Әзербәйҗанга сәфәр кылырга теләүчеләргә бүгенге вазгыятьне исәпкә алырга кирәк. Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
Аның әйтүенчә, ведомство яңа мәгълүматлар керүгә карап, халыкка хәбәр бирүне дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә генә Екатеринбургта 2001-2011 елларда заказлы үтерүләр турында эш буенча оешкан этник җинаятьчел төркемдә катнашкан 6 кешене тоткарлаганнар. Әзербәйҗан хакимияте Россия хокук саклау органнары гамәлләрен, аерым алганда, “көч куллану актлары” буларак бәяләгән. Алар, “этник билге буенча эзәрлекләү”не күреп, соңгы вакытларда мондый очраклар системалы төс алды”, – дип белдергән.
30 июньдә Әзербәйҗан Тышкы эшләр министрлыгы хокук саклау органнарының “Sputnik Азербайджан” мәгълүмат агентлыгы офисында операция үткәрүе турында белдергән. Соңрак министрлыктан агентлык офисында берничә кешене, шул исәптән “Sputnik Азербайджан” башлыгы Игорь Картавых һәм шеф-редакторы Евгений Белоусовның тоткарлануы турында хәбәр ителгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәренә караганда, алар Ираннан наркотиклар алып кайтуда, аларны интернет аша әйләнештә йөртүдә һәм кибермошенниклыкта гаепләнелә.
Сишәмбе көнне Әзербәйҗанның Мәскәүдәге илчесе Рахман Мостафаев Россия Тышкы эшләр министрлыгына чакырылган һәм аңа Бакуда тоткарланган РФ журналистларын кичекмәстән азат итү таләбе белән вербаль нота тапшырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлыкһәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез