Бабайлар җирендә. Изге Болгар җыены

25 мең кеше. Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыенына быел әнә шулкадәр кунак җыелды. Татарстаннан гына түгел, илнең, хәтта дөньяның төрле почмакларыннан килүчеләр байтак иде.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче Рәйсә Закирова гаиләсе өчен Изге Болгар җыенына бару үзенә күрә бер күркәм традициягә әйләнгән. Баштарак бирегә үзе генә килгән булса, соңгы елларда җыенга балалары, оныклары белән йөри башлаган ул.

– Изге Болгар җыенына алтынчы ел рәттән киләм. Күңел гел шунда тартыла. Җыенны елдан-ел яхшырак оештыралар. Мөселманнарның бөтен көчен, бердәмлеген күрсәтә торган чара бу. Килешкә, борынгы бабаларыбыз рухына дога кылдык. Хәзерге вакытта Ватан сагында торган егетләребезнең исәнлеге өчен дә, ил-көнгә тынычлык сорап та дога укыдык. Мондый изге җирләрдә кылган дога-теләкләр һичшиксез кабул булыр, Аллаһ боерса, – ди Рәйсә ханым.

Казанның «Шамил» мәдрәсендә укучы Венера Садыйкова белән Рәмзия Сәфәргалиеваның исә бирегә беренче килүләре.

– Монда шулкадәр үзгә мохит. Таң калып йөрибез. Күңелләр тулды хәтта. Аеруча яшьләрнең күп булуы, аларның да динебезгә тартылуы сөендерә. Карагыз ничек матур: чын мөселманча киенгәннәр, чал чәчле әби-бабайлар белән бергәләп намаз укыйлар, – дип сокланып сөйләде алар.

Әмма шундый зур чарадагы бер җитешсезлек кенә бераз кәефләрен төшергән. Ул да булса – тәһарәт алырга урын аз булу. Киләсе елга оештыручылар бу җитешсезлеккә дә игътибар итәр, дип өметләнә апалар.

Кытыршылыклар турында сүз чыккан икән, җыенда күзгә ташланган тагын берничә күңелсез күренешне дә телгә алып китмичә булмый. Аны-моны уйламыйча, намаз укыган кешенең алдыннан арлы-бирле йөрүчеләр дә, сәҗдәгә киткән әби-бабайлар янына басып, фотога төшүчеләр дә, бер кулы белән дога кылып, икенче кулы белән каршыдагы манзараны телефонга төшергән хәзрәтләр дә булды җыенда. Кайбер кардәшләребез өчен оялырга туры килде, кыскасы.

Ләкин, гомумән алганда, Изге Болгар җыены елдагыча югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Оештыручылар сүзендә торды: быелгы чарада, дөрестән дә, дөньяви музыка яңгырамады. Алар урынына Изге Болгар җире берсеннән-берсе моңлы мөнәҗәтләргә күмелде. Төп сәхнәдәге программадан тыш, кунаклар өчен Коръәнгә, Бөек Болгар шагыйре Кол Галигә һәм аның атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмәләр, борынгы болгарларның чүлмәк әйберләре күргәзмәсе, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча интерактив мәйданчык та әзерләнгән иде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә аеруча игътибарга лаек. Җыенның ачылыш тантанасыннан соң күмәкләп укылган өйлә намазы исә күңелне аеруча нечкәртте. Бер үк вакытта ни дәрәҗәдә бердәм икәнлегебезне дә күрсәтте.

Моны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады. Ислам дине кабул ителгәч, Идел буе Болгарында яңа үсеш мөмкинлекләре ачылуын, татар халкының рухи һәм мәдәни үсешенә нигез салынуын да билгеләп үтте ул.

– Татарстан үзенең үзенчәлекле диннәр һәм милләтләр арасындагы татулык тәҗрибәсе белән горурлана. Без аны саклыйбыз, яңа буыннарга тапшырабыз. Болгарны торгызу – тарихи хәтерне торгызу гына түгел, ә безнең алга китешкә омтылуыбызның символы да. Ак мәчет, мөселман мәгариф үзәге буларак Болгар ислам академиясе һәм башка ядкарьләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без бу юлны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап һәм арттырып дәвам иттерербез, – диде Татарстан Рәисе үз чыгышында.

Динә Гыйлаҗиева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре