Ашлык өчен көрәш: Татарстанда урып-җыю эшләре тоткарлана

Татарстан кырларыннан 3 млн 800 мең тоннага якын ашлык җыеп алдылар. Бу – барлык мәйданнарның 78 проценты дигән сүз. Тик быел яңгырлар явып тору сәбәпле, урып-җыю бик нык тоткарлана. Әле эшләрнең экваторыннан әллә ни ерак китмәгән районнар да бар. Югары Ослан (56 процент), Биектау (60 процент), Питрәч (60 процент) – әнә шундыйлардан. Зәй, Азнакай, Кукмара кебек авыл хуҗалыгы районнары кырларында да эшләр башкаларга караганда озаккарак сузыла. Ә бу – өлгергән уңышны югалтабыз, сыйфатка зыян килә дигән сүз. Уңдырышлылык та көннән-көн кими. Әлегә ул республика буенча гектарыннан 39,5 центнерны тәшкил итә. Ашлыкларның басуда ятып калу куркынычы юкмы? Игенчеләр бу хакта ни уйлый?

Югалтулар зур

Республикада кырларындагы вазгыятьне белешүне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан башладык.

– Урып-җыю авыр бара. Тоташ яңгырлар эшләрне бик нык тоткарлый, – диде министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков. – Август аенда гына да безнең республикада 88 миллиметр явым-төшем теркәлде. Норма 55 мм, бездә исә 160 процент яуган дигән сүз бу. Хәтта 100 мм яңгыр яуган урыннар да бар. Татарстанда туфрак торышын билгели торган 17 метеостанция бар. Аларның 11 е туфракның артык дымлануын теркәгән. Чынлыкта мондый участоклар һәр районда диярлек бар. Шуңа да карамастан, аларда урып-җыю эше дәвам итә, уңышны югалтмас өчен, терлек азыгы итеп булса да файдаланачаклар.

Билгеле инде, мондый шартларда элеваторларга да эш күп эләгә. Татарстанда 38 элеватор эшли. Аларда берьюлы 2,4 млн тонна ашлык саклап була.

– Әмма аларның бер үк вакытта төяп җибәрүләрен дә исәпкә алсак, элеваторларда 2,8 млн тонна ашлык әзерләнәчәк. Гомумән алганда, аларның саны җитәрлек. Бездә бит әле хуҗалыкларның ындыр табаклары да бар. Шулай итеп, барысында бергә 5 млн тонна ашлык саклап була. Соңгы елларда ашлыкны махсус җиңсәләрдә дә саклыйбыз. Быел шундый җиңсәләргә 600 мең тонна ашлык тутырабыз. Тик бу – вакытлыча гына саклау урыны. Һәм аларга ашлык мөмкин булганча коры килеш салынырга тиеш, – диде Ирек Садыйков.

Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев та ашлыкны вакытында җыеп ала алмаганлыктан, югалтуларның зур булуын әйтте.

– Кызганыч, югалтулар зур, берни дә эшләп булмый. Без урып-җыюга 14 июльдә чыккан идек. 5–22 августта 149,3 мм яңгыр яуды. Бу – нормадан 2,5 тапкыр күбрәк дигән сүз. Яңгырның зыяны юк, дисәк тә, кайбер урыннарда туфрак артык дымлылыктан зыян күрә. Нәтиҗәсе болайрак. Көзге бодай башакта үреп чыкты, хәзер аның бөртеге фуражга гына барачак. Язгы бодай да башактан коелган, аны да сыйфатлы җыеп алу турында сүз була алмый. Моңа кадәр комбайннар аз булды бездә, запас частьлар кайтарту һәм аларга утырып эшләрдәй кешеләр табу белән дә авырлыклар килеп чыкты. Бу атнада менә иң көчле комбайнчылар командасы кушылды. Эш темпы да кызуланды. Көненә 300–400 гектар мәйданнан җыеп алган булсак, хәзер 800–900 гектарда эшләр башкарыла. Һава торышы да яхшырып килә шикелле. Синоптиклар фаразына ышансак, алдагы көннәрдә яңгырлар күренми. Шуңа күрә урып-җыюны соңрак бетерсәк тә, ашлык җирдә ятып калмас анысы, – дип өметләнә ул.

Моңа кадәр һава торышы турында язганда, халык синоптикларының быелгы җәйнең 1978 елга охшап килүен берничә тапкыр әйткәне булды. Фәргать Камалиев та шушы фикерне куәтләде.

– Ул елда игенчеләр ноябрьдә кар астыннан ашлык җыйды. Мин ул чакта 10 сыйныфта укый идем. Яңа елда 34–36 градус суык булды. Алмагачлар өшеп бетте, имәннәр шартлап ярылып, харап булды. Бик яхшы хәтерлим ул елны, – диде Фәргать Камалиев.

Насыйп эш

Бүгенгә Кукмара районы игенчеләре 18 меңгә якын гектарда уңыш җыеп алган. Бу – барлык мәйданның 70 проценты дигән сүз. Тик районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәфак Хәлиуллин әйтүенчә, борчылу өчен сәбәп түгел.

– Насыйбы безнеке булыр, шуңа күрә артык көенмибез, – диде ул. – Безнең әлегә 8 мең гектар җир калып бара. Бу – якынча ун көнлек эш дигән сүз. Берничә көннән бер-ике хуҗалык эшләрен төгәлләячәк. Урып-җыюга төшүебез дә башкаларга караганда 15 көнгә соңрак булды. Терлекчелек районы булгач, бездә бөртеклеләр күп түгел. Безнең өчен иң мөһиме – малларга азык әзерләп өлгерү. Быел барысы бергә 130–140 мең тонна ашлык җыярбыз инде, силос һәм сенаж шактый күбрәк: 600 мең тонна. Сенажын салдык, силоска әле вакыт бар. Басуда 10 мең гектар мәйданда кукуруз үсә. Анысының вакыты узмаган әле.

Җитәкче, яңгырның артыгы юк, дисә дә, һава торышына алданып, язгы чәчүгә дә соңрак чыгуларын әйтте.

– Вакытны югалттык шул. Августта ук сентябрь килер дип кем уйлаган аны?! Башка елларда урып-җыю 30–40 көн тирәсе бара иде. Быел ике айдан арта. Уңыш начар түгел үзе. Гектарыннан 50 центнер чыгып бара. Шуңа күрә курка торган нәрсә юк. Узган ел сентябрь яхшы килгән иде, быел да җыеп алырга көннәр булыр әле, – диде Рәфак Хәлиуллин.

«Төнлә дә эшләдек»

Игеннәрен иң күп мәйданнарда җыеп алучылар арасында Чистай районы да бар. Бүгенгә аларда кырларның 91 процентында эш төгәлләнгән. Идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илгизәр Нуретдинов фикеренчә, мондый уңышка ирешүнең төп сәбәбе – комбайннарның төнлә дә эшләүләре.

– Без ике смена белән эшләдек. Комбайннар да күп иде. «Чистопольская» агрофирмасы фермерлардагы 10 комбайнны да җәлеп итте. Шуңа күрә эшләр тизрәк барды. Элеватор эшендә дә тоткарлыклар булмады. Әлегә кырларда бөртеклеләрдән язгы бодай, карабодай, кукуруз калып бара. Югалтуларсыз булмас, тик ашлык җирдә ятып калыр, дигән уй юк. Техник культуралардан рапс җыябыз. Иң күп бәрәңге бездә үстерелә, аларны да җыеп алып бетерәсебез бар. Яшелчә саклагычларыбыз да җитәрлек. Шуңа күрә бу яктан күңелебез тыныч, – диде Илгизәр Нуретдинов.

Җылытырмы?

Белгечләр, һава торышы киләсе атна башында яхшыра башлар, дип өметләндерә. Казан дәүләт аграр университеты доценты, география фәннәре кандидаты Айсылу Мостафина белән сөйләштек.

– Хәзерге вакытта Татарстан – циклон йогынтысы астында. Шуңа күрә яңгырлар һәм түбән һава температурасы берничә көн сакланачак әле. Тик киләсе атнадан безне уңай үзгәрешләр көтә. Яңгырлар туктаса да, төньяк җилләре искәнлектән, уртача көнлек температура 18–25 градустан артмаячак, – диде ул.

Халык синоптигы Рәис Шәкүров бу юлы һава торышын алдан фаразларга җөрьәт итмәде. «Аптыраган инде монда», – дип, иңбашын гына сикертеп куйды ул.

– Быел язгы чәчүгә иртәрәк чыккан кешеләр отты. Соңарганнар оттырды. Мин ашлык басуларына карап борчылып йөрим. Ашлыкның егылганы күп. Болардан сыйфатлы уңыш алып булмый инде. 1978 елны да көз озак килгән иде, тик барыбер ашлык кар астында калды. Быел алай ук булмаса да, яңгыр шактый зыян китерде, – диде ул.

Басуларда эш иң күп калган 10 район

Югары Ослан – 9891 гектар (44 процент)

Биектау – 23 567 гектар (40 процент)

Питрәч – 27 242,2 гектар (40 процент)

Зәй – 31 963,3 гектар (37 процент)

Азнакай – 41 392,7 гектар (38 процент)

Менделеевск – 11 653 гектар (36 процент)

Баулы – 21 536,1 гектар (34 процент)

Бөгелмә – 24 765,3 гектар (33 процент)

Кукмара – 27 221,6 (30 процент)

Лаеш – 20 290,4 гектар (25 процент)

Иң күп эш башкарган 10 район:

Аксубай – 24 179,6 гектар (95 процент)

Әлки – 34 602,4 гектар (93 процент)

Саба – 21 294 гектар (92 процент)

Чистай – 32 939,4 гектар (92 процент)

Кайбыч – 23 296,8 гектар (91 процент)

Спас – 44 669 гектар (89 процент)

Чүпрәле – 30 051,7 гектар (89 процент)

Буа – 55 762,9 гектар (89 процент)

Мамадыш – 29 222,8 гектар (88 процент)

Балык Бистәсе – 31 000,4 гектар (83 процент)

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре