Ниндидер моң, илаһилек, шул ук вакытта гадилек, башкалардан аерылып тора торган үзенчәлек бар Асылъярда. Тик кинәт кенә балкыды да берара сәхнәдә күренми торды. Аның белән әңгәмәдә ник югалып торуы, бүген ничек иҗат итүе һәм киләчәген ничек күрүе турында сөйләштек.
– Асылъяр, гадәттә, халыкның күпчелеге җәй көне ял итәргә тырыша. Сезгә дә андый бәхет тәтиме?
– Бу арада Казан дәүләт мәдәният институтында урак өсте, абитуриентлар агыла, алсыз-ялсыз аларны кабул итәбез. Сәнгатькә, җырга-моңга тартылучы яшьләр, белемнәрен үстерү, танылу, талантларын күрсәтү өчен, безнең институтка киләләр. Аллага шөкер, сәләтле яшьләребез күп. Инде шуның нәтиҗәсен күрергә насыйп булсын үзләренә. Быел минем чыгарылыш курс студентлары диплом эшләрен яклады.
Моннан тыш, сер түгел, җәй – артистлар өчен Сабан туйларында эшләү вакыты. Августта бераз җиңелрәк булыр дип ышанам, өйдә торасы иде. Ләкин августның икенче яртысыннан тагын төрле чаралар, концертлар башлана. Гомумән, артист кешенең ялы юктыр инде ул. Эш арасында да бераз хәл ала алсак, безгә шул җитә. Мин, гомумән, җәйне бик каты яратам. Хәлемнән килсә, елның 12 аен да июль итеп яшәр идем: җылы, вакытында яңгыры явып китә, әзрәк кыздыра, кирәгенчә җиле дә исеп куя, җиләкле, матур вакыт. Җиләк җыярга бара алмый калсам, җәем җәй түгел миңа.
– Күптән түгел туган көнегезне билгеләп үттегез. Иң истә калган бүләк нинди булды?
– Балалар тугач, аларның туган көне иң кадерле бәйрәмгә әйләнде. Үземнекенә беркемне дә аерым чакырмыйм, кемнең чын күңелдән киләсе килә – барысын да рәхәтләнеп кунак итәм. Бу көнне безгә туганнар, дуслар, танышлар, шәкертләрем – барысы да килеп, котлап киттеләр, барысына да зур рәхмәт! Бик күп чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, ә иң мөһиме: ихлас теләкләр кабул иттем. Шундый ихлас күңелле кешеләр янында булуым белән мин бик бәхетлемен. Иң истә калган бүләк – балаларымныкы.
– Һәр туган көн саен тормышка, музыка, иҗатка караш үзгәрәме?
– Һәр көн, һәр ел ул – тәҗрибә, кешенең багажы арта бара. Күпчелек әйберләргә тынычрак карый башлыйсың. Артык ватылмыйм дип әйтмим, мин – бик хисчән кеше. Музыкага да караш үзгәрәдер, ул бит гел үз урынында тормый, һәрвакыт үсештә, яңа юнәлешләр, агымнар барлыкка килә. Шул яңалыкларны, үзебезнең миллилек белән тиешле дәрәҗәдә, дөрес итеп үреп баруны хуп күрәм, заманча эшлим дип, артыгы китмәсен иде, балансны тотарга кирәк. Нинди генә заманча, шәп җырлар барлыкка килсә дә, үзебезнең моң, аһәң, миллилек юкка чыгарга тиеш түгел, чөнки ул – безнең йөзебез. Карашның үзгәрүе дә шуннан сизеләдер. Элек, әйтик, студент чакта, җырлыйсы килгәнгә генә җырлый идек, зуррак курсларда тирәнрәк уйлый башладым, эстрада җырларын башкарганда да халык җырларын репертуардан төшереп калдырмадым. Үземнең иҗатта шушы «мәдәни код»ны саклап калырга тырышам.
– Озак вакыт сәхнәдән югалып торуыгызның сәбәбен дә беләсе килә.
– Югалып тордым дип әйтә алмыйм, чөнки мин җырларны яздырып тордым, концертларым һәрвакыт трансляцияләнде, телевидение-радиодан яңгырап торды. Тик балалар кечкенә вакытта, күпчелек вакытымны гаиләмә багышларга тырыштым. Балаларыңны я үзең үстерәсең, я башка кеше үстерә. Кайтып, күренеп китеп кенә… Белмим, мин ул юлны сайламадым, бигрәк тә алар кечкенә вакытта. Балалар белән булырга тырыштым, бакча яшендә дә яннарында идем. Аларга әни бик кирәк. Мин башкача булдыра алмадым. Баланы табып, бер-ике айдан тәрбиячегә калдырып чыгып китү дөрес түгел. Кире кайтарып булмый торган вакытны – балаларның кечкенә вакытын – аларга багышладым.
– Шушы вакыт эчендә музыкага мөнәсәбәтегез үзгәрмәдеме?
– Элек ничек иҗат иттем, шулай дәвам итә. Вакыт узган саен яңа музыкантлар, композиторлар барлыкка килә, яшьләр, яңа алымнар кулланучылар белән җырлар яздырам. Гомумән, иҗат – һәрвакыт үсештә була торган өлкә. Үзгәрешләр көн саен була һәм алар минем иҗатка йогынты ясамый калмый. Балалар мәктәптә булгач, хәзер иҗат өчен вакытым күбрәк, хәзер алар үзләре миңа булыша, минем белән сәхнәгә менәләр, җырлыйлар. Музыка мәктәбендә укымасалар да, күңелләре кушканча җырлыйлар, тавышлары моңлы. Мин каршы килмим, җырлыйсы килсә, җырласыннар, ләкин беркайчан да «Иҗат юлыннан гына китегез» яисә «Иҗат юлына баса күрмәгез», – дип әйткәнем юк, күңелләре нәрсәгә тартыла, шуны сайларлар.
– Иң авыр җыр булып кайсысы истә калган?
– «Яланаяклы кыз» сериалын төшергәндә, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова «Син – теләп алган сагышым» дигән җырны бирде, ул кассетага гына язылган иде. Мин моны тыңладым да: «Миләүшә Ләбибовна, мин бу җырны башкарып чыга алмыйм», – дидем. Ул миңа бик катлаулы тоелды. «Тагын бер кат тыңла да өйрән, син бу җырны әйбәт итеп башкарачаксың», – дигәч, кабат алындым. Чыннан да, аны яратып башкардым, үземнең уңышлы җырларымның берсе дип саныйм. Шулай итеп, башта бик авыр тоелган композиция хәзер иң популяр җырларымның берсенә әйләнеп китте.
– «Яланаяклы кыз» сезне бик танытты. Ә сериалда төшү теләге юкмы?
– Мин – гомумән, кино сәнгатенә гашыйк кеше. Актер белемем булмаса да, «Яланаяклы кыз» сериалына да шундый яратып, зур теләк белән алындым. Бүген дә саллы сценарийлы, мәгънәле, тормышчан сюжетлы кино планлаштырылса, мин башкарып чыга алырлык булып тоелса, рольләргә алыныр идем.
– Хәзер татар сәхнәсендә бик күп парлы җырчылар – дуэтлар барлыкка килде. Сезнең андый тәҗрибә булдымы?
– Беренче дуэтны Кытай егете Джао Дин белән башкардык, ул кытай һәм корея телендә «Әкият» дип аталган җыр иде, ул минем концертларда да яңгырады, аудиоальбомнарга да керде. Соңгы елларда гына үземнең шәкертем Рәмис Габделхәев белән матур дуэт башкардык. Әлбәттә, дуэтларым күп түгел, мин бу мәсьәләгә бик сак карыйм: тавышлар туры килергә, җыр дөрес сайланырга тиеш. Менә шушы ике генә кеше белән булган дуэтларым уңышлы чыкты дип саныйм, киләчәктә дә тембрлар туры килеп, берәр матур җыр булса, дуэттан баш тартмас идем.
– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?
– Әйбәт карыйм, кем нәрсә яза – язсыннар, әйтсеннәр, сөйләсеннәр. Беркемнең авызын томаламыйм, мин аларны фильтр аша уздырам. Минем үз фикерем, үз юлым, үз кыйммәтләрем бар, һәм кем генә, нәрсә генә дисә дә, мин алардан тайпылмыйм.
– Нинди хыял-ниятләр белән яшисез?
– Хәзер ике җыр әзерлим, өченчесе әзер тора. Матур җырлар күп, аларны җиренә җиткереп, яздырып, тамашачыларга ирештерәсе генә бар. Планнар күп. Ялда булсам да, бер генә көн дә буш узмый, Аллага шөкер. Тамашачыларга яңадан-яңа матур җырларыбызны бүләк итәргә әзерләнәм.
Алда ни көтәсен бер Алла белә. Бүген иҗатта кайныйбыз, тормыш мәшәкатьләре белән янабыз. Бөтен теләк – үзебезнең, балаларның, якыннар-туганнарның сау-сәламәт булуы. Матур итеп иҗат итәргә, эшләргә, алга атларга, үзебезнең хезмәтебез белән дөньяны тагын да матурлатырга насыйп булсын. Үзең тырышмасаң, үз кулларың белән матурламасаң, беркем килеп, матурлап бирми. Кешеләргә яхшылыклар, изгелекләр генә эшләп яшәргә насыйп булсын.
Равия САДЫЙКОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез