Авыл яшьләре ниләр күрми яки алар ничек ял итә?

Районнарда, авылларда яшьләр ничек ял итә? Бу сорауга җавап эзләп, кулга каләм алырга «ВТ» газетасында оешкан «Туган тел» клубында әйтелгән фикер этәрде.

Алтын урталык эзләп

Теләче районындагы Баландыш авылы мәдәният йорты мөдире Илсаф Тимербайев салаларда яшьләренең ял итү өчен мөмкинлекләре чикле дигән фикерен әйткән иде. Дискотекалар оештыруга чикләү, «комендант сәгате» дигән төшенчә бар. Бит дискотека яшьләрнең таныша, аралаша, ял итә торган урыны иде! Болын кадәр клубы булып та, анда шөгыль тапмагач, яшьләр кая барырга тиеш соң? Илсаф белән бу хакта аерым сөйләштек.

– Шәһәрдә яшьләр көн азагында ничек ял итәргә теләүгә карап, төрле урыннарны сайлый ала. Ә район һәм авылларда бердәнбер мөмкинлек мәдәният йортына бару. Биредә дә алар өчен шартлар куанырлык түгел: берничә өстәл уены, өстәл теннисы, кайбер авылларда бильярд бар. Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр яшьләрне җәлеп итү, ничек тә кызыксындыру максатыннан төрле чаралар оештырырга тырыша, ләкин заманча җиһазландырылмагач, бу күңел ачу чаралары шәһәрдәге мөмкинлекләрне күреп ияләшкән яшьләрнең игътибарын тотып тора алмый, – диде Илсаф. – Күпчелек яшьләрне тотып торырдай чараларның берсе – проектордан кино карау, тик бу мөмкинлек тә, проектор булмау сәбәпле, барлык мәдәният йортларының да кулыннан килми.

Аның сүзләренчә, яшьләр өчен үтә торган чараларның тагын бер проблемасы – аларны оештыру белән өлкән яшьтәгеләрнең шөгыльләнүе. «Ике буын арасындагы фикерләү, «тренд»лар чагышмый», – ди ул.

– Без яшүсмер вакытта авылларда дискотекалар гөрләп тора иде, рәхәтләнеп йөри идек. Әле бер көнне кызыксынып, архивларны карадым: дискотекалар төнге 2–3ләргә кадәр үткәрелгән икән ул чорда! – дип сөйләде Илсаф. – «Комендант сәгате» кышкы чорда – 22.00, җәен – 23.00гә кадәр. Чарада 18 яше тулмаганнар булса, без аларны кисәтәбез һәм өйләренә озатырга тырышабыз. Мәдәният йортында дискотека оештыру теләге булган очракта, алар планга «тематик кичә» буларак теркәлә. Яшьләр өчен зур чара оештырып, дискотека үткәрәм дисәң, моның өчен берничә атна алдан хокук сакчыларына алдан хәбәр ителергә һәм бәйрәм көнне полиция хезмәткәрләре саклап торырга тиеш. Тик әлеге мөрәҗәгать белән кергән очракта да ул әле рөхсәт ителә дигән сүз түгел. Мисал өчен, узган елны үзебезнең авылда Сабан туе мәйданыннан читтәрәк бию мәйданчыгы оештырып караган идек, ләкин хокук сакчылары кичке 10да музыканы туктатырга боерды. Җәен бу вакытта караңгы да төшми бит әле! Әлбәттә, без кулыбыздан килгәнчә, ике яктан да килешү эзләп, мондый чараларны төрле кысаларга кертеп оештырырга тырышабыз инде.

«Нишләргә соң?» дигән сорау туа. Илсаф Тимербайев әйтүенчә, яшьләрне тыңларга һәм тәкъдимнәрен ишетергә кирәк.

– Өстәмә матди ярдәм булган очракта бераз ниндидер үзгәрешләр кертеп булыр иде. Чөнки хәтта гади генә өстәл уеннары алу өчен дә мәдәният хезмәткәрләре үз акчаларын тотарга мәҗбүр кайчагында. Грантларда катнашыгыз, дияргә мөмкин, әлбәттә. Әмма бер мәдәният хезмәткәре барысына да ничек өлгерсен? – ди ул.

Хыялларга да бирелдек.

– Яшьләр өчен авыл һәм район җирендә заманча биналар, оешмалар, чаралар җитми. Мисал өчен, Казандагы Милли китапханәне алыйк: теләгән һәркем килеп, җаны теләгән эш белән шөгыльләнә. Район тирәсендә андый урын ачылса, бу искиткеч яңалык булыр иде. Гел күңел ачып кына йөреп булмый бит. Мәдәният йортына әйләнеп кайтсак, шул ук заманча җиһазлау җитеп бетми, – ди мөдир.

Кадакка да басалар!

Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова әйтүенчә, яшьләр өчен салаларда шартлар юк, дип әйтеп булмый. Мисалга үзләрендәге бер авылны китерде.

– Сикертән авылы күпфункцияле үзәгенә кичләрен яшьләр ашкынып киләләр. Хәтта Сабадан ук килүчеләр бар! – диде ул.

Яшь кеше буларак, яшьләрнең нәрсә көткәнен яхшы аңлый Ләйлә.

– Нейрографиядән алып, йога, кадакка басу, мехенди ясау, караоке кичәләре, велоярышлар, вальс дәресләре, «Ал кирәк, гөл кирәк» уеннары, кино көннәре, төрле мастер-класслар, чәйләрнең яңа төрләре белән танышу кичләренә кадәр була бездә. «Түгәрәк өстәл»ләргә аеруча игътибар бирәбез. Төрле көнкүреш вакыйгаларны, эчтәге шәхси проблемаларны, киләчәккә планнар, йөрәктәге хисләр, борчулар, намус, эгоизм, тугрылык турында сөйләшүләр алып барам. Яшьләр үз дөньяларына бикләнеп яши бүген. Психолог ролен башкарган чаклар да бик еш була, – ди әңгәмәдәш.

Клубның дискотекадан өзелгәне юк, ди. Дүшәмбедән кала, атна дәвамында уздыралар икән.

– Җомга, шимбә, якшәмбе мәдәният йортыбыз яшьләр шау-шуына күмелә, – ди Ләйлә. – Теләк булганда, мөмкинлекне тудырып була ул. Иң беренче чиратта, үзеңдә энергия ташып торырга тиеш. Шул вакытта тирә-юньдәге кешегә дә күңелсез булмас. Кызыклы чаралар мәдәният өлкәсе белән генә чикләнергә тиеш түгел.

Эшләп ял итү

Сер түгел: күңел ачуны кайгырту эшендә яшьләр белән бер дулкында булган кеше торса, үзеннән-үзе яшьләргә тартылу һәм аларны җәлеп итәргә тырышу булачак инде ул. Алдагы мисаллар да шуны күрсәтә.

Саба районындагы Явлаштау авылындагы клубка да, әнә, мөдир итеп институт тәмамлаган яшь кеше билгеләнгән. Чаралар да «яшәргән».

– Бездә дискотекалар уза, яшьләр дә чыга. Минем яшьтәгеләр дә, бездән яшьрәкләр дә йөри. Хәзер клуб күпләр өчен очрашып сөйләшү урынына әверелеп бара. Кайсылары бильярд уйный. Китапханәгә кереп чыгарга мөмкиннәр, – ди шушы авылда яшәүче Рәфидә Галимҗанова. – Мөдиребез – миннән берничә яшькә кече кыз. Яшь кеше булгач, яшьләргә тартыласың инде ул. Шул сәбәплеме икән, авыл клубында яшьләрчә чаралар күбрәк уза башлады кебек. Моннан тыш төрле елларга багышланган дискотекалар уза (әйтик, 80–90 нчы еллар). Мин үзем хәзер китапханәгә генә чыгам.

Рәфидә әйтүенчә, авылда җәен – футбол, кышын хоккей ярышлары уза. Аларны салада яшәүчеләр, шул исәптән яшьләр дә бик көтеп ала икән.

– Ул – безнең өчен ял итү чарасы. Зурлап оештырыла да, – ди Рәфидә. – Әле күптән түгел генә башка район, авыллардан килеп хоккей уйнап киттеләр. Спорт ягыннан зарланырлык түгел. Моннан тыш дини чаралар да яшьләрне җыйнау урыны булып тора. Авыл яшьләре эшләп ял итә, дип әйтер идем мин. Безнекеләр һәр эшне берләшеп эшләргә ярата. Безнең буын инде хәзер бәби чәйләре, өй туйларына йөрер вакытка җитте, шунда очрашып, ял итсәк кенә. Тимераякта шуарга чыгып керергә мөмкинбез.

Ничек булган?

– Атна азагын, клубка чыгу вакыты җиткәнен зарыгып көтеп ала идек. Дуслар, яшьтәшләр белән очрашу, дискотекаларга йөрү безнең чорда бик популяр нәрсә иде бит ул, – ди Балтачның Арбор авылы егете, «Мунча ташы» эстрада театры артисты Раннур Әүһәдиев. – Элек иске клубларга йөргәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, нәрсәсен яшерәсең инде, сугышканнар да. Хәзерге клубларда биючесе дә, сугышучысы да юк. Клублар яңа, зур. Әмма кешенең кич чыгуларга мөнәсәбәте үзгәрде. Замана үзгәрде. Хәзер өйдә телевизор караучы да юк. Бөтен кеше – телефонда. Безнең күрше авылда – иске клуб. Һәр бәйрәм, һәр атна саен анда дискотека оештыралар.

Кукмара егете, баянчы Ильяс Шәрипов яшь чакта дискотекаларга йөрмәдем, ди. 21 яшькә кадәр табигате белән ябык кеше булган – сәбәбе шул. Бу яшьне узгач та андый күңел ачу чараларына йөрүне кызык дип тапмаган.

– Дуслар белән күрешкән очракта да баян тартып, күңелле генә ял итеп утыра идек. Яшьләрнең дә төрлесе бар. «Хәзер элеккечә ял итә белмиләр» дигән сүзләр белән килешмим. Начар гадәтләрсез, матур итеп, татарларга хас булганча, шул ук гармун-баян белән утыра беләбез без дә, – диде ул.

Соңгы сүз урынына

Яшьләргә яшьләрчә булсын дип, мәдәният йортларын җитәкләгән өлкәннәрне эштән алып, аның урынына башка кеше куярга дигән сүз түгел әле бу. Проблема үзебездә дә.

Элек телефоны, интернеты булмагач, «йолдыз»лар да, башка кызыклар да уч төбендә түгел иде. Хәзер – барысы да күз уңында. Китап-газета укуны да телефонга алмаштырганны, концерт кую, концерт карау, чарада катнашуны да шул телефонда башкарып булганны...

Җиһазлау мәсьәләсе дә кискен тора. Элек кино карау халыкны ничек туплаган булса, хәзер дә кино күрсәтү нәтиҗәсен бирми калмас иде. Шәһәргә кинотеатрга бару бар кешенең дә хәленнән килми.

Замана шөгыльләреннән, замана белемнәреннән артта калмаска кирәк. Нишләп әле клубларда һаман да бәйләү, тегү, фольклорга гына урын бирелергә тиеш соң? Шул ук блогингка, монтаж, графика, IT белемнәргә, финанс грамоталыгына өйрәтергә була бит. Махсус укытучы килгәнен көтәсе юк: бу эшне хәзер мәктәп яшендәгеләр дә яхшы белә.

Күп нәрсә яшьләрнең үзеннән дә тора. Теләк белдерү, оештыру, тәкъдим алардан да килергә тиеш. Тавыш бирмәсәң, кем ишетер соң?

                                    

* Татарстанда барлыгы 1751 мәдәният йорты һәм клуб бар.

* Яшьләр өчен республика буенча 25 яшьләр үзәге эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре