Авылында парк, өендә музей ясаган Әнвәр абый: "Шуңа сөенеп яшим"

Нурлат районының Чулпан авылында гаҗәеп кеше яши. Ул – авыл халкына ял итәр өчен парк, өендә музей ясаган һәм бер дә тик торырга яратмаган Әнвәр Насыйбуллин. Бергә яши башлауларына 40 ел тулу хөрмәтенә Наиләсенә гадәти булмаган бүләк әзерләгән. Аны ат җигеп, тарантаска утыртып авыл буйлап йөрткән. Менә шулай көтелмәгән нәрсәләр уйлап табарга ярата ул.

Без килгәндә аның кулында балта-пычкы иде. Авылдагы паркка җил тегермәне ясавы икән. Булышырга күрше авылдан бер останы да чакырган. Билгеле, бушка түгел, чыгымнарны үз кесәсеннән түли. Әмма үзе миллионер да, депутат та, ике катлы йортларда яшәүче, кәттә машиналарда элдерүчеләрдән дә түгел. 40 елдан артык шофер булып эшләгән, дөнья малына кызыкмаган гап-гади авыл кешесе ул.

– Паркны ясар өчен дүрт ел вакыт китте. Анда пушка, очкыч, кое, ял итәргә беседка һәм башкасы бар. Тик җил тегермәне юк иде. Тиздән анысы да булыр, Алла боерса. Бер ай ясыйбыз инде. Барысына да үз акчамны тотам. Берәүдән дә, булышыгыз дип, сораганым юк. Иң мөһиме – авыл матур булсын һәм бетмәсен, – ди 71 яшьлек Әнвәр абый. – Моңа кадәр Сабан туен болында үткәрә идек. Анда өлкәннәр бара алмый бит. Хәзер бәйрәм паркта үтә. Картлар да таякка таянып булса да, тамаша карарга килә. Авылда башка беркая барып булмый. Балалар саны азая, өлкәннәр бакыйлыкка күчә. Авылдашлар сирәгәя. Эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә. Монда нишләсен инде алар? Авылга яңа сулыш өрәсем, ниндидер ямь бирәсем килде. Паркка килеп кеше ял итә, матурлыкка соклана. Шуңа сөенеп яшим.

Аның әйтүенчә, Чулпан авылы элек гөрләп торган. Су тегермәне, подстанция, зур хастаханәсе булган. Дөрес, хәзер дә участок хастаханәсе эшли. Монда хәтта метеостанция дә бар. 11 еллык мәктәптә сиксәнгә якын бала укый. Бакчага 15 бала йөри. Монда барлыгы өч йөзләп йорт исәпләнә. Әмма әкренләп кими бара. «Безнең урамда гына 7 йортның ишеге ябык. Авылны алабута, куак баса башлады. Кәҗә, сарыклар юк бит. Элек мал-туар ашый иде әле, – дип уфтанып куйды ул.

Авылына булышу теләге дә юктан гына тумаган. Кечкенә чакта рәсем ясарга яраткан ул. Лаеклы ялга чыккач, әнисеннән күчкән шул сәләте тагын да ачылган. Насыйбуллиннар йортында иҗади кешеләр яшәгәнен капка төбеннән үк чамаларга була. Аккошлар, челәннәр, тирә-ягы көнбагышлар белән бизәлгән, «бәхет эскәмиясе», элек патшалар утырып йөргән ап-ак тарантасы белән каршылый ул. Авылга кайткан кунаклар шул утыргычка, тарантаска утырып фотога төшә, музейны карый. Тарантаска утырганда, үзеңне патшабикә кебек хис итәсең. Аны 2017 елда ясаган. Сабан туе, туйлар уздырганда сорап торалар икән.

Авылда ут сүнгәндә дә Насыйбуллиннар яктылыкка кинәнә. Әнвәр абыйларда ут бирә торган махсус җайланма бар. Караңгыда авылдашлары телефонына заряд җыйдырырга килә икән. Кешеләргә генә түгел, Мохтар дустына да шартлар тудырган. Эт оясының тәрәзәсенә кадәр бар. Монда да рәссам кулы уйнавы күренеп тора. Оя әйләнә торган: әгәр кышын җил исә башласа, өйдән пульт белән генә бордырып куя. Кыңгырау да юкка гына эленмәгән. «Монысы инде иртәнге, кичке ашны чыгару өчен», – ди «кулибин».

Каралты-кура бүрәнәләре сап-сары көлтәләр белән бизәлгән. Бер почмакта «Әнвәр паркы тарихы» дигән фотолар тактасы тора. Яңгыр үтмәсен өчен пыяла да куйган. Сабан туенда төрле сурәтләр куеп, авыл халкына күрсәтергә алып чыга икән.

Музеена керсәң, исең китә. Көнкүрештә кулланылган меңгә якын экспонат бу. Әнвәр абый аны 18 ел буе җыйган. «Авыл кешеләре стена сәгатьләрен яңартып тора. Искесен безгә китерәләр. Кайсын алабыз, кайсын юк. Бу шөгыль үзебезгә дә кызык, – ди Наилә ханым.

Бик тә хикмәтле кеше булып чыкты әле Әнвәр абый. Ут борчасы! Ленинга да охшаталар икән үзен. 2017 елда революциянең 100 еллыгы уңаеннан депутат Хафиз Миргалимов Кәрим Тинчурин театрына шигырь сөйләргә чакырган. «Образларга керергә, артистланырга яратам мин. Ленин булып чыгыш ясадым. Тик чишенгәч, беркем дә танымады. Ульяновскидагы музейда да булып кайттым, – ди Әнвәр абый.

Насыйбуллиннар турында республикада да беләләр. Өч ел элек матур гаилә буларак, Кремльгә кунакка чакырганнар. Бергә яши башлауларына – 48 ел. Иренең тырышлыгын Наилә апа да бәяли. Яңа планнарны корып кына торалар икән. Тик әйтер сүзе дә бар. «Иремнең хоббиен хуплыйм. Әмма безгә районнан берәү дә ярдәм итми. Парклар төзү программасына да кереп булмады. Чараларда катнашырга тырышабыз. Тагын бер җиргә барырга планлаштырабыз әле. Монысы сер, – ди Наилә Насыйбуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре