Автомәктәпләр өйдә торып укуны кертмәкчеләр

Россия Мәгърифәт министрлыгы машина йөртергә өйрәнүчеләр өчен дистанцияле укыту кертергә ниятли. Мондыйларга, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, дәүләт мәгълүмат стистемалары аша белем бирү күздә тотыла. Бу хакта “Коммерсантъ” ведомство боерыгы проектына таянып яза.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, белем бирү сыйфатын яхшырту өчен кирәк бу. Ведомство боерыгы буенча, автомәктәпләр киләсе елның 1 сентябреннән өстәмә рәвештә дистанцияле укыту программаларын эшли алачак.

Автомәктәпләр ассоциациясе президенты Татьяна Шутылева билгеләп үткәнчә, автомәктәпләргә дистант бары тик дәүләт мәгълүмат системалары аша гына рөхсәт ителәчәк, чөнки анда дәрескә йөрүне һәм фәнне ни дәрәҗәдә үзләштерүне билгеләргә мөмкин. Белгеч фикеренчә. яңалык йөртүче булырга җыенучыларга вакытны һәм чыгымны янга калдыру мөмөкинлеге бирәчәк. “Дистант уку бәясен киметү, һичьюгында, бәя үсүне туктату мөмкинлеге бирәчәк”, – дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре