Ашый-ашый бөләбез: азык-төлек талоннарын кире кайтарырга җыеналар

Азык-төлек кыйммәтләнә! Белгечләр әнә шулай дип кисәтә. Әйтүләренә караганда, барыннан да бигрәк сөт һәм сөт ризыклары, ипи, яшелчә бәяләре артачак. Сәбәпләре дә билгеле. Ул арада Россия Дәүләт Думасында ил күләмендә азык-төлек талоннарын кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр.

Тамактыр – тәмугтыр, ди халык. Дөрес әйтә. Баксаң, илдә яшәүче һәр бишенче кеше айлык кеременең 40 проценттан да күбрәк өлешен азык-төлек сатып алуга тота икән. Шул ук вакытта, илдә яшәүче һәр унынчы кешенең аена 50 мең сум тирәсе акчасы ашауга китә. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләре бу. Аңлашыла, яшәү урынына һәм гаиләдәге кеше санына карап чыгымнар да аерыла. Тикшерү барышында ачыкланганча, кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр азык-төлек сатып алуга бер кешегә аена уртача – 12–12,5 мең сум, шәһәр халкы – 16,5 мең сум, ә мәскәүлеләр 18 мең сум акча тота. Җан башына туры килгән чыгымнарны чагыштырсак, ялгыз яшәүчеләр биш кешелек гаиләгә караганда ашау-эчүгә ике тапкыр күбрәк акча туздыра.

Акча янчыгын тагын да зуррак итеп ачып куегыз. Ноябрьдә азык-төлеккә бәяләр тагын кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаган белгечләр. Моны бензинга бәяләр артуына һәм уңыш җыю сезоны тәмамлануга бәйләп аңлатканнар.

– Үзегез күреп торасыз, ягулык бәясе көннән-көн кыйммәтләнә. Бу исә азык-төлекнең, даруларның һәм хезмәтләрнең дә кыйммәтләнүенә китерә. Чөнки шул ук ипи-сөтне кибеткә кадәр алып барып җиткерү, ягъни логистика чыгымнарының 40 процентына кадәр өлеше ягулык бәясенә туры килә, – ди икътисад белгече Илгизәр Гайнетдинов. – Октябрь башына алынган мәгълүматларга караганда, илдә еллык инфляция күрсәткече 8 процентлык чикне узып киткән. Ә ягулыкка бәяләр ел башыннан бирле уртача 10 процентка кыйммәтләнгән. Инфляция күрсәткеченнән дә зуррак бу. Росстат хәбәр итүенчә, бүген машина йөртүчеләр арасында киң таралган «АИ-92»ле бензинның бер литры уртача 65 сум тора. Бу ел башында Казанда әлеге марка бензинның бер литрын 52 сумга сатканнар.

Ә баздагы бәрәңге ник бәя үстереп ята? Бәйсез финанс киңәшче Рамил Зарипов фикеренчә, көз көне азык-төлеккә бәя арту – гадәти хәл.

– Моңа кадәр җиләк-җимешне дә, яшелчәне дә бакчадан гына алып кереп ашадык. Тик быелга уңыш сезоны бетте. Димәк, алга таба кыяр-помидорны кибеттән сатып алырга туры киләчәк. Ә кибет киштәсендә теге яки бу товарга ихтыяҗ арта икән, бу – аның бәясе дә үсә башлаячак дигән сүз. Шул ук бәрәңге дә турыдан-туры кырдан гына кайтмый бит. Аны каядыр саклыйлар, шуннан төяп китерәләр. Бу да – өстәмә чыгым, – ди белгеч.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, соңгы бер елда Татарстанда азык-төлек бәяләре 12,6 процентка арткан. Белгечләр 2024 елның июлендә булган бәяләрне бу елның июле белән чагыштырган. Барыннан да бигрәк – суган (38,4 процентка), атланмай (35,8 процентка), балык һәм диңгез продуктлары (24,6 процентка), бәрәңге (21 процентка) кыйммәтләнгән.

Ноябрьдә транспорт чыгымнары зур булган азык-төлеккә бәяләр артачак, дип фаразлаган белгечләр. Аерым алганда, сөт һәм сөт ризыклары, ипи – 2 процентка кадәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш 3–5 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Помидор бәясе шаккатырды инде. Росстаттан күренгәнчә, октябрь башында гына да ул 8 процентка кыйммәтләнгән. Бакчачы Лилия Гайнуллина әйтүенчә, быелгы җәй помидор өчен әйбәт булмады. «Август яңгырлары бөтен уңышны әрәм итте. Помидор каралды. Алдагы елларда яшел килеш җыеп куйган яшелчә декабрьгә кадәр сакланса, быел бар булганы кышка салатлар ясау, тозлау өчен дә чак җитте», – ди ул.

Бәяләр кире төшәчәгенә дә өмет аз. «Бер күтәрелгән бәяләрнең кайчан кире төшкәнен күргәнегез бар? Дөрес, социаль әһәмияттәге товарларны контрольдә тотарга тырышалар. Ә тәмле итеп ашыйсыгыз килсә, түләргә туры киләчәк», – ди Илдус Сафиулин. Хәлебезгә дә кергәннәр. Россия Дәүләт Думасында ил күләмендә азык-төлек талоннарын кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр әнә. Закон проектыннан аңлашылганча, талонга Россиядә даими яшәүче аз керемле гаиләләр дәгъва кыла алачак. Ярдәм күләме – төбәктәге яшәү минимумының 30 проценты. Татарстанга җирләштерсәк, бер талон якынча 5 мең сум чамасы килеп чыга. Тәмле булсын!

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре