Өлкән кешедән фатир сатып алып, тораксыз да, акчасыз да калган гаиләләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, аларның саны берничә меңгә җиткән булырга мөмкин.
Схемасы бер: торак шартларын яхшыртырга теләгән гаилә бәясе шактый арзан күренгән фатир сату турында игъланга тап була. Элемтәгә кергәч, фатирны өлкән яшьтәге кешеләр сатуы ачыклана. Башта бар да тыныч кына бара, барлык тиешле процедуралар башкарыла. Сату-алу килешүе төзелә, сатучыга акча тапшырыла. Инде яңа фатирга күченәбез генә дигәндә, өметләр җимерелеп төшә: фатирның элеккеге хуҗасы үз өеннән чыгарга җыенмавын, фатир сатканнан кергән акчаны мошенникларга тапшыруын, килешү төзегәндә үз акылында булмавын әйтә. Суд аның ягына баса, фатир сатып алырга теләгән кеше исә акчасыз да, тораксыз да кала. Халык телендә мондый очраклар «Долина эффекты» дип атала башлады. Россиянең халык артисты Лариса Долина 112 миллион сумга үзенең кыйммәтле фатирын сата, шуңа үзенең тагын берничә миллион сум акчасын да кушып, барысын бергә мошенниклар кулына тапшыра. Суд танылган җырчыны яклый. Янәсе, ул, фатирны сатып, акчасын мошенникларга күчергәндә, нәрсә эшләгәнен үзе дә аңлап бетермәгән.
Узган атнада Дәүләт Думасында мондый очраклардан ничек котылу турында сөйләштеләр. Тәкъдимнәр дә, зыян күрүчеләр саны турында мәгълүмат та төрле. Берәүләр 8 меңләп гаилә акчасыз да, тораксыз да калган дисә, икенчеләр 200 чамасы, ди. Ничек кенә булмасын, проблема бар һәм аның хәл итәргә кирәк.
Бу атнада депутатларның берничә тәкъдим әзерләгәне ачыкланды. Әйтик, «Справедливая Россия» лидеры Сергей Миронов һәм депутат Михаил Делягин фатир сатканда «туңдыру вакыты» кертү ягында. Төзегән көннән соң бер атна вакыт узгач кына, килешүне теркәп булачак. Шушы вакыт эчендә фатирын сатучы уй-фикерләрен туплап өлгерәчәк. Әгәр ул мошенниклар йогынтысында эш иткән булса, милкен сатудан вакытында баш тартырга да өлгерәчәк. Шул ук вакытта сатучы фатир саткан акчаны милек хокукы теркәлгәч, дәүләт теркәве узгач кына һәм бары тик банктагы исәп-хисап счетыннан гына ала алачак. Кәгазь акча белән исәп-хисап ясау бетерелә. Яңа закон проекты тагын бер үзгәрешне күздә тота. Кеше үзенең бердәнбер милкен сата икән, ул иң элек моннан соң аның яшәр урыны булачагын расларга тиеш булачак. Моның өчен аңа, фатирын саткач, ул яшәячәк кеше исеменнән нотариуста расланган рөхсәт язуы алырга туры киләчәк.
Риелторлар да җавап тотсын! Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко әнә шундый фикердә. Аның сүзләренә караганда, бу тармак берничек тә җайга салынмаган, торак агентлары мошенниклык схемаларында катнашучыларга әверелә. «Бернинди җавап тотмыйлар, ә акчасын ала беләләр», – дигән Аксененко. Аның тагын берничә тәкъдиме бар: сатучының үз акылында булуын раслаучы медицина белешмәсе булдыру, кешенең мөстәкыйль рәвештә торак сатуын чикләячәк авырулар исемлеген төзү.
Кем ничек алдана?
9–17 яшьлекләр
Онлайн уеннар, социаль челтәрләр аша. Мошенниклар «приз» һәм уенда өстенлек ткәъдим итә, «Әти-әниеңә җинаять җаваплылыгы яный», – дип куркыта.
18–25 яшьлекләр
Өстәмә эш эшләгәндә, инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә теләп, танышу сайтларында. «Дәүләт хезмәтләре порталындагы сәхифәгезне җимергәннәр, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә җыеналар» дигән ялганга ышанып.
26–40 яшьлекләр
Инвестицияләр ярдәмендә баерга теләп, акчаны саклап калу өчен аны мошенниклар әйткән «куркынычсыз» счетка күчереп, маркетплейсларда әйбер сатып алганда, шикле сылтамалар аша ташламалы товар сатып алырга теләгәндә.
45–60 яшьлекләр
Дәүләт һәм финанс органнары, торак-коммуналь хуҗалык, салым һәм элемтә операторы исеменнән ялган шалтыратуларга ышанып, курьер аша мошенникларга акча тапшырып.
61+
«Туганыгыз бәлагә тарыды» дигән сүзгә ышанып, почта яки торак инспекциясе хезмәткәре булып шалтыраткан чит-ят кешегә телефонга килгән кодны әйтеп, аларны өйгә кертеп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез