Иң җаваплы чор башланды. Уңышны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков журналистлар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
17 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республиканың 13 районында игенчеләр көзге культураларны җыярга кереште. Аларга барлыгы 1 млн 332 мең гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны, 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы культураларны җыеп алырга кирәк булачак. Әле шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр дә бар.
Уңыш күләмен алдан фаразларга яратмасалар да, аграрийлар яхшыга өметләнә.
– Июнь буенча караганда явым-төшем күләме уртача күпьеллык нормага тулды. Шулай да бүген Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Нурлат, Чистай, Лаеш һәм Арча районнарындагы кайбер кырларда дым җитмәү сизелә. Соңгы көннәрдәге эсселек аркасында икмәк тизрәк өлгерә. Россия авыл хуҗалыгы үзәге хезмәте мәгълүматлары буенча, күпчелек кырларда ашлык дымлылыгы 20–40 процентны тәшкил итә. Ләкин кайбер участокларда әлеге күрсәткеч 14 процентка кадәр төште, – диде ул.
Урып-җыюга керешкәнче махсус комиссия районнарга чыгып, техниканың әзерлеген тикшергән. Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Теләче районнарында аеруча яхшы әзерләнгәннәр. Ирек Садыйков әйтүенчә, быел республикада 3366 кыр корабы эшләячәк. Бер комбайнга уртача 460 гектар мәйданда эшләргә туры киләчәк. Бу шактый күп. Нормада 350 гектар булырга тиеш.
– Бездә генә түгел, Россиядә дә шул ук хәл. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, техника кыйммәт. Әйтик, узган ел без 95 комбайн сатып алган булсак, быел 50сен генә яңарта алдык. Икенчедән, техника паркы елдан-ел искерә, туза, шунлыктан бер комбайнга булган эш күләме дә арта, – дип аңлатты җитәкче.
Кырлардан алып кайткан ашлыкны саклар өчен республиканың 44 элеваторы бар. Аларда берьюлы 2,6 млн тонна ашлык саклап булачак. Моннан тыш, хуҗалыкларның 2,2 млн тонна ашлыкка исәпләнгән складлары да бар. Әлеге вакытта элеваторларда – 1 млн 50 мең тонна, хуҗалык складларында 150 мең тонна ашлык запасы бар.
Җыеп алынган ашлыкның сыйфаты өчен «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге»нең Татарстандагы филиалы җаваплы. Билгеле булганча, быелдан Россиядә бодай сыйфатын тикшерү мәҗбүри булачак. Нәтиҗәләр «Зерно» федераль дәүләт системасына кертелә. Җитештерүчеләр ашлыкны бары тик тикшергәннән соң гына сата алачак.
– Республика кырларыннан җыеп алынган барлык ашлык безнең филиал аша узарга тиеш. Бу эшләр аграрийлар өчен түләүсез, – диде филиал җитәкчесе Татьяна Менликиева.
Инде быелның беренче пробалары да алынган.
– Быел безгә Чүпрәле районыннан көзге бодай пробаларын китерделәр инде. Нәтиҗәләр 3 нче класслы бодайга туры килә, югары клейковиналы. Димәк, сезонны яхшы күрсәткечләр белән башлыйбыз, – диде Татьяна Менликиева.
«Россельхознадзор»ның Татарстан буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров сүзләренчә, быел республикадан чит илләргә 40 мең тонна ашлык сатылган. Бу – былтыр ел дәвамында сатылганның 80 проценты.
– Яңа базарлар ачыла. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Кытай базарлары белән нык кызыксына. Алар белән эшләү өчен таләпләр югары. Һәр илнең ашлык сыйфатына һәм аның куркынычсызлыгына үз таләпләре бар. Әлегә бер генә илдән дә, Россиянең башка төбәкләреннән дә Татарстан кырларында үскән ашлык сыйфатына йогынты ясый торган авырулар турында рәсми белешмәләр килгәне юк, – диде Альберт Кадыйров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез