Газетага язылу

Авыл җирлеге башлыгын ышанычны югалту сәбәпле эшеннән җибәргәннәр

Менделеевск районының Абалач авыл җирлеге башлыгы Ландыш Шияпованы ышанычын югалту сәбәпле эшеннән җибәргәннәр.

 Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул әтисенә рәсми рәвештә теркәлгән «Абалач» ҖЧҖ коммерция предприятиесе белән җитәкчелек иткән. Закон буенча дәүләт хезмәткәрләренә төп эш белән параллель рәвештә бизнес алып бару тыела.

Тагын бер хокук бозу Шияпованың муниципалитет өчен эшләр башкаручы шәхси эшмәкәр белән имзалаган контрактлары белән бәйле. Бу эшмәкәр — аның ире булып чыга. Бу ришвәтчелеккә каршы тору турындагы закон таләпләрен боза.

«Прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча Ландыш Шияпова ышанычны югалту сәбәпле отставкага җибәрелде. Аның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды», - дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре