Дәүләт Думасына автомобильләр тонировкасы һәм тюнингы өчен штрафларны гамәлдән чыгару турында закон проектын керттеләр. Тиешле документ 7 августта «Закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системалары» порталында бастырылды.
Бу документ Владислав Даванков җитәкчелегендәге «Новые люди» фракциясе депутатлары тарафыннан кертелде. Закон проекты нигезендә, әгәр яктылык кертү техник регламент таләпләренә туры килмәсә, Россиядә тәрәзә тонировкасы өчен административ җаваплылыкны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.
«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты (алга таба – закон проекты, РФ КоАП) транспорт чарасына тонировка ясалган пыяла кую өчен административ җаваплылыкны төшереп калдырырга тәкъдим ителә», – дип аңлашыла документтан.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, тонировка рөхсәт ителергә тиеш, чөнки ул ультрашәмәхә нурларның йогынтысын киметә. Машина йөртүчеләргә дә, пассажирларга да зарарлы кояш нурларыннан саклану мөмкинлеге бирә. Закон проекты авторлары фикеренчә, тонировка салондагы түбән температураны да саклап калачак һәм җинаятьчеләргә транспорт эчендәге кыйммәтле әйберләрне күреп урлау кыенрак булачак. Шулай ук юллардагы куркынычсызлыкны арттырачак.
2 июньдә дә Дәүләт Думасы ЛДПР фракциясе депутатлары алгы ян пыялаларын тонировкалауга чикләүләрне йомшарту турында закон проектын тәкъдим иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез