Ата-аналарга штраф күләмен 4 тапкыр арттырмакчылар

Россиядә бала тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен ата-аналарга штраф күләмен 4 тапкыр арттырырга җыеналар. Хөкүмәтнең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе шундый башлангычны хуплаган, дип яза “Известия”.

Юстиция министрлыгында Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр эшләнгән. Шулай итеп, баласын тиешенчә тәрбияләмәүчеләргә максималь штраф күләмен 4 тапкыр арттырып, 2 мең сумга, минималь штраф күләмен 5 тапкыр арттырып, 500 сумга җиткерү күздә тотыла. Хәзерге вакытта бу штраф күләме нибары 100-500 сум тәшкил итә.

Басма мәгълүматлары буенча, мондый штраф шактый еш кулланыла. Ләкин күләме аз булганлыктан, ул нәтиҗәсезгә әйләнгән: күләмен инде 2007 елдан бирле күтәрмәгәннәр.
Шунысы да бар: опека органнары кайбер очракларда тәрбияви чаралар күрүгә өстенлек биреп, штрафлар урынына профилактик әңгәмәләр үткәрә. Ата-аналарга алимент түләмәгән өчен яки баласын тәрбияләүдән яисә укытудан баш тарткан өчен бигрәк тә еш “эләгә”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре