Газетага язылу

Әтәчеңне сатыйм!

Әтәчеңне сатыйм!

Санк-Петербургның атаклы циркы, әтәчеңне артистлыкка сатып алабыз дисә, сатарсың да! Үрдәк-чебеш үстерүдән башланган кәсебе Ландышны әллә нинди борылышларга кертеп җибәргән. Гаиләң белән циркка барып, бер-ике ай элек кенә ишегалдында чирәмдә казынып йөргән, ә бүген әртис булган әтәчеңә кул чабып утыр менә хәзер!

Алтын әтәч

Сабыр-рахман, циркка кереп утырганчы бу хәлләрнең чишмә башын эзләп табыйк башта. Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Ландыш Шәйхетдиновага гозере төшкән кеше шактый. Фотосессияләргә кош-кортларын, вак хайваннарын биреп тора ул.

– 13 ел элек башланган эш бу. Инкубаторда чебешләр, бытбылдыклар чыгартып, игъланнар сайтына белдерү куя башладым. Кәҗә бәтиләребез дә бар иде. Эш китте дип әйтә алмыйм, шалтыратып сорашканнары да, сатулашып, бәя төшертеп, үзәккә үтте. Сатып алуга караганда, арендага биреп торасызмы, дип кызыксынучылар күбрәк иде. Кая инде?! Ризалашмадым. Биреп җибәр дә эзләп йөр аннары кәҗәңне. Коронавирус елларында бу эш бөтенләй туктады.

Бытбылдыктан башланган гаилә зоопаркы әкренләп тулылана. Ландышның ире Харис кап-кара куян баласы алып кайта. Аңа иптәш булсын дип, тагын берне сатып алалар. Берсе ата, берсе ана булган куян гаиләсе тиз арада үрчеп китә. Бытбылдыктан баш тарталар, аларны үстерү бер газап, ди Ландыш. Урыннары буш калмый барыбер. Телефон өчен гарнитура сатканда, акча урынына чебиләр белән түли бер кеше.

– Унбиш-егерме чеби барысы да диярлек нәселле иде. Шулкадәр матурлар! Алар исән-имин генә үсеп җиттеләр. Әтәчләре күбрәк иде. Барыбер йомырка салмыйлар дип, белдерү бирдек. Санкт-Петербургтан Григорий исемле бер абзый хәбәргә чыкты. «Әтәчегезне Казан циркына алып килә алмассызмы?» – ди. Сатып алырга да, юл чыгымын өстәмә түләргә дә риза. Әтәче, чыннан да, күз төшмәслек түгел! Әкияттәге алтын әтәч кебек иде! Илтеп тапшырдык.

Григорий шалтыратып, Ландышка әтәчнең хәл-әхвәлләрен җиткереп тора. «Бик акыллы әтәч булды, үзе яшь икән әле. Командаларны тиз ота. Әйбәт әтәч үстергәнсез. Тик күзне сакларга кирәк, чукырга гына тора!» – ди. Яшь артистка ветеринар паспортын да, документлар да ясатачаклары турында сөйли. Әтәчләренең бәхетенә бала өчен куанган кебек сөенәләр гаиләдә. Шулпага салмаганнар бит, артист ясаганнар! Киләчәге бар, болай булгач...

Номер тулысынча әзер булуга, әтәчнең яңа хуҗасы Ландышларны циркка чакыра, бушлай билетлар бирә.

– Туганнар белән җыелышып бардык. Исең-акылың китәр – шул арада әтәчнең никадәр команда өйрәнгәнен күреп аптырадык. Балалар бик сөенделәр инде аны күреп! Фотоларга төштек әле.

Циркның гастрольләре тәмамлангач, Григорий үз шәһәренә китә. Икенче килгәнче дип, әтәчне вакытлыча элеккеге хуҗасында калдырып торырга рөхсәт сорый. Ландыш риза булмый. Шулай, сатканда гап-гади әтәч иде, хәзер ул документлы әртис бит! «Кара халык»тан булган әтәчләр таласа, төлке эләктерсә, ничек җавап бирерсең? Юк, бәласыннан башаяк.

Тотып карау

 – Кош-кортларны арендага бирү, сезонлы булса да, яхшы гына кәсеп икән. Теге артист әтәчнең сеңелләрен – тавыкларны сатуга куйган идек, бик яхшы бәягә ерактан килеп алдылар. Нәселле тавык эзләүчеләр чакрымнарны күпсенми икән. Берничә ел элек кәҗә бәтиләрен дә, зур кәҗәне дә арендага ала башладылар. Бәтие – 1800 сум, кәҗәне 3000–4000 сумга алалар. Хәзер килешү төзеп эшлибез инде. Килеп алырга мөмкинлеге булмаса, китереп тә бирәбез, аның өчен өстәмә түләү каралган.

Иң керемле аренда каз һәм үрдәк бәбкәләре икән. Бер белеп алгач, шул бер үк кешеләр мөрәҗәгать итә башлый. Бер каз-үрдәк бәбкәсе – 400 сум, чеби – 200 сум. Фотосессияләргә генә түгел, төрле чараларга да сорыйлар. Йорт зоопаркы оештырганда, туган көн уздырганда, бала-чагага уйнарга, тотып карарга кирәк, дип сораучылар күп. Ярминкәләргә дә йөриләр, хәтта башка төбәкләргә дә чакыра башлаганнар гаиләне. Соңгы тапкыр шундый бер ярминкәдән 33 000 сум эшләп кайтканнар.

– Клиентлар елдан-ел арта. Әмма моның өчен арендага биргән хайваннарың чиста, сәламәт булырга тиеш. Эшне рәсмиләштерергә киңәш итәм. Кайбер клиентлар өчен исәп тотар өчен документлар кирәк. Аннары эрерәк хайваннарга ветеринардан справка да сорыйлар. Алары кыйммәт. Анализларга шактый акча чыгарып салырга туры килә. Бәбкәләргә ясатмыйбыз инде. Аларның матур чагы ике атна гына, үскәч берәү дә кирәкми. Кәгазьләрен эшләтергә дә өлгермисең.

Җан иясе чирләми дә тормый. Тавык чебешләре йомыркадан чыккач, әбиләр тотарга кушмый, чирләтәсез, ди иде, хәтерлисезме? Чыннан да, фотосессиядән бик бирешеп, сүлпәнәеп кайткан чаклары да була икән бәбкәләрнең. Стресс кичерәләр, күрәсең. Үлгәннәре дә булган. Хәзер инде хәстәрен күрә беләбез, дәваларга өйрәндек, ди хуҗабикә.

– Акча эшләп була торган кәсеп үзе, тик хайваннар, кош-корт белән эшләүнең үз авырлыклары бар. Кәҗәләр кычкырмыйча да тормый, күршеләр зарланырга мөмкин. Әмма мин кеше таламыйм, хәләл эш эшлим, дим андыйларга. Машинада йөрткәндә дә пычрата, аны җыештырып торасы. Бәбкә-чебешләрне инкубаторда чыгарабыз. Алар өчен алдан түләп, бронь ясап куялар. Ике тапкыр рәттән уңайсыз хәл булды. Бөтен инкубаторга берәр генә бәбкә чыкты. Андый чакта, ышандыргач, үзем эзләп табып, читтән сатып алдым, клиентлар алдында сынатмадым.

Кәҗәңнең кофтасы бармы?

Сәер клиентлар да, кызыклы тәкъдимнәр дә булгалый икән. Кәҗә тәкәсе белән танылган җырчының, халык артистының концертына да барган Ландыш. Сәхнәгә чыгып, икесенә 12 000 сум акча эшләп кайтканнар.

Бер абзый, кәҗә бәтие белән әтәчне арендага алганда, кәҗәнең тизәген дә сорап алган. Нишлисең, кирәк булгач, абзарга чыгып җыеп тутыралар анысын да. Клиентның теләге – закон! Әтәчнең тәпиен буяуга манып, аннары шул буяулы тәпине ак футболкага бастырып, футболкасын әтәчкә киертеп төшерәләр. Кәҗәгә матур кофта киертәләр, тизәген өстәлгә таратып салалар. Баксаң, Ромель исемле бу абзый хайваннар өчен киемнәр җитештерә икән. Аларның табигый мәнфәгатенә комачауламый торган киемнәрне күрсәтер өчен кирәк булган тизәк. Әтәчегезнең футболкасы, кәҗәгезнең кофтасы бардыр бит, җәмәгать?..

Кош-корт, вак хайваннар белән эш башлап җибәрергә теләүчеләр өчен киңәшләрен дә кызганмады героебыз.

– Ешрак нәселле бәбкәләрне сорыйлар. Хаки төсендә, аклы-каралы башкорт, башлык кигән кебек нәселле кошлар өчен кеше өстәп түләргә дә риза. Кәҗә, куян кебек хайваннарны игъланнар сайтында бушка бирүчеләр дә бар. Үземнең дә шулай алган булды. Кәҗәне сөт өчен тоталар, яңа туган бәтиләрен кирәксенмиләр. Ашатырга кирәк бит аларны. Андый белдерүләр яз-җәй айларында чыккалый, файдаланып калыгыз.

Әтәчнең язмышы ничек хәл ителгәндер, Ландыш анысын белми инде. Нәселле әтәчләр ун елга кадәр яши икән. Бу да юк-бар әтәч түгел. Тәрбияләп торсалар, командаларын җиренә җиткереп үтәсә, әле дә циркта тамашачыларны сөендереп, бәхетле гомер итәдер, шәт.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре