Ашыгыч ярдәм машинасы һәлакәткә очрап 4 кеше үлү сәбәпле, матәм көне игълан ителде

Томск өлкәсендә 16 декабрьне матәм көне дип игълан иттеләр.

"Губернатор Владимир Мазур 16 декабрьне Томск өлкәсендә перинаталь үзәгенең һәлак булган хезмәткәрләре үлеменнән соң матәм көне дип игълан итте", - дип хәбәр итә төбәк администрациясе матбугат хезмәте. Оешмаларга, телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу программаларын, тапшыруларын һәм чараларын юкка туктатып торырга тәкъдим ителгән.

Кичә ашыгыч ярдәм машинасы «КаМАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә ике машина да янып, дүрт кешенең гомере өзелгән. Алар - баш табиб урынбасары, анестезиология-реанимация бүлеге мөдире, шәфкать туташы һәм машина йөртүче. Шикләнелүче - йөк машинасын йөртүче тоткарланган. Аның транспорт белән идарә итү хокукы булмаган, хәзер җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре