын уйлап бетерүче юк кебек. Әлеге чылбыр өзлексез булырга тиеш. Югыйсә безне тагын да зуррак чыгымнар көтәчәк», – ди икътисадчы.

Кулланучыларның чыгымнары ничек үзгәрә? (2026 елның апрелен март белән чагыштырганда)

Кием-салымны ремонтлау, чистарту – 22,4%

Кием-салым сатып алу  – 16%

Автомобильне карап тору  – 6,4%

Көнкүреш техникасы сатып алу – 6%

Азык-төлек сатып алу  +1,4%

«СберИндекс» мәгълүматлары

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре