Аларга әзерләнү дә, уздыру да берникадәр авырлыклар тудырырга мөмкин, ди белгечләр. Сайлауга читтән тискәре йогынты ясарга тырышучылар, шул исәптән яшьләребезне үз якларына тартучылар да булмас, дип әйтеп булмый. Арбаны кыштан әзерлә, дигән кебек, чарасын бүгеннән үк күрә башларга кирәк. Казанда узган «Студент яшьләрнең электораль активлыгын үстерү буенча яшьләр проектларын тормышка ашыру» конференциясе – әлеге озын юлның беренче уңышлы башлангычы, дияргә була.
Конференция ачылышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыров, дәүләт эшлеклесе Марат Бариев катнашты.
«Әлеге конференция бик яхшы традициягә өйләнеп бара. Аның көче дә, яшь сайлаучыларыбызга йогынтысы да бик зур. Сайлау системасындагы күп кенә традицияләргә кайчандыр шушы конференцияләрдә нигез салынды. Бүгенге сайлау системасын «Школа избирательного права», «Клуб молодых избирателей», «Атмосфера» проектларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген сез тәкъдим итәсе проектлар да киләчәктә шулай ук матур традициягә әйләнер дип ышанам», – дип сәламләде студент яшьләрне Андрей Кондратьев.
Яшьләр өчен әлеге конференцияләрнең кыйммәтен Азат Кадыров та югары бәяләде. «Беренче чиратта яшьләр белән аралашырга, аларга үз принципларыбызны, сайлаулар турында закон нигезләрен җиткерергә ярдәм итә ул. Шулай ук студентларның үзләрен дә гражданлык позицияләрен белдерергә, актив булырга, үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтә. Яшьләр Россиядә яшәүче халыкның өчтән берен тәшкил итә. 18 яшьтән башлап алар сайлау хокукына ия. Бу – бик зур аудитория. Киләчәктә үзләре теләгәнчә яшәр, эшләр, үсәр өчен, максатларына ирешер өчен аларга бүген үк дөрес юл сайларга өйрәнергә кирәк».
Мондый чаралар яшьләрне сайлау процессларына тартырга ярдәм итә, диде журналистларга Марат Бариев. «Алар күзәтүче генә булып калмый, вакыйганың эчендә кайный, оештыру эшләренә тартыла. Төркемдәшләрен, дусларын, тулай торакта яшәгән бүлмәдәшләрен дә җәлеп итә. Яңалыкны белгән кешең җиткергәндә ул бөтенләй башка төрле кабул ителгәнен беләбез, ышаныч югарырак. Яшьләребезне җәлеп итеп, тормышка ашырган проектларның нәтиҗәсен инде бүген үк бәяли алабыз. Әле менә ике ел элек кенә үзләре бу конференцияләрдә катнашып йөргән егет-кызлар быел үзләре оештыручы булып тора, башкаларны да монда тарта. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, сайлауларга килгән яшьләр саны Татарстанда күбрәк, безнең яшьләрдә сәяси активлык та югарырак. Сайлаулар вакытында да сизелә бу үзенчәлек», – дип ассызыклады дәүләт эшлеклесе.
Конференциядә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе һәм Яшьләр эшләре министрлыгы арасында килешүгә кул куелды. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенең Яшьләр советы һәм Татарстанның Студентлар лигасы арасында да үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Конференциядә дүрт проект тәкъдим ителде. Иң отышлысын студентлар үзләре тавыш биреп сайлады. Моның өчен оештыручылар һәр катнашучыга бюллетень әзерләгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез