Авылда яшәүче яшь фермер Илфир Садыйков: "Эше дә, ашы да җитәрлек"

Авылдан китү дигән җөмлә минем өчен бөтенләй юк. Ул сүзләр миңа хәтта сәер яңгырый. Саба районының Сатыш авылында яшәүче яшь фермер Илфир Садыйков безнең: «Ничек авылда калырга булдыгыз?» – дигән соравыбызга каршы әнә шулай диде.

– Әти-әнием гомер-гомергә терлек тотты. Шуңа күрә терлекчелек – минем өчен табигый күренеш. Бервакытта да шәһәргә китү турында уйлаганым булмады. «Ни өчен авылда калдың?» – дип сорасалар, сискәнеп китәм хәтта. Чөнки бу сорау миңа бөтенләй аңлашылмый, – ди Илфир.

Хатыны, үзе кебек үк тырыш Гүзәл белән бергә алар башта төп йортта, әти-әни һәм дәү әбиләре белән яшиләр. 4 ел элек төп нигез янәшәсендә генә зур, матур йорт җиткезеп, башка чыкканнар. Нигезне тагын да ямьләп дүрт балалары  – өч кызлары һәм бер уллары тәгәрәшеп үсә. Йортлар аерым булса да, тормыш итү бергә, дип әйтергә дә мөмкин. Хуҗабикә Гүзәл балалар, өй мәшәкатьләре белән кайнашканда, терлек карау – гаилә башлыгы җаваплылыгында. 120 гектар җирдә иген игеп, утызлап баш сыер тота Садыйковлар.

– Без хуҗалыкта бөтен эшне үз көчебез белән генә эшлибез. Терлек азыгын әзерләүдән башлап, сыер саву, асларын чистартуга кадәр. Сыерларны саварга әнием булыша. Үзебез эшләгәнгә күрә тормышыбыз бара да инде. Чөнки авыл хуҗалыгы күп чыгым сорый. Азыгын сатып ала башласаң, ерак китеп булмый. Бәяләр артып кына тора. Ә сөт бәяләре түбән тәгәри. Язга чыккач кына да хаклар литрына 8 сумга төште. Әле без турыдан-туры заводка тапшырабыз. Халык тагын да арзанрак бәядән сатарга мәҗбүр, – ди Илфир.

«Бары тик үз көчеңә генә ышанырга». Әлеге гаиләнең тагын бер тормыш девизы бу. Хуҗалыкларын да үзләре алып баралар, матур йортларының проектын да үзләре башкарып чыкканнар. Шуңа күрә Илфир шаяртып үзен «төзүче-авантюрист» дип тә әйтә.

– Җирдә эшләү дә, хәләл хезмәт тә каныбызга сеңгән. Беркем дә, менә монысын болай ит, тегесен тегеләй, дип өйрәтеп торганы булмады. Барысы да тәҗрибә белән килә. Аннан соң, авылда физик хезмәттән курыкканнар авылда кала алмый. Монда яшәр өчен аны ярату да, тырыш та булырга кирәк. Тырышмыйча гына бернинди дә уңышка ирешеп булмый. Без исә сайлаган юлыбыздан бер адым да артка чигенмибез. Безгә эшләп яшәү ошый, – ди гаилә башлыгы.

Ире хуҗалык эшләрен алып барганда, хуҗабикә Гүзәл дә бер дә тик тормый. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы карау өстенә, әледән-әле яңа һөнәрләр үзләштереп, үзен яңа яктан ача. Сырын да ясый, шоколадын да кайната.

– Әлегә балалар белән вакыт җитмәгәнлектән, сыр ясауны беразга туктатып торырга туры килде. Югыйсә бик яратып алалар иде аны. Әле дә сорыйлар. Чын сөттән ясалган сырны ашап карагач, кибетнекен ашыйсы килми, диләр. Сырны башта кәстрүлдә генә ясадык. Сораучылар саны арткач, сыр кайнату җайланмасын алырга туры килде, – ди Гүзәл.

Ул өендә «Адыгей», «Сулугуни» кебек йомшак сырлар да, «Качотта» дип аталган итальян сырын да  ясый.

Өй шартларында шоколад ясый башлавы исә – дөрес туклану белән кызыксыну нәтиҗәсе.

– Балалар шоколад ярата. Ә сыйфатсыз ризык бирәсе килми. Шуңа күрә үземә шоколад әзерләү серләренә төшенергә туры килде. Шикәрсез, бары тик файдалы ингредиентлар кушып кына шоколад ясарга өйрәндем. Кешеләр аны да бик яратып ала, – ди ул.

Менә шулай балаларны да тырыш хезмәт үрнәгендә тәрбиялиләр.

– Хәзерге заманда акча эшләү урынга бөтенләй бәйләнмәгән, – ди Гүзәл. – Кулыңдагы телефоныңа интернет тоташкан икән, әллә никадәр эшкә өйрәнеп була. Теләк кенә кирәк. Сыр ясарга тәҗрибәле белгечнең дәресләрен карап өйрәндем. Димәк, авылда да рәхәтләнеп яшәргә мөмкин. Авыл халкы нәрсәдәндер мәхрүм кала, дип уйлау дөреслеккә бөтенләй туры килми. Шәһәр дип алданырга кирәкми. Авылда эше дә, ризыгы да, мавыгуы да җитәрлек.

Зөһрә Садыйкова

Фото: өлфия Хәлиуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре