Әтнә игенчеләре беренче булып урып-җыюны тәмамладылар

Республикада урып-җыю финиш сызыгына җитеп килә. Бүген Әтнә муниципаль районы урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр итте. Район гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш белән 58,8 мең тонна ашлык суктырган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Уңдырышлылык буенча лидерлар - Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Балтач, Спас, Лаеш муниципаль районнары.

Тәтеш районында бөртекле культураларның бер гектардан уртача уңышы - 40,5 центнер, Кайбыч районында - 36,1 ц/га, Кама Тамагы районында - 36,2 ц/га, Чүпрәле районында - 34,7 ц/га.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре