Сәрия Мифтахова
-
Яңалыклар
Мүлмә клубында кытай күнегүләре ясыйлар
Биектау районының Мүлмә мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр кытай күнегүләре ясый, «сызыклы бию»ләр дә башкара. Көзге озын кичләрдә башланган сәламәтлек дәресләре әле дә дәвам итә. Шулай итеп, авыл кешесенең ару-талуы да онытыла.
-
МӨҺИМ
Хәзер кибет үзе килә, барып йөрисе дә юк: «ВТ» журналисты тәгәрмәчле хезмәтләрне барлады
Күңел ачтыралар, укыталар, кирәк-ярак саталар. Күчмә клуб, китапханә, кибетләр кечкенә авылларга үзләре килә. Сала халкының сәламәтлеген дә мобиль сырхауханәләрдә тикшерәләр. Киләсе елдан илдә күчмә даруханәләр дә эшли башлаячак. Тәгәрмәчле хезмәтнең асылы нәрсәдә?
-
Җәмгыять
Чәчәкләр үстерүче Гомәр Насыйбуллин: «Хатынымның гөлләрен аның төсе итеп саклыйм»
Тракторчыга гөл-чәчәкләр үстерү нигә кирәк? Беткәнмени тимер-томыр эше, казынсын шунда. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Гомәр Насыйбуллинның йортына кергәндә әнә шундый уйлар килде. Аның белән сөйләшкәч, матурлыкка омтылуының сәбәбе ачыкланды. Чәчәкләргә бәйле сагыш, сагыну да бар.
-
Җәмгыять
«Синең каныңа кем дә булса мохтаҗ»: Татарстанда 33 меңгә якын кеше донор булган
Узган ел республикада 33 меңгә якын кеше донор булган. Аларны бу гамәлгә нәрсә этәрә? Башкаларны кайгыртумы, үзеңнеме?
-
Җәмгыять
Язгы табигать нигъмәтләрен җыясызмы?
Укучыларыбызга әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
Җәмгыять
Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган Тукай һәйкәле ачылды
Песәйгә Тукай кайтты. Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы әнә шулай дип сөенеште. Заманасында Шагыйрь сынын скульптор Бакый Урманче авылга үзе килеп ясаган булган. Авыл халкы аны үзара салым акчасына төзекләндергән. Тукай сүзен, аның үзен олылаган авылда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
-
Җәмгыять
Татарстан Дәүләт Советында парламент дәресе кысасында узган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясадылар
Инша, рәсемнәрдә – хезмәт һәм батырлык бәйләнеше. Татарстан Дәүләт Советында парламент дәресе кысасында узган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясадылар. 18 нче мәртәбә оештырылган һәм «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз» дип аталган быелгы дәресләр Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
-
МӨҺИМ
Намус эше: мәктәпләрдә туган телне укытуга мөнәсәбәт нинди?
«Без милли мәгариф үсешен туган телләрдә укыту, тәрбия бирү дип күз алдына китерәбез. Тормышта нинди үзгәреш бара: туган телдә белем һәм тәрбия бирүдән акрынлап туган телдә тәрбия һәм туган телне өйрәнү эчтәлегенә күчә барабыз».
-
МӨҺИМ
Иш янына куш: Татарстанда физика, химия, биология укытучылары өстәмә ярдәм алырга мөмкин
Ишелеп килсен. Татарстанда физика, химия, биология укытучылары 345 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әлбәттә, таләпләре дә бар. «Физхим Алгарыш», «Физмат Алгарыш» программасы буенча укытучыларга нинди ярдәм чаралары каралган? Моның өчен нишләргә?
-
Яңалыклар
Бишкәктән татар теле укытучысы: «Яшьләр татарчаны Казанга укырга китү өчен өйрәнә»
Бөтендөнья «Туган тел» җыенына төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашып, анда татар телен өйрәтү мөмкинлекләре турында кызыксындык.
-
Яңалыклар
Илгиз Халиков: «Тукай иҗаты татар җанын, фәлсәфәсен аңларга өйрәтә»
«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Әле хезмәтләр барысы 3 меңнән артык данәдә бастырылган. Аның белән Татарстан Фәннәр академиясенең сайтында бушлай танышырга мөмкин.
-
Җәмгыять
Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында яңгыраган төп фикерләр
Әлифбаны милли мирас дәрәҗәсенә күтәрмәкчеләр. Бакчада туган телне өйрәткәндә, үзебездә җитештерелгән уенчыкларны куллану мәҗбүри булачак. «Татар яңарышы» кебек яңа проектлар телебезнең дәрәҗәсен тагын да күтәрә алачак. Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында милләт баласын тәрбияләү турында сөйләштеләр. Анда яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин туган тел укытучыларын милләтнең киләчәгенә нигез салучылар дип атады
«175 милләт вәкиле булган республика динебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклап, Сабантуйларын матур итеп үткәреп яши. Моның өчен халкыбызга рәхмәт», – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Туган тел» форумының пленар утырышында.
-
Яңалыклар
Мәгариф министры Илсур һадиуллин: «Гаиләдә татарча аралашканда, тел югалу куркынычы янамый»
Соңгы өч елда мәктәпләрдә туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Бүген Татарстанда – 578 татар мәктәбе, Россия төбәкләрендә 1100 дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килә. Киләсе уку елында да күрсәткечләрне саклап калу кирәк. Әлеге саннарны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында китерде.
-
Яңалыклар
Данис Шакиров: «2-3 сәгать татар теле укыту уку йортын татар мәктәбе итә алмый»
Фәннәрне татар телендә укыту урынына татар мәктәпләрендә аларны милли мохит белән алмаштыру бара, милли мәгарифне татар теле укыту белән генә тәңгәлләштерү күзәтелә.