Әтнә дәресе: БДИ нәтиҗәләре буенча 5 фәннән беренче урынга чыккан районның сере нидә?

Татарча укып та яхшы белем алып була! Быел Әтнә районы бу чынбарлыкны бөтен республикага раслады. Чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча биш фәннән беренче урынга чыкты. Медалистлары үз белемнәрен аклады, аттестатсыз калучылар юк, тәрбиягә дә тел-теш тидерерлек түгел. Хикмәте нәрсәдә?

Мәктәпләр турында

Районда барлыгы 12 мәктәп эшли. Шулар арасында берсе Кышлау авылындагы мәктәп-бакча булса, калганнары – төп һәм урта мәктәпләр. Узган уку елында район мәктәпләрендә 1125 укучы, бакчаларда 474 бала белем һәм тәрбия алган. 11 нче сыйныфны 30 укучы тәмамлаган. Быел 1 нче сыйныфка 87 бала керә, узган ел 99 булган.

Уңыш сере турында

Быел Әтнә районы укучылары рус теле, математика (профиль), химия, биология, инглиз теленнән иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу күрсәткечләргә соклануын Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да яшерми. «Әтнәнең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», – ди ул. Дөрес, кайберәүләр  балалар саны аз булуга ишарә итәр. Әмма андый кечкенә районнар тагын бар, ә күрсәткечләре Әтнәнекеннән бик ерак.

Югары баллар исә гади генә авыл мәктәбендә җыела. Күңгәр мәктәбе укучысы Сөмбел Хисамиева химия, биология сынауларында 200 балл туплады.

– Бу – бер генә көндә башкарыла торган хезмәт түгел. Монда укытучыларның, укучыларның да тырышлыгы, мәктәптә эшләүче пешекче, җыештыручы, автобус йөртүченең дә өлеше кергән. Без үзебез нәрсәнедер уйлап чыгарып эшләмибез. Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән проект, программаларны тормышка ашырабыз. Үзебезгә туры килә торган юнәлешләрне сайлыйбыз. Укытучыларга өстәмә эшне киметү, артык документ эшләре белән борчымау да нәтиҗәгә тәэсир итә. Соңгы вакытта контроль эшләр дә кимеде. Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирергә укытучының вакыты күбрәк кала башлады. Сәләтле балалар өчен төрле фәннәрдән бушлай түгәрәкләр булдырдык. Моның өчен укытучыларга өстәмә акча түләнә, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов.

Укучыларны һөнәр сайларга иртәрәк өйрәтә башлауның да имтихан күрсәткечләренә йогынтысы бар. Мәктәпләрдә профильле сыйныфлар эшли. Әйтик, «Россия – минем офыклар» дигән дәрестә күбрәк авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр турында сөйләргә тырышалар. Казан дәүләт аграр университеты белән килешү төзеп, аграр сыйныфлар ачканнар. Барлыгы 24 агросыйныф эшләп килгән, быел бу сан тагын 12 гә артачак. Казан дәүләт энергетика университеты ике ел элек энергосыйныф ачарга ярдәм иткән. Физика-математика фәннәрен атнага бер мәртәбә галимнәр килеп укыта икән хәзер. Болар өчен әти-әниләр бер тиен дә түләми. Фәнне яхшы белгән укучыга сынаулар да куркыныч түгел. Быел районда 11 нче сыйныфны тәмамлаган егет-кызларның барысы да югары уку йортына кергән.

Медалистлар турында

Быел районда 15 укучы медальгә дәгъва кылган һәм аларның барысы да үз дигәненә ирешкән.

– Әгәр «бишле»гә генә укыган укучы имтиханда 70 балл җыя алмый икән, аның билгесенең дөреслегенә шик туа. Ул яктан безнең укытучыларыбызга сорауларыбыз юк. Чөнки ул билге укытучының хезмәтен дә бәяли. Бездә балалар саны азрак булгач, һәр укучының нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы беләбез. Күбрәк булганда, игътибар да җитеп бетмәве бар, – ди Рафис Фатыйхов.

Укытучылар җитмәү турында

Яңа уку елында район мәктәпләрендә 204 укытучы белем бирәчәк. Хәзерге вакытта физика-математика, информатика, химия укытучылары җитеп бетми. Проблеманы ялга киткән укытучыларны кабат эшкә чакырып, укытучыларга өстәмә эш биреп хәл итәргә тырышалар.

Арча педагогика көллияте белән дә хезмәттәшлек итәләр. Ике мәктәптә педагогик сыйныф ачканнар. Быел әйдаман белгечлеге дә бирергә җыеналар. Районга да файдасы булыр. Яшьләр Әтнә читендәге «Чулпан» лагеренда эшли алачак. Максатчан укыту буенча педагогик уку йортларында 7 студентлары укый. Белем алгач, алар районга кайтачак. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәләр.

Мәктәпләрне саклау турында

Районда бер генә мәктәпне дә ябарга җыенмыйлар. Бу хакта сүзнең бөтенләй булганы юк. Автобуслар 10 маршрут буенча 298 баланы мәктәпләргә йөртәчәк. Рафис Фатыйхов фикеренчә, мәктәп, бакча – авылның киләчәге. нигезе. Алар булмаса, авылда кем калыр да, кем эшләр?

– Әйдә, без сезгә аграр, энергетика юнәлешендә белем бирәбез, аннары авылда калыгыз, дип кенә булмый бит. Яшьләр төпләнеп калсын өчен, шартлар тудыру кирәк. Әлбәттә, әти-әниләрнең дә фикере мөһим. “Без авылда азапланып яшәгән дә җиткән, сез китегез инде”, – дип, авылны яраттырып булмый бит, – ди бүлек җитәкчесе.

Туган тел турында

Районда барлык мәктәпләрдә дә татарча укыталар. Бары район үзәгендә генә укыту ике телдә алып барыла. Анда ел саен 1 нче сыйныфка берәр татар һәм рус сыйныфы туплыйлар.

– Татар телен сакларга, якларга кирәк, диләр. Без аны кемнән якларга тиеш соң? Шуны аңламыйм. Тел бар, без аны кулланырга, өйрәнергә тиеш. Берәү дә безгә, татарча сөйләшмәгез, дими бит. Үзебез сөйләшмибез. Шул ук татар гаиләләрендә әти-әни – балалары, әбиләр оныклары белән русча сөйләшә. Узган ел Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшырса, шуның берсе – Әтнә укучысы. Быел да 32 укучының берсе безнеке. Менә сездә укучылар аз, шуңа күрә БДИ нәтиҗәләре дә яхшы, диләр. Алайса, меңләгән укучысы булган мәктәпләрдән татарча имтиханга ничә бала керә?

Сөмбел Хисамиева, Әтнә районының Күңгәр мәктәбен тәмамлаганда  БДИда 200 балл туплаган:

– Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга кердем. Киләчәктә кардиохирург яки акушер-гинеколог булырга хыялланам. Авыл мәктәбендә белем алу өчен барлык шартлар да бар. Иң мөһиме: укытучының һәр балага игътибары җитә. Без 11 нче сыйныфта 11 укучы укыдык. Укытучым Хәмдия апа химия, биология имтиханнарына яхшы итеп әзерләде. Теләсә кайсы дәресне аңлата белә ул. Рус телен – 91, химия һәм биологияне 100 әр баллга бирдем. Математикадан «бишле» булды. Күп вакытымны укуга багышладым. Тырышканым бушка китмәде. Яхшы табиб булырмын дип ышанам.

Хәмдия Галиева, биология-химия укытучысы:

– Күңгәр мәктәбендә эшли башлавыма утыз ел инде. Пенсия яшендә булсам да, мәктәптән җибәрмиләр әле үземне. Чынлыкта арыдым инде. Ел саен  укучыларны дүрт имтиханга әзерләргә туры килә. Мәктәптән балаларның, әти-әниләрнең җибәрәсе килми.

Дәресләрне татарча укытам. Ә менә 10–11 нче сыйныфта дәресләрне ике телдә алып барам. Әти-әниләр арасында, татар мәктәбендә уку кыенлыклар тудыра, дигән фикер яши. Имтихан тапшырасы бар дип, ул-кызларын рус мәктәбенә бирәләр, алар белән өйдә русча сөйләшәләр. Татарча уку баланың фикерләү сәләтенә бернинди зыян да салмый. Татарча укыткан авыл мәктәпләрендә дә укучылар сынауларны 100 баллга тапшыра. Шул ук вакытта химия лицеенда укып та, моңа ирешә алмаучылар бар.

Таләпчән укытучы мин, кырысрак чакларым да булгалый. Ялкаулыкны яратмыйм. Бар укучы да «5ле»гә генә укый алмый. Әмма «3ле»гә укучы тырыша икән, билгене кызганмыйм. Өй эшләрен күп бирмим. Дәрес беткәч, һәр көнне төрле фәннәрдән консультацияләр үткәрәбез. Укучыларым имтиханнарга онлайн да шөгыльләнә. Файдасы күп. Үзем дә түләүле курсларга кергәлим, чөнки БДИ биремнәре үзгәреп тора. Заманнан калышырга ярамый. Шәһәр мәктәбенә барып, андагы дәресләрне карап кайткач, бездә яхшырак икән, дим. Укучыларым да: «Апа, кайбер укучылар пробирка, микроскоп та тота белми бит», – диләр.

Узган ел Ралия Гарипова, химиядән йөз балл туплап, табиб белгечлеген сайлады. Быел Сөмбел ике фәннән 200 балл җыйды. Ул да шул юлдан китте. Укучыларым арасында табиблар гына да утызга җитә. Моннан тыш, шәфкать туташлары, фармацевт, химик, биохимик, биотехнолог, авыл хуҗалыгы һәм башка белгечләр дә бар.

Әтнә районында БДИ нәтиҗәләре (уртача күрсәткечләр)
Фән Әтнә Татарстан
Рус теле 71,6 65
Математика (профиль) 77,78 68,41
Химия 90,75 69,45
Биология 73,67 61,16
Инглиз теле 96 70,59

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре