«Ут, су бәясе кесәгә суга», «Түләү 9 мең сум тирәсе иде, хәзер 10 мең сумнан артып киткән»... Бу көннәрдә социаль челтәрләр әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр белән тулды. Сәбәбе аңлашыла: Татарстанда яшәүчеләргә 1 июльдән арткан тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактура кәгазьләре килә башлады. Яңа бәяләр тешләшәме? Счет-фактура кәгазеннән тагын нәрсә көтәргә?
Динар Әхмәтов Казандагы яңа торак комплексларның берсендә яши.
– Июльдә 52 квадрат метрлы «икеле» өчен якынча 5 мең сумлык счет-фактура килгән иде. Ул вакытта да кыйммәтсенеп куйдым. Җәй ае бит. Җылылык өчен түләмибез. Көннәр җылы булгач, өйдә дә юньләп торган юк. Кыш айлары белән чагыштырганда, ут та, су да азрак тотыла, димәк. Тик августта килгән счет-фактура кәгазе тагын да ныграк шаккатырды: коммуналь хезмәтләр өчен 5860 сум акча исәпләгәннәр. Утка, суга түләү якынча 20 процентка кыйммәтләнгән. Болай булса, кыш көне коммуналь хезмәтләр өчен күпме акча түләргә туры киләчәген күз алдына да китерәсем килми, – ди ул.
Динар кебек аптырашта калучылар бихисап. Бүтәннәр коткысына бирелүчеләр дә җитәрлек. «Августта коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазе 3 мең сумга кыйммәтләнеп килгән. Июльдә 6 мең сум түләсәм, августта – 9 мең сум. Арта дигәч тә, ник бу кадәр күп?» – дип шалтыратты редакциягә Чаллыда яшәүче укучыбыз. Быелның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5 тән 22,3 процентка кадәр артачак, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә дә коммуналь хезмәтләр өчен кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк, дип алдан ук кат-кат кабатлап килсәк тә, 70 квадрат метрлы фатир өчен счет-фактура кәгазенең берьюлы 3 мең сумга, ягъни 50 процентка кыйммәтләнүе «ВТ» хәбәрчесендә дә шик уятты. Бергәләшеп ачыклый торгач, төбенә төштек: укучыбыз соңгы айларда исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырмаган булган, шуңа күрә июльдә утны, суны норматив буенча язганнар. Түләү кәгазен яңадан исәпләтергә кирәк булачак.
Билгеле булганча, республика быел тарифлар иң күпкә арткан төбәкләр арасына эләкте. Дөрес, бездән кыйммәтрәк түләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Кемерово өлкәсендә коммуналь хезмәтләр – 19,8, Архангельск өлкәсендә – 20, Пермь краенда 21,1 процентка үсте.
Ул арада Татарстанда киләсе ел тарифлары турында да сөйләшә башладылар инде. «Республикада һәм ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны чираттагы тапкыр индексацияләү 2026 елның 1 июлендә көтелә. Бу илнең социаль-икътисадый үсеш фаразлары кысасында каралган. 2026 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр тарифлар артмаячак. Ә киләсе елның 1 июленнән тарифлар ил күләмендә уртача 9,8 процентка индексацияләнәчәк дип фаразлана», – диде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина июль азагында узган утырышта. Күңелегезне дә, кесәгезне дә иркен тотыгыз.
Алга таба счет-фактура кәгазеннән нәрсә көтәргә? Ишетсәгез-күрсәгез, әле күптән түгел генә интернетта, 1 августтан түләү кәгазендә яңа юл өстәләчәк, «гомумйорт биналарын җыештыру» өчен дә аерым түли башлаячакбыз, дигән хәбәр таралган иде. Бу мәсьәләгә «Шәһәр икътисады институты» фонды белгече Ирина Генцлер ачыклык керткән. «Күпфатирлы йортның гомуми милкенә кергән әлеге биналарны җыештыру гомуми йорт милкен карап торуга керә. Димәк, фатир хуҗалары моның өчен болай да түли. Сүз исә «гомуми йорт милкен карап тору»га кергән хезмәтләрне аерып күрсәтү, ягъни исәп-хисапның үтә күренмәлелеген арттыру турында бара. Хәзерге вакытта моңа бәйле закон проекты кабул ителмәгән әле», – дигән ул.
Тәгаен расланган соңгы яңалыкларның берсе – 2026 елның мартыннан счет-фактураны яңа айның 15 еннән дә соңга калмыйча түләргә туры киләчәк.
Татарстанда газ һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәткән өчен түләү кәгазен дә бердәм счет-фактурага кертмәкчеләр. Хәзер исә ул аерым килә. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, болай булса, халыкка да, комитеттагыларга да уңайлырак булачак. Тик газчылар моның белән бик үк килешеп бетмәде. «Газпром трансгаз Казан» оешмасы генераль директоры урынбасары Руслан Фәтхелисламов әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакыты төрле. Шуңа күрә берләштерү хезмәт күрсәтүнең сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин, диделәр Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта. Ничек кенә булса да, барыбер түләргә туры киләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез