Әтисе нинди, уллары шундый: «ВТ» журналисты Тимербаевлар гаиләсендә булып кайтты

Авылның яме бетмәсен! Сарман районының Әлмәт авылында яшәүче Тимербаевлар атларны әнә шундый ният белән үрчетә башлаган. Хәзер инде олы юлдан үтүчеләр аларның көтүлеге янында туктамый калмый икән. Әти-әниләр балалары белән атларны башыннан сыйпап фотога төшәләр. Авылны яратуга бер адым бу!

– Авыл бетеп килә, яшьләр дә калмый. Ничек тә булса, ямен саклыйсы иде бит, – дип башлады сүзне авылның имам-хатыйбы Нияз Тимербаев. – Элек ат, сыер, сарык көтүләре йөрде. Хәзер хәтта сыеры да юк. Өйләр матурая, юллар яңара, тормыш яхшыра, әмма маллар күренми. Атлар болыннарның бер бизәге булсын дип, баш санын арттырдык. Башка авылларга да үрнәк күрсәтәсебез килде. Бүген 30 баштан артык атыбыз бар. Олы юл буенда үз җиребездә йөри алар. Әти-әниләр, гаиләләре белән Сарманга кунакка кайтучылар: «Балалар белән атларыгызны карарга килик әле», – дип шалтыраталар. Ишекләр һәрчак ачык. Сөенеп каршы алабыз. Бар дөнья телефонга бәйле заманда, балаларны шуннан бераз оныттыру чарасы да бу. Төшенкелеккә бирелгән кешеләр дә атта йөрергә дип махсус килә. Борчылган чакта сыйпап җибәрсәң дә, күңел тынычланып китә. Барысы да бушка. Пәйгамбәребезнең, кыямәт көненә кадәр атның маңгаеннан нур чыгып торыр, дигән хәдисе бар. Аллаһы Тәгалә атларны яратырга кушкан.

Нияз хәзрәт өчен ат тотуның башка ягы да бар. Ул – кечкенәдән ат чабышларында катнашып үскән егет. Сабан туе якынлашканда, йөрәгенең атныкы кебек типкәнен дә яшерми ул. Шулай итеп, милли бәйрәмебезне дә искә төшереп алдык.

– Элек атлар авылның горурлыгы иде. Соңгы елларда алар булмау сәбәпле, халык ат чабышларын онытып бара. Әгәр һәр авылда бер-ике ат кына асрасалар да, яшьләрдә кызыксыну артыр иде. Без үскәндә, көрәш һәм ат ярышы Сабан туеның күрке булды. Хәзер артистлар чакыралар. Аларны карыйсы бар дип, чүлмәк вату, багана башына менү да онытыла. Кыскасы, төп өлеше читтә кала. Элек атлар килә дисәләр, бар халык шул тамашаны карарга ашыга иде. Хәзер бик аз кеше өчен генә кызык ул, – дип борчуын җиткерде Нияз хәзрәт.

Атларны Тимербаевлар гомер буе асраса да, бетереп торган чаклары да булган. Менә инде алты ел бу эшкә ныклап тотынган алар. Бер елга 10–15 колын туа икән. Менә шулай ишәя бахбайлар. Сораучыларга ерактан юртаклар, чабыш атлары алып кайтып биргәннәр.

Кушаматларын балалары куша. Арада Иркә, Миләүшә дигәннәре дә бар. Алар сабый баладан бер дә ким түгел. Кәнфит, шикәр белән сыйлаганны яраталар. Шул тәм-томны тотып килсәң, яныңнан китмиләр. Кешегә тимиләр. Ә менә колыннарны яратканда, сак булырга кирәк. Әниләре кыргый булмаса, балалары да тиз ияләшә. Хуҗалары килгәнне әллә каян сизәләр. Аларны чакыру өчен бер сүз дә җитә. «Төнлә килсәк тә, дәррәү килеп безнең янга чабалар», – ди хуҗалары.

Тимербаевлар ике ул, ике кыз үстерә. Уллары Азат «Яшь профессионаллар» һөнәр чемпионатында техника ремонтлау буенча ил күләмендә җиңгән иде. Ул чакта Сарман агрокөллияте студенты иде ул. «Авылда калачакмын», – дигән иде егет безгә. Сүзендә торган! 5–6 ел эчендә Азат тормышында күңелле вакыйгалар булган. Өйләнгән, кызы туган. Яңа йорт салып чыкканнар. Хәзерге вакытта мунча, гараж төзиләр.

– Гамьле кеше авылын ташлап китә димени ул? Һәр кеше үз туган җирендә калырга, аны күтәрү өчен тырышырга тиеш. Иптәшләремә дә: «Әйдәгез, егетләр, авылда калыйк, йортлар салыйк», – дим. Сарманда үзебезнең җиребез бар. Шул урында агропромбаза булдырдык. Техника сүтәбез, трактор, машиналар ремонтлыйбыз. Укыган һөнәрем буенча халыкка техник хезмәт күрсәтәм. Туган җиремә файда китерәсем килә, – ди 25 яшьлек Азат.

Әтисе нинди, балалары шундый. Ике улларының да күңеленә якын атлар. Азат та, 14 яшьлек Рамазан да Сабан туенда ат чабышында катнашып, урыннар ала. Бабаларыннан килгән гаярьлек, авылны, атларны ярату менә шулай буыннан-буынга күчә бара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре