Авылдагы 45 йортны су баскан, 103 кеше эвакуацияләнгән

Башкортстанның Белорет райондагы авылны су баскан.

Гадәттән тыш хәл булган урыннан видеолар социаль челтәрләрдә таралды. Видеода зур боз кисәкләренең авылга нинди зур зыян китерүен күрергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 5 апрельдә Габдүк авылындагы 95 участокны һәм 45 йортны су баскан. Бу Инзәр елгасында кинәт су күтәрелү белән бәйле. 103 кеше эвакуацияләнгән, аларның 18е - балалар.

Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Су баскан йортта яшәүчеләр вакытлыча җирле мәктәп бинасына күчерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре