Газетага язылу

Азнакайда «Чатыр тауда җыен» фестивале узды

Азнакайда «Чатыр тауда җыен» исемле төрки халык иҗаты фестивале унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел анда 40ка якын коллектив катнашты. Фестиваль чал гасыр тарихын чагылдырган «Чатыр тау легендалары» исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Чатыр тау - Азнакай районының визит карточкасы. Мәгърур тавыбыз быел янә җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен саклап яшәүче иҗат коллективларын үз итәгенә җыйды. Фестиваль төрле милләтләр дуслыгын ныгытуда, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, изге йолаларын, куй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль уйный», - диде фестивальне ачып муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, якташ - Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да катнашты.

Алар да фестивальгә югары бәя бирделәр.

Тантананы дәвам итеп, җитәкчеләр районда никахларын 100нче булып теркәгән Азалия һәм Инсаф Фатыховлар гаиләсен дә тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырдылар һәм яшь гаиләгә бәхетле тормыш һәм иминлек теләделәр.

Фестивальдә катнашучыларның барысының да чыгышы кабатланмас булды, халык җәүһәрләренең барлык байлыгын, талантын ачып салды.

Шунда ук балалар өчен уеннар да, мастер-классларда да оештырылган иде. Аерым мәйданчыкта көрәшчеләр дә бил алышты. Җыенның абсолют батыры булып Данияр Садыйков танылды. Ат өстендә көрәш күренешләре дә бәйрәм кунакларын битараф калдырмады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре