Сакаллы чегән машинадан чыга да: «Михаи-и-ил!» дип кычкырып җибәрә. Веранда ишеген төбенә кадәр ачып, бишмәтен өстенә элеп, колакчын бүреген киеп, «Михаил» – безнең Мөдәрис бабай чыгып баса.
Теге чегән белән кул биреп күрешәләр. «Хороших лошадей привез тебе!» – дип мактанган була чегән. «Пусматрит нада какуй хуруший», – дигән була Мөдәрис бабам, сер бирми үзе. Беләм, атлар алып килгәннәр дигән хәбәрдән йөрәге ике тапкыр тизрәк тибә башлый аның. Атлар янына йөгереп үк барыр иде! Юк, чегән алдында «марка»сын төшерми.
Ашыкмый гына чыгып, бортлары такта белән күтәртеп куйган арба читенә менеп баса бабай. Аптырашып биеп торган атларны күзли. Үзенә яраклысын бер күрүдә сайлап ала ул. Ләкин сиздерми. «Бульны худой», – дигән булып арбадан төшә. Шулай итмәсәң, бәяне куя белә бу чегәннәр. Арзанга гына алган, кайдадыр ашау җитмәүдән хуҗасы юк кына бәягә сатып җибәргән атны биш тапкыр кыйммәтрәккә сатып та китәләр. Шуңа да чегән бит алар. Тик бабай да чамалый: корсагына, сөягенә карап та үсәрлек, шактый ит бирерлек ат икәнен белә ул аның.
Менә китә сатулашу: чегән үз бәясен әйтә, бабай үзенекен. Аермасы шактый, билгеле. Үзенә кирәкле атны, азапланып, арбадан төшерттерә дә, чегәннән бәя ишетүгә, кире уйлап, баш тарткан була бабай. Чегәннең атны тагын да азапланып кире арбага менгерәсе киләме соң инде?! Әйт үз бәяңне, давай, дип ычкындыра. Бабай сораган бәяне ишеткәч, үзе үк: «Нееет, дорогой, за столько даже тебе не продам!» – дип кул селти. Киткән булып куркыта, дулап машинасына барып утыра. Бабай кузгалмый. Белә ул – чегән кире әйләнеп киләчәк. «Михаил» алмаса, калган өч атын да сата алмаячак ул авылда. Ярты авыл агайлары чегән машинасы тирәсенә, күрше капка төпләренә җыелганнар, чүгеп утырып тәмәке пыскыталар. Кышка ат эзләүче кеше күп монда.
Менә инде бабай сайлаган ат арбадан төшкән, тояклары каралган, тешләре саналган, су эчертелгән, солы бирелгән. Бәясен килешә алмыйлар! Сатулашу кичкә кадәр бара. Инде икесе дә арыгач, уртак фикергә килеп, кул бирешәләр. Фәлән сум акча, ике каз һәм бер капчык солыга риза булып, чегән атны бабайга калдыра. Әнә шул солы бөртегенә кадәр сатулашалар!
Кайвакыт сатулашулар бер көн белән генә дә бетми. Аты шуңа торырлык булса, чегәннәр бабайларда кунача калалар. И-и-и, әби вәсвәсәләнә, сукрана: «Һай, шушы чегәннәреңне йокларга ук чакырмасаң!» Үзе кул сөртергә чиста сөлге әзерли, табын кора. Калганы өстәл янында хәл ителә...
«Ат җене кагылган бабаңа», – дип әйтә иде әби. Өч яшьтән атка атланып чапкан малай ул бабам. Шул ат җененең нинди булганын күз алдына китереп азаплана идем. Ат кебек дүрт аяклы, әмма тояксыздыр, мөгезледер, акайган күзледер кебек тоела иде. Бабайның әтисе Хәйрулла бабай сугышта яраланып кайткач, балачак хыялын тормышка ашыра: колхозга Балтыйк буеннан нәселле атлар алып кайта, аларның санын арттыра, җигәргә өйрәтә. Бу уңышлары өчен гап-гади авыл агаен Мәскәүгә ВДНХга җибәрәләр әле.
Ат җене бабайдан минем әттәгә күчеп калган. Абзарында ике-өч ат өзелми. Сугым чорында туган-тумачага базар бәясеннән арзанракка сатып бетерә ул аларны. Акча эшләр өчен дә, баер өчен дә түгел бу. Әллә нинди бер ярату, якын итү, күңел кушканны эшләү. «Татар халкы өчен ат елы начар була алмый. Безнең ел булыр. Эшен дә, ашлыгын да, әҗерен дә атларча мулдан бирер», – дип фаразлый әнә әттә. Бабайлар да хуплар иде...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез