Фаҗига бүген төнлә Әтнә районы Түбән Көек авылында булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Янгын сүндерүчеләр, бирегә килгәч, бозау абзарының эчтән тышланган такталарының януын билгеләгән. Коткаручылар 85 бозауны ут эченнән чыгарган.
 Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау. Янгын 100 кв. м мәйданга таралган.
 Утта 25 бозау һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез