Газетага язылу

Үз чүбең үзеңә(ме)?

Берничә елдан бирле авыллардагы чүп-чарны үзәкләштерелгән рәвештә җыялар. Алга китеш бар, әмма шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек: кайдадыр чүпләрне вакытында алып китмиләр, кайдадыр контейнерлар җитми, кайбер авылларда халык куелган тәртипләрдән канәгать түгел.

Үз чүбең үзеңә(ме)?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Авырлыкларны ничек хәл итәләр дә уртак телне ничек табалар? Без шул турыда белештек.

Тәртип җитми

Билгеле булганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда чүпләрне ике төбәк операторы җыя башлады: «Гринта» (көнчыгыш зона өчен җаваплы) һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясе» (көнбатыш зона) оешмалары. Алар билгеләнгән районнардан чүпне җыя, эшкәртә, яндыра яки күмеп куя. Чүплекләрне бетергәч, чүп җыю буенча махсус оешмалар билгеләнгәч, түләүле хезмәт кертелгәч, редакциягә төрле авыллардан мөрәҗәгатьләр дә ешрак килә башлады.

Шундый шалтыратуларның берсе Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылыннан булды. «Безнең авылда ике айлап тирәсе чүп җыймыйлар. Кая мөрәҗәгать итик, нишлик икән?» – дип, элемтәгә чыктылар безнең белән. Шуннан соң без Яңа Чәчкап авыл җирлеге (Кыр Тәүгелдесе шушы җирлеккә карый) башлыгы Динә Абдрахманова белән сөйләштек.

– Ике ай җыймадылар, дигән сүз дөреслеккә туры килмәсә дә, проблема бар. Бездә чүпне һәр тугыз көн саен җыялар. Соңгы тапкырда, чыннан да, графикның ике көнендә килмәделәр. Кыр Тәүгелдесендә контейнер бар, кемнәрдер ул көннәрдә чүпләрен шунда китереп торды, кемнәрдер ишегалында җыйды. Узган атнада бөтен җыелган чүпне алып киттеләр, – диде ул.

Динә Абдрахманова әйтүенчә, 1 мартка кадәр Буа районында чүпне башка оешма җыйган. Алар белән бернинди дә проблема булмаган. Вакытында килгәннәр, алып киткәннәр. Хәзерге вакытта эшли торган «ПЖКХ» идарәче компаниясе» оешмасы белән генә авырлыклар барлыкка килгән.

– Эшнең нидә икәнен аңлап җиткерә алмыйбыз: әллә оешып бетә алмыйлар, әллә машина йөртүчеләре, йөк ташучылары җитми, әллә эшкә салкын карыйлар... Авылга керми киткән чаклары да була. Берничә тапкыр сагалап торып, сөйләшеп тә карамакчы идем, тик бөтенләй дә аралашу яклы түгел алар. Без аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, әлбәттә. Алга таба эшләре җайга салынып, рәтләнеп китәр бәлки, дип көтсәк инде, – ди Динә ханым.

Ә менә Питрәч районының Чыты авылында чүп мәсьәләсе ыгы-зыгы, авылдашлар арасында аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарган. Узган ел җирлек башлыгы зират белән мәчет арасына чүп җыю урыны ясатып куймакчы була. Тик авыл халкы да, җәен генә кайтып йөрүчеләр дә моңа ризасызлык белдерә башлый.

– Зират һәм мәчет яны – чүплек урыны түгел. Мәчеткә авылдашлар намаз укырга йөри, ул – чисталык-пөхтәлек таләп итә торган җир. Зиратыбызда да кадерле кешеләребез җирләнгән. Җилле көндә бөтен чүп шул тирәләргә очачак, сасы ис килеп торачак. Шуңа күрә без бу хәлгә ул вакытта да каршы килдек, хәзер дә үз сүзебезне бирмибез, – ди Чыты авылы халкы.

Халык каршы килгәч, әлегә бу эшләр туктатылып торган. Контейнерлар торачак бер урынны авыл советы бинасы каршына көйләп куйганнар. Тик әлегә чүп савытлары юк, узган елларда чүпне пакет белән ничек җыйган булсалар, бүген дә шулай.

– Чүпне һәр атнаның шимбәсендә килеп җыеп китәләр. Дөрес, килми калган чаклары да күп. Кыш көннәрендә айлар буе җыймаган вакытлары була. Анысына да түзәргә риза, тик зират һәм мәчет тирәсен генә чүплек оясына әйләндермәскә иде, – ди авыл халкы.

Чүплектән – музейга

Хәзерге вакытта күпчелек авыллардан чүпне атнага бер яки берничә тапкыр җыеп алып китәләр. Һәркем чүбен үзе җыеп бара да, көне килеп җиткәч, җыючыларга чыгарып бирә. Ягъни тәртип бар. Шуңа күрә Балтач районының Иске Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов авылларга контейнерлар куймау яклы.

– Авылларда чүпне атнага бер тапкыр җыялар. Вакытында киләләр, моның белән проблема юк. Ә контейнер куйган очракта, ул чүплек оясына әйләнергә мөмкин. Бөтен кеше артыннан күзәтеп, тикшереп йөрү мөмкин түгел. Җәй көне бигрәк тә авырга туры киләчәк. Әлегә һәркем үз чүбе өчен үзе җаваплы, безнең дә күңел тыныч, – ди ул.

Авыл халкы корыган чыбык-чабыкны мичкә тыгып яндырса, төзелештән калган вак-төяк чүп-чарны райондагы полигонга алып бара икән. Анысы түләүле. Тик зарланмыйлар. Иң мөһиме – йорт тирәсе, ишегалды һәм каралты-кураның чиста-пөхтә булуы.

Ә менә Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә акрынлап контейнерларга күчә башлаганнар. Болай эшләүнең файдасын да күргәннәр: җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина чүплеккә чыгарып аткан әйберләрдән... музей ясаган.

– Чүпкә чыгарып аткан әйберләрдән авылда көнкүреш музее оештырдым. Ни генә ташламыйлар бит: элеккеге эш кораллары, радио, телевизорлар, телефоннар, сәгатьләр, уенчыклар, кәрзиннәр, сандыклар, челтәрләр, люстралар, китаплар... Берсен дә ташлаттырмадым. Кайберләре милли бәйрәмнәр үткәргәндә дә ярап куя, – ди җирлек башлыгы. – Бездә акрынлап контейнерларга күчеш бара. Узган ел районда иң яхшы төзекләндерелгән җирлек буларак, грант алган идек. Шул һәм үзара салым акчаларына Алат спирт заводы авылында контейнер мәйданчыгы ясаттым. Алан-Бәксәрдә дә эшләр тәмамланды, тик барысына да савытлар килеп җитмәде әле. Шуңа күрә берничә урамның чүбен искечә алып китәләр. Проблемалар юк, вакытында алып китеп торалар. Әле шулай да чүбен теләсә кая чыгарып атучылар бар. Аларга каршы көрәшәбез: сөйләшәбез, аңлатабыз, кисәтәбез.

Миллион тонна

Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтүенчә, узган ел «Халык контроле» системасына каты көнкүреш калдыклары буенча 3400 шикаять килгән. Бу, 2024 елдагы белән чагыштырганда, 27 процентка азрак. Халык чүплекләрдән, чүпне вакытында чыгармаудан (719 шикаять), контейнерларның торышы һәм төзелешеннән (2679) канәгать түгел. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе Казан, Чаллы шәһәрләренә, Лаеш, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарына туры килә.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, узган ел республикада 1481,4 мең тонна каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Шуларның 162,2 мең тоннасы (11 проценты) утильләштерелгән, 1280,1 мең тоннасы (86,4 процент) күмелгән. Быел дүрт айда чүпләрнең 46,20 мең тоннасы (11,3 процент) утильләштерелгән булса, 355,37 мең тоннасы (86,7 проценты) күмелгән. 2030 елга һәр елны 1,47 млн тонна калдык чыгарылыр, дип фаразлана.

Киләчәктә Татарстанның Питрәч, Тукай, Лениногорск, Югары Ослан, Алексеевск, Яшел Үзән районнарында чүпләрне эшкәртү, урнаштыру һәм компостлау (черетү) объектлары төзергә планлаштыралар.

Ике атнага бер тапкыр чыгарыла дип исәпләгәндә, бер авылдан елына 26 тапкыр чүп чыгарыла. Уртача алганда бер йорттан 3 капчык чүп тапшыралар.

 

Авылда чүп күләмен ничек киметергә?

  1. Авылдагы чүп-чарның яртысыннан артыгын органик калдыклар (ашамлык калдыклары, яшелчә кабыклары, чүп үләннәр, коелган яфраклар) тәшкил итә. Шуңа күрә бакчаның бер почмагында махсус компост чокыры яисә агачтан тартма ясап куярга мөмкин. Ел дәвамында монда җыелган калдыклар 1–2 елдан соң сыйфатлы, табигый ашламага әйләнәчәк. Бу туфракның уңдырышлылыгын арттыра һәм чүп контейнеры тулудан саклый.

  2. Мал-туар һәм кош-корт азыгы. Шәһәрдә ипи катылары яисә аш калдыклары чүп чиләгенә ташланса, авылда аларның үз «хуҗа»лары бар. Ашамлык калдыкларын тавык-чебешкә, эт-мәчегә яисә малларга ашату – иң отышлы юл.

  3. Калдыкларны кабат куллану. Чүплеккә китә торган күп кенә әйберләргә икенче тормыш бирергә була. Әйтик, пластик шешәләрне язгы көннәрдә үсентеләр утырту өчен файдаланырга мөмкин. Төзелештән калган агач кисәкләрен, тартмаларны, иске газета-журналларны исә мичкә тыгып яндырырга була.
  4.  Чүпнең күплеге безнең кибеттән нәрсә алып кайтуыбызга да бәйле. Кибеткә барганда пакетлар алу урынына үзең белән тукыма сумка (шоппер) йөртү гадәтен кертергә кирәк. Тиз сынучан яисә бер тапкыр кулланыла торган кыйммәтле булмаган товарлар урынына сыйфатлы һәм озакка чыдый торган әйберләргә өстенлек бирү дә файдалы булыр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре