• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Август аенда нинди үзгәрешләр көтелә?

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен – яңа өстенлек, үсмерләрне мошенниклардан саклау өчен чикләү пәйда булачак.

Эшләүчеләрнең пенсиясе арта. 1 августтан эшләүче пенсионерларга түләүне яңадан исәпләячәкләр. Узган елда эшләп, үзләре өчен пенсия фондына иминият кертеме түләнгән кешеләр өстәмәгә исәп тота ала. Пенсия, 2024 елда пенсия системасына күпме акча кертүгә карап, автомат рәвештә арттырыла. Өстәмә күләме узган елда кешенең күпме вакыт эшләвенә (берничә ай яки тулы бер ел булырга мөмкин) һәм взнос күләменә бәйле. Шунысы бар: өстәмә 3 пенсия коэффициентына туры килә торган күләмнән артмаска тиеш. Быел 1 пенсия коэффициенты 145 сум 69 тиен тәшкил итә. Димәк, пенсия күп дигәндә 437 сум 7 тиенгә арта.

Очучы һәм шахтерларның пенсиясе үсә. Өстәмә хезмәт шартларының зарарлы, хәтәр һәм киеренке булуы сәбәпле бирелә. Закон буенча, аларның пенсиясе елына 4 тапкыр: 1 февральдән, 1 май, 1 август һәм 1 ноябрьдән арта. Өстәмә күләме – төрлечә. Ул айлык уртача эш хакына һәм хезмәт стажына бәйле.

Үсмерләргә әти-әнисе ризалыгыннан башка счет ачу рөхсәт ителмәячәк. Хәзер банклар 14тән 18 яшькә кадәрге үсмерләргә, әти-әнисе (опекуны) белән килештермичә генә, счет ача алмаячак. Гаилә корып яши башлаучыларга гына бу чикләү кагылмый. Моңа кадәр балаларга әти-әнисе рөхсәтеннән тыш алыш-бирешләр ясау гына тыелып, банк счеты ачуга бу таләп кагылмый иде. Нәтиҗәдә балаларны алдау, законсыз эшчәнлеккә (шул исәптән дропперлыкка) тарту очракларына юл куелды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең гамәлдә булу вакыты озайтыла. СВОда катнашу чоры БДИ нәтиҗәләренең 4 еллык гамәлдә булу срогына кертелмәячәк. Гамәлдәге закон нигезендә, югары уку йортына укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләренең гамәлдә булу вакыты дүрт ел белән чикләнә.

Хәрбиләр каберлекләрен мәсхәрәләгән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләргә һәм хәрбиләр каберлекләренә кул күтәрүчеләр биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Тикшерү үткәрүгә комачаулаган өчен кырысрак чаралар күрелә башлаячак. Моның өчен вазыйфаи затларга штраф күләме 10-20 мең сум (моңа кадәр 5-10 мең сум булган), юридик затларга – 250-500 мең сум (20-50 мең сум булган) тәшкил итәчәк.

 Хәмер һәм тәмәкене маркировкасыз җитештерүчеләр һәм әйләнештә йөртүчеләр җинаять җавалылыгына тартыла башлаячак. Мондыйларны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки 500 мең сумга кадәр штрафка тарту карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре