Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы "Ачык ишекләр" көненә чакыра

8 апрельдә “Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Ачык ишекләр" көне үткәрә.

Техникум белгечләре чарада катнашучыларны уку йортында үзләштерергә мөмкин булган перспективалы белгечлекләр белән таныштырылачак, укырга керү шартлары турындагы барлык сорауларга җаваплар бирәчәк.
Уку бүлмәләре һәм лабораторияләр буенча экскурсия булачак абитуриентларны һөнәрләр дөньясына алып керәчәк. Чарада катнашучылар WorldSkills. стандартлары буенча җиһазландырылган остаханәләр белән таныштырылачак.
Чарага урта һөнәри белем белгечлекләренә ия булырга теләүче 9 нчы сыйныф укучылары чакырыла.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Олы Әтнә авылы, Б.Җиһаншин урамы, 87 йорт.

Белешмә өчен телефон: 8(84369) 21311.

Чара 8.00 сәгатьтә башлана.

Үзең белән битлек алып килү сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре