Газетага язылу

Ашап өлгермибез. Ни өчен сөт ризыклары азрак сатыла башлаган, алга таба нәрсә көтәргә?

Сөт ризыкларына ихтыяҗ артып торса да, узган ел белән чагыштырганда, үсеш акрынайган. Әйтик, 2024 елда ул якынча 3 процентка артса, быел бу саннар азрак. Шулай булуга карамастан, Казанда узган «түгәрәк өстәл»гә җыелган белгечләр әлеге төр ризыкларга ихтыяҗ һәрвакыт булачагын һәм җитештерүчеләргә шуны истә тотып эшләргә кирәклеген әйтә. Ни өчен сөт ризыклары азрак сатыла башлаган һәм алга таба нәрсә фаразлыйлар?

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, соңгы 5 елда республикада 30 процентка күбрәк сөт җитештерәләр. Узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә беренче урынга чыкты. Илдәге сөтнең 6,7 проценты безнең сыерлардан савыла. Эшкәртү дә бер урында гына тормый. Әйтик, 2024 елда сөт ризыклары 3 процентка күбрәк (2023 ел белән чагыштырганда) әзерләнгән. Сырны – 9,9, ә эшкәртелгән сөтне 5,2 процентка күбрәк җитештергәннәр. Ә менә атланмай (11,8 процентка) һәм әчкелтем сөт ризыклары (5,2 процентка) күләме кимегән.

– Республика авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Бездә бер кешегә туры килә торган нормадан 61 процентка күбрәк сөт җитештерелә, – диде Марат Җәббаров.

Тик менә сөт ризыкларын сатып алучылар кимегән.

– Сату тукталды, дип әйтә алмыйм, ихтыяҗ бар, тик ул азайды, – диде «Сөт җитештерүчеләр илкүләм союзы»ның генераль директоры Артем Белов.

Билгеле инде, кибетләрдән әзер сөт ризыкларын сатып алу кимегәч, складлардагы запаслар да арткан. Бу аеруча соңгы ике атнада сизелгән икән. Шулай итеп, сөт ризыклары запаслары 5 процентка күбәйгән.

– Хәзерге вакытта сөт запасы – 14, кефир – 6, сөт өсте (сливки) һәм атланмай – 262, сыр 4 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә март аеннан сөт чималын сатып алу бәяләренә үзгәреш кертелә башлады. Ул май башына кадәр дәвам итәчәк, – диде җитәкче.

Ихтыяҗ кимүдә әзер ризыкларның бәясе арту зур роль уйный. Белгечләр исә мондый күренешне сөт җитештерүнең үзкыйммәте арту, җитештерүчеләрнең табышы кимү белән аңлата.

Шулай да әзер ризыкка ихтыяҗ бу елның икенче яртысында кабаттан кызурак тизлектә үсә башлар, дип фаразлый Артем Белов. Халыкның кереме сөт продуктларын куллану белән тәңгәл, ягъни хезмәт хаклары арткан саен, әлеге төр ризыкларны кибет киштәләреннән дә күбрәк сатып алалар, дип аңлата ул.

– Миңа калса, гомумән алганда, эчке базарда да, чит илләргә чыгару буенча да сөт ризыкларының мөмкинлекләре яхшы. 2025 елның икенче яртысында һәм 2026 елда Россиядә сөт һәм сөт ризыкларын куллану артыр, дип фаразлыйбыз. Экспортка да чыгарылачак, чөнки Россия сөте көндәшлеккә сәләтле. Шуңа күрә киләчәктә сөт белән эшләүчеләр оттырмас. Чимал җитештерүне арттыруны, фермалар төзүне дәвам иттерергә кирәк. Җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасында озак вакытлы килешүләр төзү яхшы булачак, – диде Мәскәү кунагы.

Узган ел ахырында чимал җитештерү бераз акрынайса, быелдан ул кабат үсә башлаган. «Татарстан сөт җитештерүчеләр союзы» директоры Денис Пирогов әйтүенчә, оешмага кергән хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре узган ел яхшы булган. Чагыштыру өчен: бер литр сөтнең 2022 елда уртача бәясе – 34,09 сум, 2023 елда – 31,74 сум, 2024 елда 38,14 сум булган. Быел февральдә исә бу күрсәткеч 46,47 сумны тәшкил иткән.

– Шул ук вакытта 2024 елда бер килограмм сөт җитештерүнең үзбәясе 34,35 сум булган. Быел, чыгымнарны күз алдында тотып карасак, 10–12 процентка артып, 40 сумга җитәргә мөмкин. Сөт җитештерүчеләрнең кереме бик аз булып чыга, – ди Денис Пирогов. – Кайберәүләр, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр бик зур табыш алып эшли, дип уйлый. Тик бу дөреслеккә туры килми. Сөт бәясе кайбер айларда 55 сумга менде, ә кайберләрендә бәя бик төште, күпме икәнен әйтергә дә оят. Бушлай дип әйтергә була. Менә шундый бәя сикерүләре булмасын өчен, җитештерүчеләргә озак вакытлы килешүләр төзергә тәкъдим итәбез.

Кызганыч, очрашуның «иң тәмле» өлешен журналистларга тыңларга рөхсәт итмәделәр. Югыйсә сөт җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрнең фикерләрен ишетү тагын да кызыграк булган булыр иде. Җитәкчеләр белән сөтчелек тармагында эшләүче эре оешма хуҗалары фикер алыша башлагач, матбугат вәкилләренә залдан чыгып китәргә туры килде. Сүзләрнең дә, фикерләрнең дә «сөт өсте» әнә шулай ябык ишекләр артында калды.

Узган ел Татарстанда иң күп сөт савып алган хуҗалыклар: Мамадыш районындагы «Продпрограмма» (84,7 мең тонна), Минзәләдәге «Камский Бекон» (73,4 мең тонна), Кукмарадагы «Вахит» (50 мең тонна), Әлкидәге «Красный Восток–Агро» (45 мең тонна), Бөгелмәдәге «Северная Нива Татарстан» (40 мең тонна).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре