Машина йөртүче тизлеген штраф салынмый торган 20 км/сәг тизлектән арттыра икән, авария булган очракта, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип таныла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эшче төркем әгъзасы Дмитрий Попов хәбәр итте.
«Әгәр авария килеп чыкса һәм автомобиль рөхсәт ителгән 60 км/сәг тизлек булган урында 70-75 км/сәг тизлектә йөргәнлеге ачыкланса, нәкъ шул тизлек авариягә китергән тормозлы юлның артуына сәбәп булса, әлеге машина йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип таныла», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Искәртәбез, Россиядә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, шәһәрдә максималь рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 км тәшкил итә. Шул ук вакытта илдә «штраф салынмый торган бусага» бар – машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 20 км арттырган өчен штраф алмыйлар. Шуңа карамастан, машина йөртүче тарафыннан мондый гамәлләр барыбер закон бозу булып тора, чөнки машина йөртүчеләр билгеләнгән тизлек чикләрен үтәргә тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез