Кечкенәдән футбол уйнарга ярата ул. Ләкин иҗади гаиләдә үскән малайны сәхнә барыбер ныграк тарта. Татарстанның атказанган артисты Азат Абитовның үз тамашачысы, үз иҗат стиле бар. Тормыш иптәше Гөлсирин Абдуллина белән дуэтларын да халык яратып тыңлый. Алар икесе дә тамашачыга Ваһапов фестивале аша танылды. Мөстәкыйль иҗат итә башлагач та югалып калмадылар. Без аның белән тәүге концертларын оештырып, гастрольләргә чыгарга әзерләнгән чакларында сөйләшеп алдык.
Курыксаң, эшләп булмый
– Азат, беренче тапкыр алынганда, теләсә кайсы эш бераз куркыта инде ул. Концерт оештыру мәшәкатьләре аеруча борчылдырадыр. Синең күңелдә нинди хисләр?
– Әлегә курку юк. Башымда «Тагын нәрсә эшлисе калды?» дигән сорау гына бөтерелә. Чөнки концертны беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә үзебез әзерлибез. Аның барлык нечкәлекләрен дә алдан күреп бетермисең. Ваһапов фондында эшләгәндә, дөресен әйтим, без бит әзер концертка чыгыш ясарга килә идек. Ничек эшләнгәнне күрсәк тә, бөтен эш процессын белеп бетермәдек. Җырга килгәндә дә, музыкантлар белән эшләгәндә дә барысына да игътибар итәргә кирәк. Мисал өчен, үзебез белән барабанчы егетне дә алабыз. Ә аны гастрольләргә уен кораллары белән ничек алып барырга? Казанда концертыбыз «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Сәхнә зур түгел. Барабан тавышы без җырлаганда комачауламасмы? Барабанчылар бик аз, аларны әле табасы да бар бит. Менә шуларның барысын да хәл итү өчен чабып йөреп, курку турында уйларга вакыт та юк. Андый хис булса, эшләп тә булмас иде.

– Гастрольләр Әлмәт шәһәреннән башлана. Әлегә авылларга чыкмыйбыз, чөнки бик авыр. Бу инде дары мичкәсендә утырган кебек. Үзебез генә иҗат итә башлагач, авылларга чыгып карадык. Команда, аппаратура белән киләсең, барысын да әзерләп куясың һәм тамашачыны көтәсең. Концертка биш минут кала унлап кеше җыела. Синең белән килгән командага хезмәт хакын ничек түләргә? Шуңа күрә без зур концертларыбызны район-шәһәрләрдә күрсәтергә булдык. Теләгән тамашачылар анда авыллардан да килә ала. Бу һич кенә дә без авыллардан баш тартабыз дигән сүз түгел. Чакырулар була икән, рәхәтләнеп барабыз. Үзебезнең туган авылларыбызда да концерт куябыз. Күптән түгел Гөлсириннең авылында чыгыш ясадык. Апрель аенда Шыгырданга кайтабыз.
– Оештыру эшләрендә дилбегә кем кулында?
– Дилбегә минем кулда. Оештыру эшләренең дә күпчелеге минем җилкәдә. Әле ярый без бергә һәм Гөлсирин белән барысын да уртага салып сөйләшәбез. Парлы булып эшләү бик җайлы. Гөлсириннең үз эшләре бар. Ул костюмнар белән шөгыльләнә. Репертуарны бергә эшлибез.
«Раяз Фасыйхов: «Җырла, брат», – диде»
– Сез Ваһапов фонды һәм продюсерыгыз белән дә, башкалардан аермалы буларак, гаугасыз аерылыштыгыз, халыкка да чыгармадыгыз. Ничек шулай эшли алдыгыз?
– Монда әти-әнинең дә киңәше булышкандыр. Авыр вакытларда алар: «Үзегез сайладыгыз, үзегез имза куйдыгыз, түзегез, эшләгез», – дип әйтәләр иде. Безнең фондтан киткәнне беркем дә белмәде. Бер уйласаң, гауга да чыгарып була иде. Шоу-бизнес күзлегеннән карасаң, андый шау-шулар, «хайп»лар кирәк тә кебек. Ләкин безне фондта эшләгәндә дә, сәхнәгә «кара хайп» белән чыгарга кирәкми, дип өйрәтәләр иде. Бәлки өчәү эшләү җиңелрәк булгандыр. Мин, Гөлсирин һәм Ранис Габбазов авыр вакытларда һәрвакыт бер-беребезгә терәк булдык. Аннан соң, үзебезне борчыган нәрсә булганда, Рифат Әхмәтович белән сөйләшсәң, аны чишеп була иде. Ул беркайчан да кистереп: «Юк, болай гына эшлибез», – дип әйтмәде, безне тыңлады һәм үз карарын үзгәртә ала иде. Кыска арада безне Рифат Әхмәтович танытты, без аңа рәхмәтле.

Фото: Екатерина Кнопикова
– Киткәч, иң кыены нәрсә булды?
– Фонд белән эшләгәндә, безнең иң уңышлы концертларыбыз булды. Ә инде киткәч, иң кыены җырлар җыю иде. Чөнки килешү нигезендә, алар фондта калырга тиеш. Гөлсириннең берничә җыры үзенеке иде. Ул яздырды. Ә минем бөтен җырлар да фондныкы. Безне Сабан туйларына чакыра башладылар. Ә минем җырлар юк. Шул авыр чакта миңа Раяз Фасыйхов ярдәмгә килде. Фонд белән эшләгәнче, мин мәҗлесләрдә аның репертуарыннан «Алмагачлары», «Йөр син» дигән җырларны башкара идем. Ләкин артист була торып, аларны сәхнәдә рөхсәтсез җырлап булмый бит. Раязга шалтыратып, рөхсәт сорадым. Ул: «Җырла, брат», – диде, аңа зур рәхмәт. Тик тамашачы синең элек җырлаган җырларны көтә. Без Рифат Әхмәтович белән сөйләштек. Ул да безгә рөхсәт бирде.
– Азат, синең турында: «Вил Усмановның яшь чагына охшаган, тавышлары да охшаш», – диләр.
– Әйе, әйтәләр, ишеткәнем бар. Мин үзем бернинди охшашлык та сизмим. Читтән бәлки яхшырак күренәдер. Ләкин мондый сүзләргә шат кына.
«Чуашча сөйләшергә өйрәнә алмадым»
– Бервакыт интернет челтәрләрендә синең әниеңә багышлап чуаш телендә елый-елый җырлаган видеоязмаң таралган иде. Әниеңнең башка милләттән булуын кайчан тоя башладың?
– Мин моны тойдым микән? Бәләкәй чакта ул хакта уйламыйсың бит. Без татар авылында яшәдек. Әтием әнинең үзен дә, милләтен дә һәрвакыт хөрмәт итте – без моны сизә идек. Әти район үзәгендә дә чуашлар белән эшләде. Ул безне дә хөрмәт итәргә өйрәтте. Әнинең туганнары килсә, алар аңласын өчен, русча сөйләшә идек. Мин үзем чуашча сөйләшергә өйрәнә алмадым. Әти барысын да аңлый, ләкин ул да сөйләшә белми. Әни һәрвакыт татарча сөйләште, ул аны өч айда өйрәнгән. Хәзер мәҗлесләр алып бара. Аның татар түгел икәнен беркем сизми. Бәлки әнә шул әни турындагы җырны башкарганда ниндидер тоемлау, аңлау барлыкка килгәндер. Ул җырны бик күп сорыйлар. Шуңа күрә концерт программасына да кертергә булдык.
– Үз кызың тугач, әти-әнигә карата мөнәсәбәтең үзгәрдеме?
– Әйе, без бәләкәй чакта эшләгән кайбер гамәлләрен, безне каядыр җибәрмәү сәбәпләрен аңлый башлыйсың.
– Кызың күзләреңне буяса да, чәчеңә бантлар куйса да, риза булып утырасың. Ирләр андыйны яратмый бит инде ул. Бала хакына түзеп утырасыңмы, әллә рәхәтлек хисе аласыңмы?
– Социаль челтәрләргә ул видеоны Гөлсирин миңа әйтми генә куйган иде. Сылуга шул мизгелдә рәхәт булса, миңа авырлык юк. Иң мөһиме – аңа кызык булсын, аның исендә калсын. Бәләкәй чакта әти белән булган андый мизгелләр бик истә кала бит ул. Ә вакыт шундый тиз уза. Үскәч балалар яраттырмый да, синең белән сирәгрәк сөйләшә, диләр бит. Рәхәт вакытларны тоеп калырга телибез. Шулай ук артыгын кыландырмыйбыз, кирәк урында тыябыз.

Фото: Айгөл Төхвәтуллина
– Ә үзең балачактагы нинди хатирәне еш искә төшерәсең?
– Балачакны бик искә төшереп утырган юк. Шулай да, сез сорагач, бер хатирә күңелгә килде. Яңа елда безнең урамда әти-әниләр чыршы куялар һәм кардан сыннар ясыйлар иде. Шунысы истә: әни бер елны бик каты авырды, шулай да сын ясарга чыкты. Кыш бабай ясарга дип кар әвәли бу. Шунда бер малай килде дә, ул ясаган кар йомгагын тибеп ватты. Бик каты ачуым килгән иде шул чагында, мин бит әнинең чирләгәнен белә идем. Ә әни яңадан ясады... Менә шул нык истә калган.
«Саный беләм, тота белмим»
– Син бит футболчы булырга хыялланган. «Эх, ник булмадым икән?» – дип үкенеп куйган чаклар бармы?
– 9 сыйныфта Олимпия резервы мәктәбенә кереп була иде. Әниләр: «Укуың кала», – дип җибәрмәде. Ә минем аякларым авырта, сеңерләре тартылган. «Эх, шунда укырга кергән булсам, операцияне вакытында ясаган булырлар иде», – дип, бервакыт үкенеп алган булды. Ә болай, юк, үкенмим. Уенны карарга яратам.
– Син белемең буенча – икътисадчы. Ә акча саный беләсеңме?
– Саный беләм, тота белмим. Концертлар да, иң беренче чиратта, финанска бәйле. Әзерлек өчен тотылган акчаны да әле утырып санаганыбыз юк. Санасаң, куркыныч була башлый. Аллага шөкер, җырларга да, алып барырга да чакыралар. Мин мәҗлесләр дә алып бара башладым. Шуңа күрә концертны да үзем алып барачакмын. Хәзер тәртибен беләм, өйрәндем инде. Шифаханәләргә, авылларга да чыгыш ясарга чакыралар. Шулардан килгән акчаны концертка әзерләнүгә тотабыз. Хәзер җырчылар өчен дә бар нәрсә кыйммәт. Җыр яздыру да, ротация дә. Билет бәясен дә арттырасы килми. Арзан булса, чыгымнарны капламый, кыйммәт булса, тамашачы килми... Бу мәсьәләдә ничек тә урталыкны табарга тырышасың инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез