Авылда су коенырга барганда 6 бала утырган машина әйләнеп капланган

Башкортстанның Акташ авылы янында, Красноусольский – Зилим – Каран автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» машинасы юл кырыена төшеп, әйләнеп капланган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Машина белән хатын-кыз идарә иткән, салонда – аның 6 баласы булган, аларның иң кечесенә – 2 яшь. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, хатын-кыз балалары белән күрше авылга су коенырга барган булган. Юлда идарәне югалтып, автомобиль юл кырыена төшеп әйләнгән.

2, 10 һәм 11 яшьлек өч баланы Стәрлетамак хастаханәсенә озатканнар, өчесен туганнарына тапшырганнар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин сүзләренчә, имгәнгән балаларның хәле канәгатьләнерлек.

Хатын-кызга пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф яный, диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре