Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +4...+9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +4...–1, көнчыгыш районнарда –4 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе – 5 ноябрьдә җепшек кар көтелә. Көндез 0...+5, төнлә +2...–3 градус.
Атна ахыры – 6–7 ноябрьдә җепшек кар, кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Һава температурасы көндез 0...+3 градустан артмаячак. Төнлә 0...–5 градус. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Димәк, рульдә йөрүчеләргә көпчәкләрен кышкысына алмаштырыр вакыт.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез