«Авыл җире өчен әйбәт акча бу»: тырыш хезмәт ияләре хөрмәт хисен сизеп яшиме?

Октябрьнең икенче якшәмбесендә, бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу – кыр, ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы белгечләре бәйрәме. Алар тырышлыгы белән табыннардан иң төп ризыклар – ипи, сөт, ит өзелми. Маңгай тирен түккән тырыш хезмәт ияләре үзләре хөрмәт хисен сизеп яшиме? Бәйрәм уңаеннан аларның хәлләрен белештек.

Ришат Шакиров, Кукмара районының Чишмәбаш авылы (тракторчы):

– Соңгы ун елда Зур Сәрдек агрофирмасында эшлим. Хезмәтемне яратып башкаргач, берни кыенлыгын да күрмим. Техник алгарыш никадәр тиз үсмәсен, авыл хуҗалыгыннан башка кеше яши алмый. Кадеребез бар. Бәйрәмдә күчтәнәчкә азык–төлек тутырылган пакет өләштеләр. Силос салу, сука эшләре беткәч, җитәкчелек табын корды. Ике ел бушлай шифаханәдә ял иттек. Быел тагын юламма бирделәр. Ноябрьдә ял итеп кайтырга җыенабыз. Хезмәтебезне бәяләгәч, күңел була. Рәхмәттән башка сүз юк.

Айнур Ардаширова, Нурлат районының Колбай– Мораса авылы (мал табибы):

– Мин 37 ел Әлмәт ветеринария участогында мал табибы булып эшләдем. Ике ел элек лаеклы ялга чыктым. 12 авыл халкына хезмәт күрсәттем. Арада утыз чакрымлы Кычытканлы дигәне дә бар иде. Җәяү дә йөрдем, ат та җиктем, мотоциклга да утырдым. Элек меңләгән сыерга уколны кул белән кадый идек. Хәзер автомат бит. Эш шартлары күпкә җиңел. Маллар тибеп, аякны сындырганы да булды. Терлекләрне яраткач, түзем. Хәзер яшьләрнең мал табибы булып эшлисе килми. Хезмәт хакы күп түгел, фатир бирмиләр. Безне райондагы ветеринария оешмасы онытмый, бәйрәмдә искә ала.

Тәбрис Мусин, Лениногорск районындагы Сарабиккол авылы (комбайнчы):

– 15 еллап “Союз–агро” компаниясендә хезмәт куям. Язын чәчәбез, тырмалыйбыз, көзен – комбайнда. Без Әлмәт, Азнакай басуларына да чыгабыз. Хәзерге вакытта Әлмәт районы кырларында көнбагыш суктырабыз. Уңыш яхшы чыга. Күпме суктырганны санап тормыйбыз, эшлибез дә эшлибез. Игеннәрне түкми-чәчми җыю – үзе бер шатлык. Бер бөртеген дә әрәм итәсе килми. Уңыш язмышы комбайнчыларның осталыгына бәйле. Авырлыгы да була, кыр эше бит. Бәйрәм уңаеннан җитәкчеләребез котлады.

Айгөл Зиннәтуллина, Балтач районы Арбор авылы (сыер савучы):

– 8 нче сыйныфтан соң фермада сыер сава башладым. Укытучы буласы килгән иде, тик моның өчен бер дә үкенмим. Әнием һөнәрен сайладым. Ул 35 ел буе фермада хезмәт куйды. Хәзер аңа 86 яшь. Мәрхүм әтием Исрафил да терлекче иде. Хәзер яшьләрнең фермада эшлисе килми. Элек күңелгә авылга карата мәхәббәтне сала белгәннәр. Ирем Илдар белән бергәләп бозаулату бүлегендә эшлибез. Шулай ук сыер да савам әле. Эш җиңел түгел. Кайда җиңел ул? Хөрмәтне тоеп яшибез. 45 мең сум хезмәт хакы алам. Авыл җире өчен әйбәт акча бу. Бәйрәм уңаеннан бүләкне безгә ел саен ноябрьдә Уңыш бәйрәмендә тапшыралар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре