Франциянең элекке Президенты Саркози Парижның Ла Сантэ төрмәсендә беренче тәүлекләрен уздырды. Аның төрмәдәге тормышы бик хәвефле булып чыкты. Төрмәгә эләгүгә, тоткыннар аны мәсхәрә итә һәм мәсхәрәләү күренешләрен видеога төшерә башлады, «Әй, Сарко, уян! Син Каддафины үтердең»! – дигән авазлар яңгырады. Саркози төрмәгә сайлау алды кампаниясенә Каддафидан акчалата ярдәм алган өчен утырды. Ливия лидерының аркасына пычак кадаучы да шул ук Саркози: чүлдәге фетнәне ул оештырды.
Трамп Америкасы бу атна башында Колумбия Президенты Густаво Петрога һәм аның хатыны белән улына санкцияләр кертте. Әле кайчан гына Колумбия харизматигы Вашингтонның якын дусты булып санала иде. Петро үзе санкцияләрне «абсолют парадокс» дип атады. Аңа андый «бүләк» үзен «тынычлык күгәрчене» дип атаган Трампны судсыз кеше үтерүләрдә һәм халыкара хокукны бозып Кариб диңгезендәге корабларга ут ачуда гаепләгән өчен бирелде.
Америкада соңгы көннәрдә, ай-тичыларны аулау өчен, Кытай хатын-кызларын җибәрә, дигән тавыш куптардылар. Тикшереп караганнар иде – шаккаттылар: Силикон үзәнендә эшләүчеләрнең яртысыннан күбе азиат хатыннарга өйләнгән. Зур компания җитәкчеләре Азия кияүләре булып чыкты. Трамп Америкасыннан зиһен бүген Кытайга агыла. Хәер, алар күбесе чиннар, кайчандыр Күк асты иленнән АКШка күчкәннәр иде.
Сәяси метаморфозаларның иң күңеллесе – Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан мөнәсәбәтләренең 180 градуска үзгәрүе. Әле кайчан гына үзара кан коешуга атлыгып торган ике халык бүген килешүгә иреште һәм ике арада зур кыйммәткә ия булган тынычлык урнашты. Килешү җиңел бирелмәде, билгеле: бик күп кан коелды, мәгънәсезгә җаннар кыелды. Килешүнең татлы җимешләре өлгерә инде: Азәрбайҗан үз җирләре аша Әрмәнстанга сәүдә юлын ачты. Әрмәнстан да Төркиядән Азәрбайҗанга туры юл аша товар ташу мөмкинлеге бирергә әзер булуын белдерде. Үткән тәүлектә Пашинян мөһим һәм сөенечле белдерү ясады: Әрмәнстан–Азәрбайҗан чигендә инде бер ел да сигез ай үлемгә китергән бер атыш та булмаган. Кайчандыр атышсыз бер көн дә булмавын искә төшергәндә, бик зур уңыш бу. Ике илнең бәйсезлек игълан иткәннән соңгы тарихында мондый тынлык беренче тапкыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез